Яраткан егетем Айгиз белән җитди мөнәсәбәтләребез башланганда, миңа нибары 16 гына яшь иде. Кич җитүен түземсезлек белән көтәм, аннан башка бер генә минут та тора алмам сыман иде. Бергә булу өчен тәүлектә сәгатьләр җитми иде.
17 яшемдә Айгиз белән йокладым. Ни өченме? Беренчедән, ни генә булуга карамастан, тормышымдагы беренче ир-атның нәкъ менә Айгиз булуын теләдем. Икенчедән, моны икебез дә теләдек. Ул миңа өйләнергә вәгъдә бирде, хәтта ант итте. Әмма 18 яшем тулып киткәч, тормышымда куркыныч хәл булды.
Кинәт башым әйләнеп егылдым, ярый әле бу вакытта өйдә идем. Әни тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртып, мине хастаханәгә алып киттеләр. Табиблар башымда яман шеш тапты. Бу хакта шундук Айгизгә хәбәр иттем, мин сине җибәрәм, тормышыңны минем белән бәйләмә, дидем.
Айгиз китмәде, һәрвакыт янымда булды. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Явыз чирне җиңәргә аның мәхәббәте ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Хәзер миңа 25 яшь, өч ел элек Айгиз белән өйләнештек, кызыбыз туды. Иремне яратып туя алмыйм, ул иң кадерле кешем. Аңа рәхмәтемнең чиге юк.
Динара Р.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар