16+

Энемнең үлемен әниебез бик авыр кичерде

Арча районы, Иске һәм Яңа Кишет авылы егетләре, Украинада һәлак булган Фирдүс Гарипов белән Алмаз Сәлахиевны авылдашлары 1 май көнне соңгы юлга озатты. Бер ай вакыт үткән, ә якыннары өчен бу әле бүген генә булган сыман.

Энемнең үлемен әниебез бик авыр кичерде

Арча районы, Иске һәм Яңа Кишет авылы егетләре, Украинада һәлак булган Фирдүс Гарипов белән Алмаз Сәлахиевны авылдашлары 1 май көнне соңгы юлга озатты. Бер ай вакыт үткән, ә якыннары өчен бу әле бүген генә булган сыман.

“Шук-шаян булса да...”
34 яшьлек Фирдүсне һәркем бары тик яхшы яктан гына искә ала. Артыгын сөйләшми, һәр адымын контрольдә тоткан менә дигән ир-егет. Өстәвенә, ышанычлы дус, киңәшче һәм якыннарының ныклы терәге дә. Киләчәккә зур өметләр баглаган һәм хыяллар белән янып яшәгән, гаиләсе өчен барына да әзер булган Фирдүс турында әнә шулай дип сагынып искә алалар.

– Гаиләдә без өч бала үстек. Өлкән абый белән арабыз 8 яшь. Әти үлгәндә, Фирдүскә – 8, миңа 10 яшь иде. Иркәләнеп үсәргә ирек булмады. Әниебез икенче төркем инвалид булганга, бөтен авыр эш безнең җилкәгә төште, – дип уртаклашты Фирдүснең апасы Гөлсинә Фәйзиева. – Бәлкем, шуңа бик иртә олыгайганбыздыр. Мәктәптә укыган чагында ук Фирдүсне бик шук дип әйтәләр иде. Гәрчә, әни безнең бик коры кеше, безне дә коры тотты. Мин тугызны тәмамлап укытучылыкка укырга кердем, практикага кайткан елым иде. Фирдүс укыган сыйныфка татар теле һәм әдәбияте фәне буенча укытырга кердем. Энем дусларын: “Апаем укытырга кайтты, тавышыгыз да чыкмасын”, – дип алдан ук кисәтеп куйган Мин бу хакта соңрак белдем. Ә аларның сыйныфына бөтен шук егет җыелган. Башка укытучылар минем әлеге сыйныфта бернинди маҗарасыз гына укытып чыга алуыма бик гаҗәпләнгән иде. Фирдүс энем шук-шаян булса да, укуы әйбәт булды. “4-5ле”гә генә укыды. Аннан соң Казан дары заводында хәрби хезмәт үтте. Казан ветеринария академиясенә фельдшерлык факультетына укырга керде. Әмма алган белгечлеге буенча эшләмәде. Даруханә, обойлар складында хезмәт куйды. Ничә ел дәвамында очрашып йөргән кызы Гөлчәчәк белән 2017 елда өйләнештеләр. Бик матур гаилә булды алар. Алма кебек ике балалары бар. Мобилизация кысаларында Фирдүснең дә чакырылуын тыныч, шулай тиеш дип кабул иттек. Алгы сызыкка кергәч тә, элемтәгә сирәк чыкты. Җиде ай бездән еракта яшәде бит ул. 30 мартта әнинең туган көне иде. Арчага килеп торыгыз әле, диде. Бардык. Менә шунда аның кайтып баруын күрдек. Кичке 10нар тирәсе иде бугай. Әнинең шатлануын күрсәгез, елап ук җибәрде. 9 апрельдә Фирдүснең туган көнен билгеләп үттек. 14 апрель көнне төнге икедә янә махсус хәрби операция зонасына озаттык. 23 апрельдә төнлә ишек шакыйлар, карасак, киленебез Гөлчәчәк басып тора. Энемнең махсус хәрби операция зонасында һәлак булуын хәбәр итте. Энемнең үлемен әниебез бик авыр кичерде. “Вакытны кире кайтарып булса, кысып-кысып кочаклар идем”, – ди. 

“Җибәрәсем килмәде аны”
– Без аның белән бер авылдан, – дип сүзен башлады Фирдүснең хәләле Гөлчәчәк Гарипова. – Бер мәктәптә укыдык, балачактан бергә булдык. Җиде ел очрашып йөрдек. Дуслыгыбыз шуның чаклы нык иде, хәтта арабыздан җил дә үтмәде. Хатын-кызга булган ихтирамы, җылы мөнәсәбәте белән үзенә каратты да куйды ул мине. Хәтта тавыш күтәреп тә эндәшкәне булмады. Әнисенә карата да ихтирамы бик зур иде. Үскән егет бит инде, ә үзе: “Әни, менә шул вакытка кайтып җитәргә кушты, соңга кала алмыйм”, – дип мине озата да өенә кайтып китә иде. 2012 елда армиягә озаттым мин аны, әнием авыру дигәч тә, ярый әле сүзен тыңлап Казан дары заводына билгеләгәннәр. Биредә бер ел хезмәт итте. Өйләнешкәч Казанда яшәдек, аннан соң Арчага кайтырга кирәк, дигән фикергә килдек. Биредә бер ел фатир арендалап яшәдек. Ипотека өчен акча җыйдык. Мин олы кызыбыз Камилә белән декрет ялында утырдым, ә ул Казанга барып эшләде. Мобилизация игълан ителгәч, иң беренче булып аңа повестка килде. Пехотага өлкән укчы итеп билгеләгәннәр. “Ике бабам Ватан сугышыннан, әнинең энесе Әфганнан исән кайтты, мин дә исән-сау кайтам. Көтегез”, – диде Фирдүс киткәндә. Ике баламны күтәреп, һәр атна саен ЭКСПОга бара идем, бер атнаны бер апамның ире, икенче атнаны икенче киявебез китерә. Шундый авыр вакытта сыеныр өчен ярый әле алар бар дип куандым. Әтием 2006 елда авыртудан үлеп китте, ә әниемнең вафатына өч ел була. Иң якыннарымнан бары ике апам һәм Фирдүс булды. Махсус хәрби операция зонасына озаткач, җиде ай буена иремнең кайтуын көтеп яшәдек. Фирдүснең ялга кайтуы турында бары мин генә белдем. Барча кешегә сюрприз ясарга теләде. Ә ул ике атна вакыт бер мизгел сыман узды да китте. Балалар әтиләрен уртага салып йоклады. Аш-су бүлмәсенә чыксалар да: “Әни, бар, син кереп тор, без әти белән чәй эчәбез”, – дия иде Рамазан белән Камилә. Иремә: “Башка бармыйсыңмы әллә, әйдә берәр чарасын табып карыйк”, – дип дә үгетләгән идем. Бер дә җибәрәсем килмәде аны. “Анда егетләр калды, аларны алыштырырга кирәк, калу турында башка миңа дәшмә, тыңламыйм да”, – диде ул миңа. Кайгырып: «Берүк үзеңне саклый күр», – дигән сүзләргә дә:  “Борчылма әле”, – дип кенә җавап бирде.

...Фирдүснең үлеме турында Гөлчәчәккә 22 апрельдә хәбәр итәләр. Үлем сәбәбен снаряд шартлавыннан, дип язганнар. Яннарында гына снаряд шартлаган, берничә егет һәлак булган. Шулар арасында Арча районының асыл егетләре – ике туган Фирдүс Гарипов һәм Алмаз Сәлахиев та була. Фирдүсне – Иске Кишеттә, ә Алмазны Яңа Кишет авылында җирлиләр.

– Әтисенең үлеме турында Камиләгә (кызларына 4 яшь – Авт.) әйтмәдем, аның бөтен сүзе: “Әти кайткач без шуны эшлибез, шунда барабыз”. Зарыгып көтә ул аны. Ә ике яшьлек Рамазан әлегә берни аңламый. “Әти эшкә китте”, – дип йөри.  Фирдүснең юклыгын күңел кабул итә алмый. Берәр көнне телефон шалтырар да, ул дәшер сыман. Алга таба яшәргә кирәк. Югалту кайгысы белән очрашырга язмасын, – ди Гөлчәчәк.

“Көн саен төшемә керә”
Алмазның хатыны Люция белән аралашу да җиңел булмады. Күңел яралары тиз генә төзәлмәс шул әле.
– Повестка килгәч 26 сентябрьдә озаттык Алмазны. Бер ай буе Казанда ЭКСПОда булдылар. 24 октябрьдә Луганскига киттеләр. Алмаз белән Фирдүс әниләре ягыннан туганнар. Шуңа бер-берсенә терәк-таяныч булырбыз дип бер ротага билгеләүләрен сораганнар. 5 ноябрьдә махсус хәрби операция зонасына керделәр. Шул көннән алып гел алгы сызыкта булдылар, – дип хатирәсен барлый Люция Сәлахиева. – Ирем 1993 елның 19 июлендә Арча районы Яңа Кишет авылында туган. 2011-2012 елларда Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә армиядә хезмәт иткән. 2016 елның 13 августында  өйләнештек. 2017 елның 19 июнендә кызыбыз Азалия, 2019 елның 10 июлендә Әминә туды. Казанда ипотека рәсмиләштереп фатир алдык. Кызларыбыз өчен үлеп торган әти булды, бер тик тормады бит ул. Апрельдә ике атналык ялга кайтырга өлгерделәр. Киткәненә бер генә атна иде… “Барам да кайтам”, – диде… Барды да, кайтты… Отпускка кайткач: “Сиңа бүләгем”, – дип, үзем теләгән машина алып калдырды, искесен дә саттырмады. “Кайткач анысында үзем йөрим”, – диде. Игелеген генә үзенә күрергә насыйп булмады.

Алмаз белән Люция соңгы тапкыр 22 апрель көнне кичен сөйләшкәннәр. Кечкенә кызлары белән дә сөйләшкән хәрби, сабыйлар әтисеннән бүләкләр сораган. 

— Посылка җибәрәсе идем, ниләр кирәген әйтте. 23е көнне кич тагын шалтыратырмын дип саубуллаштык. Миңа әйткән соңгы сүзе: “Бабайны туган көне белән котларга онытма!” – булды. Әтинең туган көне иде. Шуннан соң төнге бердә аның белән бергә булган иптәшләре шалтыратып: “Алмаз мәрхүм”, – дип хәбәр иттеләр. Шундый авыр минутларда ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Аллаһка шөкер бер атна эчендә алып кайтып җирләргә насыйп булды. Төшемә көн саен диярлек  керә, кермәгән көне бик сирәк, – ди күз яшьләре белән Люция.

Алмаз белән Фирдүснең якыннары ике хәрби ир-егетнең батырлыгы турында күбрәк кеше белүен тели.  «Аларны кире кайтарып булмый, әмма алар турындагы истәлек мәңге саклансын иде. Берәүгә дә якынын югалту кайгысы белән очрашырга язмасын», – дигән теләктә алар.

Фотолар: шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

14

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх балалар ,Аллах сабырлык кына бирсен сезгэ,мондый югалтуларга ничек тузэргэ...

    • аватар Без имени

      0

      1

      Алан герой. Качып калмыйча, Казахстана кучеп китмичэ киттелэр. Исэн калганнары улгэн иптэшлэре очен сугыша. Тиз кондэ илебездэ тынычлык урнашсын Иде. Сабырлвк, Иман тесен Иде.

      Мөһим

      loading