16+

Гаиләләр хыянәт һәм хәерчелек аркасында таркала?!

«Рәсимә хәзер кияүдә түгел». - Уртак танышыбыздан шундый хәбәр ишеткәч, аптырап калдым. Бер ай элек кенә никах укыткан кәләшебезгә ни булган, ни өчен аерылган? Югыйсә булачак иренең холкын белер өчен, сынар, сыналыр өчен дә вакытлары җитәрлек булды. 5 елга якын очрашып йөрде алар. Хәзер менә никах укыткач кына аерылышырга булганнар....

Гаиләләр хыянәт һәм хәерчелек аркасында таркала?!

«Рәсимә хәзер кияүдә түгел». - Уртак танышыбыздан шундый хәбәр ишеткәч, аптырап калдым. Бер ай элек кенә никах укыткан кәләшебезгә ни булган, ни өчен аерылган? Югыйсә булачак иренең холкын белер өчен, сынар, сыналыр өчен дә вакытлары җитәрлек булды. 5 елга якын очрашып йөрде алар. Хәзер менә никах укыткач кына аерылышырга булганнар....

Рәсимә - авыл кызы. Студент чакта ук гел: «Кызлар, их, Казан җирендә фатирлы, машиналы егеткә кияүгә чыгып, шәһәрдә төпләнеп каласы иде ул», - дип көлә иде. Университетта укыганда бер Казан егете белән танышты. Чын мәхәббәт иде кебек араларында. Бер-берсенең күзләренә генә карап торалар, егет гел чәчәк, шоколад ташый, Рәсимәнең авызы колакта, әти-әниләре белән таныштылар, инде мөнәсәбәтләре җитдигә әйләнде, уртак фатир, балалар турында да уйлый башладылар. Кыскасы, 4 еллап очрашкач, егет бер бүлмәле фатир сатып алды, шунда яшәргә күченделәр. «Гражданский брак» белән яшәү яшьләрнең әти-әниләренә ошамагач, ниһаять, никах укыттылар.
Рәсимә иреннән аерылганына әллә ни борчылмый да кебек. Үткән эшкә салават, шулай яхшырак, дип утыра. Баксаң, ул аны яратмаган икән, шуңа да хыянәткә барган. «Ул минем кеше түгел икәнен 3 еллап очрашканнан соң аңладым», - дип сөйли Рәсимә. «Башта ул миңа бик якын, кадерле иде, ниһаять, хыялым тормышка аша дип уйладым. Әтисез үскән бала, Казанда фатир алуны төштә генә күрсәм инде, әни пенсиясе белән ерак китеп булмый, ә монда шәһәр егете каршыңа килеп чыксын әле, өстәвенә торыр урыны, кыйммәтле үк булмаса да машинасы бар. Ике дә уйламый аның белән очраша башладым. Ярата идем дә кебек. Тик гел артымнан тагылып йөри башлагач, һәрчак мәхәббәтен аңлатып торгач, аның миннән беркая да китмәячәген аңладым, аны югалтудан курыкмый башладым, шуннан башланды да инде. Күз башкаларга төшә, ә егетләр Казанда күп икән бит, шулай башкалар белән таныштым, очрашуларга да бара башладым, әлбәттә, болар турында егетем белмәде. Шул чакта ук аерылышасы калган икән дә бит, нигәдер аны ташларга ул чакта күңелем бармады, кызгандыммы шунда... Аның белән яшәгәндә дә 3-4 егет алыштырганмындыр. Тегеләрен дә яратмыйм югыйсә, бер-ике атнадан соң күрешмибез дә. Шулай да ниндидер төрлелек, иң мөһиме - үземнең егетемнән аерылып торам, аны башкалар белән чагыштырам. Ләкин, без капчыкта ятмый, диләр бит, никахтан соң да берәү белән очраша башлагач, тотты бу мине, яңа сөяркәмнең машинасында үбешеп утырганыбызны күрде. Аның тузынганын күрсәң... Ләкин сукмады, кыйнамады, хуш, дип кенә әйтте дә фатирыннан куып чыгарды. Хәзер менә ирекле мин», - ди. Рәсимә ирекле, әмма күзләрендә ниндидер моңсулык, барыбер ирен сагына кебек тоелды миңа. Аның тормышы белән кызыксына, башка кыз очратмадымы икән, дип сораша. Әллә янында булган мәхәббәтен күрми, кадерен белми калдымы икән? Мәхәббәт тере организм кебек түгелме соң? Су сипсәң, җылы сүзләр әйтсәң, ягымлы караш ташласаң, ул чәчәк ата, матурлана, ныгый. Ә битараф калсаң, яктылык, игътибар, наз җитмәүдән ул шиңә-сула, корый. Хатын белән ир дә, бер-берен хөрмәт итеп, хисләрен яңартып торсалар, мәхәббәт ныгыр иде кебек. Әлбәттә, хыянәт, гел ачуланышып тору, бер-береңә юл куймау мөнәсәбәтләрне какшата. «Гаиләдә талашсыз булмый, әмма ирең белән сүзгә килгәндә кайбер сүзләрне ишетмәмешкә салыш, беркайчан да авыр сүз әйтеп бер-берегезнең йөрәген яраламагыз, ахырдан татулашсагыз да, ул сүзнең тирән эзе йөрәктә кала», - дия иде 99 яшьлек әбием.
PS. Бу язманы әзерләп утырганда гына тагын бер танышымның ире белән тормавын белдем. Аерылышучылар саны арта. Ә бит элек - 1840 елларда Россиядә аерылышу гадәттән тыш хәл булып саналган. Мәсәлән, 1897 елгы халык санын исәпкә алу документларына карасаң, ул елда 1000 иргә бер генә аерылган туры килгән, 1000 хатын-кызның икесе генә аерылган булып теркәлгән. Гаиләләр ник таркала соң? Былтыр ВЦИОМ үткәргән сораштыру буенча, парларның күбесе нәкъ менә хыянәт аркасында аерылырга карар кыла икән. Ни хикмәт, яшьләр генә түгел, 60 яшеннән узганнар да хыянәткә бара. Шулай ук авыр тормыш шартлары, акча җитмәү дә гаиләдәге мөнәсәбәтләрне какшата. Аерылышу сәбәпләренең өченчесе - бер-береңне аңламау, юл куймау, бәхәсләр, кыскасы, хәзер яшьләр моны «характерлар туры килмәү» дип атый. Эчкечелек, наркомания дә гаиләләрнең таркалуына сәбәпче. Ни хикмәт, гаиләдәге кул күтәрүләр, бала таба алмау, җенси мөнәсәбәтләрдән канәгать булмау кебек сәбәпләр яшьләргә бергә яшәргә әллә ни комачауламый икән. Һәркемгә дә тиң яры белән үзенчә бәхетле, парлы булып яшәргә язсын иде!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading