16+

Фаҗигадән соң тормышның матурлыгын күрергә өйрәндем

Спортта зур уңышларга ирешү өчен тырышлык, ихтыяр көче һәм тормышны ярату кирәк. Аякларың йөрмәү генә үз дигәнеңә ирешү өчен киртә түгел.

Фаҗигадән соң тормышның матурлыгын күрергә өйрәндем

Спортта зур уңышларга ирешү өчен тырышлык, ихтыяр көче һәм тормышны ярату кирәк. Аякларың йөрмәү генә үз дигәнеңә ирешү өчен киртә түгел.

Кама Тамагы егете Динар Мифтахов, мөмкинлеге чикле булуга карамастан, йөзү, ишкәкле спорт, армрестлинг белән шөгыльләнә. Россия шәһәрләрендә генә түгел, чит илләргә дә сәфәргә чыга. Һәр уңышым миңа көч-дәрт бирә, аякларым йөрмәсә дә, төшенкелеккә бирелеп утырмыйм, тормышның матурлыгын көннән-көн күбрәк күрәм, ди ул.

2008 елда 17 яшьлек Динар, мотоцикл белән капланып, умыртка баганасын сындыра. Операциядән соң аякка басармын дип өметләнә, әмма аяклары гына тыңламый. Моны да вакытлыча гына дип уйлап, тернәкләнү үзәкләренә йөри башлый. Инвалид арбасында утырып калырмын дип бер тапкыр да уйламый. Шулай бер ел үтеп китә, ә Динар төшенкелеккә бирелми, унике ел узса да, әле һаман да йөреп китәсенә өмете зур. Мине спорт чыныктырды, үз көчемә ышанырга өйрәтте, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә дә җиңеллеген бирә, ди ул. Шул сынаулар аша аның тормышы бөтенләй башка якка борылып киткән.

Спорт белән шөгыльләнү теләге телевизордан барган паралимпия уеннарын күргәннән соң туа. Бу 2010 ел була. Нәкъ шул вакытта районда спорт комплекс ачыла һәм Динар бассейнга йөри башлый, тренажер залында шөгыльләнә. Инвалидлар җәмгыятенең телефон номерын табып, спорт белән ныклап шөгыльләнергә теләвен әйтә. «Татарстанның инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәридә Сафиуллина аның янына кунакка кайтып, аңа ишкәкле спорт төре белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. 2013 елда Россия җыелма командасы составына кереп, берничә шәһәрдә, Израильдә була. 2017 елда следж-хоккей белән кызыксынып китә. Ике ел чамасы хоккей уйнагач, армрестлингка өстенлек бирә. Бу спорт төрендә аның уңышлары чынлап та шактый була.

Россия чемпионатында өченче урын алып, дөнья чемпионатына бару хокукын ала. Анда да өченче урынга лаек була.
Спорт ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Берәр сәбәп белән спорт залына бармый калсам, көнем буш үткән кебек була, – ди Динар.
Мине аның тормышны яратуы сокландырды. Сөйләшүебез барышында күп тапкыр Аллага шөкер дип әйтеп куйды.
– Язмышыма зарланмыйм. Фаҗигагә кадәр Аллаһ биргән нигъмәтләрне, тормышның матурлыгын күрмәгәнмен дә икән, аны ничектер шулай булырга тиеш дип кабул итәсең. Ә сынаулар безне шулардан сабак алырга өйрәтә, – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading