Ә үткән атнаның җомгасында, 15нче апрельдә, Кукмарадан шомлы хәбәр килеп иреште: Балыклы авылында яшәүче 9нчы класс укучысы Радик Насртдинов элмәккә менгән. Башка күсәк белән китереп органдай булды: тагын шул имтихан дигәннәре гаепле микәнни?..
«КАЙТЫП КЕРЕР ТӨСЛЕ»
Радик Балыклы авылында әти-әнисе, әби-бабайсы, энесе һәм сеңлесе белән яшәгән, күршедәге Олыяз авылы мәктәбенә йөреп укыган. Туганнарының сөйләр сүзе шактый җыелган иде, шуңа күрә дүшәмбе көнне Насртдиновлар йортына юл тоттык. Башта ук әйтеп куйыйк: әле тикшерү бара, шуңа күрә бу язма белән берәүне дә гаепләргә теләмибез. Дөреслек булмасмы, дип өмет иткән әти-әнисенең сүзләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерәбез генә.
«Әле һаман ышанып булмый, елмаеп, кайтып керер төсле» - өйдәгеләрнең барысы да шул сүзне кабатлый. Малайны мактап туя алмыйлар: кечкенәдән эшләп, әти-әнисенә булышып үскән, кулыннан бөтен эш килгән, ашарына да пешергән, хәтта керләренә хәтле юа, апаларының кечкенә балаларын да юындыра торган булган. Үзе эшләп тапкан акчасына мотоцикл алган. Әнисеннән күреп, намаз да укып йөргән. Ачык йөзле, туры сүзле, ялагайлануны белми торган иде, диләр. Ни кызганыч, мондый Радикны якыннарының сөйләгәннәре буенча гына белергә, фотоларына карап кына искә алырга калды. Һәм медальләренә: кечкенәдән милли көрәш белән шөгыльләнгән егетнең төрле дәрәҗәдәге медальләре, мактау кәгазьләре бер кочак.
Никадәр генә авыр булмасын, 15нче апрель көнне булган вакыйгаларны хәтердә яңартабыз. «Сәгать өчләр тирәсендә Радик мәктәптән кайтты. Капка төбендә әтисенең сеңлесе Алсу, аның кызы Алисә һәм күрше әбисе булган, алар белән шаярып сөйләшеп торган. Алисәне «витаминка» дип йөртә, яратып туя алмый иде инде. Өйгә кереп ашап-эчкәч, мал карарга чыгып китте. Көн саен, мәктәптән кайткач, малларның асларын җыештырып керә иде. Бераздан чакырып алдым да кибеткә җибәрдем. Өс киемен алыштырып, барып кайтты, карабодай белән ипи алган. «Әби, 15 сум «сдача»сы да калды», - дип кертеп бирде. Аннары тагын өстен алыштырып, абзарга чыгып китте», - дип сөйли әбисе Сания.
Сүзгә Радикның әнисе Гөлчәчәк ханым кушыла: «Мәктәптән кайтканда минем янга кибеткә керде ул (Насртдиновларның кибете бар, үзләре үк сату итәләр. - Авт.). Баскыч төбендә ярты сәгать тирәсе кочаклап басып торды. Сәгать алтыда синең урынга мин чыгып торырмын, син кайтып мунча кереп килерсең, диде. Ә алтылар тирәсендә бик каты яшенләп яңгыр ява башлады. Яңгыр үткәнен көтәдер, шуңа килмидер, дидем»…
Кичке сигез тулганда Радикның әтисе Раниф абый, улының өйдә дә, кибеттә дә юклыгын күреп, лапаска эзли чыга. Газиз баласының печәнлектә асылынып торган гәүдәсен дә иң беренче ул күреп ала…
«УКЫТУЧЫЛАРНЫҢ АКЧАСЫН КИМЕТӘСЕЗ!»
Радикның ни өчен шушы адымга баруын ничек аңлатырга да белми Насртдиновлар. Гаиләдә барысы да әйбәт, җавапсыз мәхәббәттән интекмәгән. Менә мәктәптә генә хәлләре шәптән булмаган. «Радик шук бала булды, уйнарга, шаярырга ярата иде. Бөтен бала да «бишле»гә генә укый алмый бит, безнеке «дүрт» белән «өчле»гә укыды, «икеле»ләре дә булгандыр инде. Быел мәктәптән кайта да гел зарлана, күз яшьләре белән елый иде. Әни, кеше янында Илсур абый гел бәйләнә, «пробный» имтиханыңны бирә алмасаң, төп дәүләт сынавына (ОГЭ) кертмим, кеше була алмыйсың, дип әйтте, ди», - дип искә ала Гөлчәчәк ханым. Радик 9дан соң китәм дип йөргән. Күптән түгел татар теленнән имтиханны биреп караганнар, «өчле» булганына шатланып кайткан.
Раниф абыйның сеңлесе Сөмбелә сүзгә кушыла: «Илсур абый аңа, кич чыгасың, дип бәйләнгән. Радикның җәй көне бер-ике тапкыр кич чыкканы булды, сентябрьдән бер дә чыкмады. Аның кич чыгарга вакыты да калмый иде! Әнисенә кайтып та әйткән: «Әни, нәрсәгә миңа кеше янында нахакка кычкыра ул, кич чыксам бер хәл, чыкмадым бит», - дигән».
«Соңгы тапкыр елап кайткач, Илсур абыйга шалтыратып: «Зинһар, каты бәрелмәгез, сүз күтәрә торган бала түгел ул, бик нечкә күңелле», - дидем. Ата-аналар җыелышында да гел бер сүз булды: «Радик булдырмый, аның аркасында башка балалар да төшеп бетте». Берсендә директор ике баланы: Радикны һәм Илфар Шәфигуллинны үз кабинетына чакырды, әниләре дә, укытучылар да шунда идек. Өстәл төеп: «Сез минем авторитетымны төшерәсез, укытучыларның акчасын киметәсез ул «икеле»гез белән», - дип кычкырды. Балага шулай дип әйтәләрмени? Соңгы җыелышта, сез бит бата башлаган баланы, ярдәм кулы сузасы урында, тагын да батырасыз, дип талашып төштем», - ди Гөлчәчәк ханым.
Бер хәл бигрәк тә хәтерен калдырган аларның: Радик белән хушлашырга бер укытучы һәм бер укучы да төшмәгән. Мәктәп директоры бер өй аша гына яши. Сания апа барып шакып караган, уята алмаган. Төнге 3ләр тирәсендә генә кереп чыккан Гомәр әфәнде. Аннан соң килеп күренгәне юк, ишегалдында чүп җыеп йөри үзе, диделәр. «Илсур Нәҗмиев белән хатыны Гөлназ икенче көнне иртәнге алтыларда килделәр. Рөхсәт итсәгез, без кайтыр идек, дип утырдылар. Башлангыч класс укытучылары һәм Миләүшә белән Айсылу исемле ике укытучы килде, рәхмәт аларга. Олыязда шул ике генә укытучы икән, дидек», - дип сөйли Сания апа. Радикны күмгән көнне укучылар белән укытучылар зират янында гына торган, Насртдиновларның капка төбенә төшмәгән. «Ике укытучы төшкәч, Насртдиновлар гаиләсе белән аларга ябырылган. Шуңа күрә безгә «өстән» аларга бармаска дигән приказ булды» - ә бу сүзләрне бер укытучы әйткән (исемен язмыйбыз). Балаларын югалткан ата белән ананың ул көнне кешегә ябырылырга хәле булдымы икән соң - ай-һай!
Җомга көнне Илсур Нәҗмиев Радикны читкә алып китеп нәрсә турындадыр сөйләшкән - бу видеокамерага да язылган. Ни турында булгандыр әңгәмә, тик Радик аннан соң ашарга да кермәгән. Ә соңрак директор урынбасары, Насртдиновларга шалтыратып: «Малайлар белән барысы да тәртиптәме?» - дип сораган.
Сөмбелә 9нчы классларның «Вконтакте»дагы төркемендә язышкан смс-хәбәрләрне укыта. Бер классташы: «Китереп чыгардылар бит Радикны», - дип язган. Малай үлгән төнне язышканнар, ә шимбә көнне иртәнге 8дә бөтен язышуларны бетереп атканнар, әле ярый Сөмбелә үзендә саклап калган. Укучылар ни өчен шулай эшләгән - монысы барыбыз өчен дә сер булып кала.
Без шулай сөйләшеп утырганда, Радикның ике классташы килеп керде. «Күмгән көнне Илсур абый: «Куркып калырсыз, Радик елмайган килеш исегездә калсын, зират яныннан беркая да китмисез», - диде. Бүген (дүшәмбе) класс белән төшмәкче идек, миннән башка йөрмәгез, йә машина бәреп китәр, иртәгә бергә төшәрбез, диде. Югыйсә, көн саен җәяү йөреп укыйбыз бит инде. Ул бүген безнең монда килгәнне белми», - диде алар, курка-курка гына.
Алар да «Вконтакте»дагы сүзләрне кабатлады:
- Көн саен бәйләнсеннәр дә… Үзебез күреп тордык, Илсур абый минут саен Радикны чакырта иде…
- Бәлки, мактарга чакыргандыр ул аны, - дим.
- Мактар…
«Чукынып китсен укуың, син безгә үзең кирәк, имтиханны бирә алмасаң да борчылма, дигән сүзне әйтмәгәнемә генә үкенәм, - ди Гөлчәчәк ханым. - Минем баламны кире кайтарып булмый инде, тик бу хәлне болай гына калдырырга җыенмыйм. Башка балалар белән шушындый хәл булмасын иде. Ә безнең мәктәптә яхшылап тикшерү үткәрми торып, моңа гарантия биреп булмый».
«КАТЫ БӘРЕЛМӘ, ДИЮЧЕ БУЛМАДЫ»
Олыяз мәктәбендә укытучылар белән дә, директор белән дә күрешеп булмады. Директор Гомәр Хаҗиевны «больничный»да диделәр, тәрбия эшләре буенча урынбасары Илсур Нәҗмиев Кукмарага җыелышка киткән булып чыкты. Шуңа күрә икенче көнне Илсур Туфанович белән телефоннан гына аралашып алдык.
- Әнисе: «Мәктәптә, син имтиханны бирә алмыйсың, дип әйткәннәр», - ди…
- Аның класс җитәкчесе Гөлназ Фазыловна - минем җәмәгатем. Радик, имтиханны бирә алмам, дип беркайчан да курыкмады. Миңа утырып көрәш түгәрәгенә бара, миңа утырып кайта иде. Илсур абый, «өчле»гә булса да барыбер бирәм, әзерләнәм дә бирәм, дия иде. Кешенең кәефе төшкән чагы була, бәлки, әниләренә, имтиханнан куркам, дип әйткән дә булгандыр.
- Мәктәптән кайтып елаган чаклары да булган.
- Бала елый, дип безгә шалтыраткан кеше дә, әйткән кеше дә юк.
- Әнисе җыелышларда: «Каты бәрелмәгез, ул сүз күтәрми», - дип әйттем ди.
- Лично миңа: «Каты бәрелмә, Илсур», - дип әйткән кеше булмады. Мин барында башка кешегә әйткәннәрен дә ишетмәдем. Бәлки, булгандыр, алай әйтмәгәннәр, дип белдерә алмыйм. Каты бәрелү ничек була ул? Кем өчендер: «Балагыз начар укый башлады бит, тырышсын әле», - дип әйтү дә каты бәрелү булырга мөмкин…
- Гөлчәчәк ханым: «Балама, имтиханны бирә алмыйсың, дип тукып тордылар», - ди.
- Сиңа тырышырга кирәк, имтихан бирәсең бар, бу белемең генә җитмәскә мөмкин, диюне дә сез әйткәнчә китереп чыгарырга мөмкин. Укытучы укучыга дәүләт имтиханының кирәклеген аңлатмый, укымасаң - укыма, дип тора икән, гафу итегез, без дәүләт стандартларын ничек үтибез аннары? Без балага тырышып укырга кирәклеген аңлатырга тиештер бит. Сугып, тибеп аңлатмыйбыз бит.
- Хәл белешергә дә килмәгәнсез, ди…
- Күмгән көнне 9нчы классның 24 баласы, 5-8нче классның Балыклы авылы балалары - барлыгы 50ләп укучы, бөтен укытучылар җәяүләп Балыклыга төшеп, зират янында көтеп торып озаттык, ир-ат укытучылар кереп күмеште. Балаларны кертмәдек, чөнки әти-әниләреннән зиратка алып керү турында рөхсәт алмаган идек.
Радикның үлгән хәбәрен ишетүгә, мин аларның өенә бардым, төнге 1гә хәтле капка төбендә булдым. Кеше буларак та, тәрбия эшләре буенча урынбасар буларак бу минем турыдан-туры бурычым. Аннары мәктәпкә сорау алырга җыйдылар, шунда киттем. Икенче көнне иртәнге 6 тулып биш минутта хатыным һәм ике укытучы белән Насртдиновларда идек. Ничек инде без килмәдек? Хәлне тагын ничек итеп беләләр соң? Сез миңа әйтегез, без кайсы җирдә ялгышканбыз соң? Тагын кайчан төшәргә кирәк иде?
- Күмгән көнне укучылар Радиклар капка төбенә төшәргә теләк белдергән, аларны да җибәрмәгәнсез икән…
- Әти-әниләреннән рөхсәт сорамаган килеш без балаларны мәет янына җибәрә алмыйбыз бит. Аннары берәр ана, кем кушкан сиңа минем баламны мәет янына алып керергә, дисә, мин нәрсә дип әйтәм?
- Алай дип әйтмәсләр иде инде, сез бигрәк, Илсур Туфанович…
- …
- Җомга көнне Радикны читкә чакырып алып сөйләшкәнсез икән.
- Бу минем турыдан-туры бурычым, мин бөтен балалар белән дә сөйләшәм. Ни өчен икәү генә калып сөйләшкәнне мин сезгә телефоннан әйтә алмыйм. Сөйләшер өчен зур сәбәп бар иде. Сөйләшү белән сөйләшү арасында аерма бар. Кешенең үз-үзен тотышыннан аның нинди тонда сөйләшкәне күренә: сугамы ул, тибәме, кычкырамы, буамы, әллә тыныч кына сөйләшәме.
- Шул ук көнне өенә шалтыратып, хәлен дә сорашкансыз икән.
- Телефонымны алып, тагын кайларга шалтыратканымны белешә аласыз, мин рөхсәт бирәм. Көрәш түгәрәге башланды, Радик белән энесе күренмәде. Шуңа күрә, нәрсә булды икән, дип шалтыраттым. Ул көнне килмәгән балаларның барысына да шалтыраттым, пажалысты, тикшерегез телефонымны. Бәлки, аны караганнан соң сез сорауны башкача бирерсез.
Радик белән булган хәл укытучыларга да көчле тәэсир иткән, бик авыр кичергәннәр. Илсур Туфановичның да борчылуы тавышына чыккан иде. Шуңа күрә җавапларында аңлашылып бетми торган җөмләләр булуы гаҗәп тә түгелдер. Аларга бәя бирергә алынмыйбыз, укучы хөкеменә калдырабыз.
Кукмара мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров белән дә сөйләштек. «Әлегә тикшерү бара, шуңа күрә бернәрсә дә әйтә алмыйбыз. Районда мондый хәл беренче тапкыр, барыбыз да шок халәтендә», - диде ул. Шулай да Олыяз мәктәбе мөгаллимнәрен мактап алырга өлгерде: «Башка укучылар белән беррәттән, бу укучыга (Радикка) да директор да, укытучылар да яхшы мөнәсәбәттә булган. Мәктәп директоры да - бик тәҗрибәле, тәрбия эшләре буенча урынбасар да ир-ат, ул аны үз машинасына утыртып ярышларга йөртте. Үз балалары кебек күрә торган кешеләр алар. Радик турында бернинди тискәре фикер әйтмичә, индивидуаль рәвештә эшләп йөрделәр. Аннан соң бу хәл (кул салу очрагы) мәктәптә түгел, башка җирдә булган бит».
P.S. Без бу темага тагын әйләнеп кайтырбыз әле. Директор Гомәр Хаҗиев белән сөйләшәсе, мәгариф һәм Фән министрлыгыннан шәрехләмә аласы һәм тикшерү барышында ниләр ачыкланасын көтәсебез бар. Бу вакыйгага болай гына нокта куелмас кебек. Гөлчәчәк ханым үзе дә: «Ахырына кадәр йөреп бетерәм», - ди. Казандагы «Акцент» хокук яклау төркеме дә элемтәгә кергән алар белән. «Прокуратурага һәм тикшерү комитетына мөрәҗәгать юлладык, балага мәктәптә басым ясалган булу ихтималлыгын да тикшерүләрен сорадык», - ди төркем җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов. Ә Насртдиновлар авыл фельдшерына, хәл белергә килгән бөтен кешегә, акча җыешып, Радикның каберенә чардуган куярга җыенган классташларына рәхмәт белдерә.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан - Кукмара - Казан
Безнең гәҗит
Комментарийлар