16+

Галиянең яшисе килә

Галия Галиуллинаны кан рагы (острый миелобластный лейкоз) быел август аенда аягыннан ега. 17 яше генә тулып, беренче сентябрьгә әзерләнгән, югары уку йорты турында хыялланган кызның киләчәген җимерә.

Галиянең яшисе килә

Галия Галиуллинаны кан рагы (острый миелобластный лейкоз) быел август аенда аягыннан ега. 17 яше генә тулып, беренче сентябрьгә әзерләнгән, югары уку йорты турында хыялланган кызның киләчәген җимерә.

Казанда төгәл диагнозны куйгач ук әти-әниләре газиз балаларын Израильгә алып китә. Тель-Авив шәһәренең Сураски медицина үзәгендә химия терапиясе белән дәвалау өчен 150 000 доллар, безнеңчә 5 миллион сум тирәсенә чек язып бирәләр. Бу акчаны Аллаһы Тәгалә ярдәме белән җыйдылар.
Аллаһы Тәгалә сынау бирсә бирә икән... Яраткан бәндәләрен сынап, күтәрә алмаслык берни дә бирмәгәненә һәм соңыннан, сабыр иткәннәре өчен, бәхетле итәчәгенә ышанасы килә. Тибиблар Галиянең әнисенә химиятерапия белән генә булмый, авыртуны тулаем җиңү өчен ТКМ (трансплантация костного мозга) кирәклеген белдерә. Бу бик катлаулы гына түгел, шактый кыйммәтле дә операция. Кызганычка, туганнары арасында туры килгән донор табылмый. Чөнки операция ясар өчен 150 күрсәткеч буенча максималь охшашлык булырга тиеш. Шулай да берничә көн элек Галиягә донор табылды дигән яхшы хәбәр килде. Хәзер инде операцияне сузарга ярамый.
Операциянең бәясе 154 мең доллар, безнеңчә 4 миллион сумнан артык. Галиянең гаиләсе бу чекны түләрлек хәлдә түгел. Фондларга мөрәҗәгать итүләрнең әлегә җавабы юк, шуңа күрә барлык ышаныч безгә генә.
Галиянең хәле бүгенге көндә гел алмашынып тора. Бер көнне әнисе аның үзен яхшы хис итүен, паркта йөреп кергәннәрен белдерсә, икенче көнне анализлары начараюын, маска киеп йөрергә мәҗбүр булуын әйтә. Хәзер кызның киләчәк тормышы шул операциядән тора. Ә операция - акчадан. Тик акча җыюлар әкрен темп белән бара шул. Кызның гомерен коткаруга өлеш кертсәк иде. Өйдә Галияне ике энесе, сеңлесе, әтисе, туган-тумачалары, сыйныфташлары өзелеп көтә...
Мөлаем йөзле, авырлыкка бирелмичә, дөньяда яшәүнең тәмен белүче Галия бу тормыш сынавы алдында да башын ими. Күптән түгел генә үзе белән язышканда, кешеләрнең шулкадәр ярдәм иткәннәре өчен, кайгырып, кайтуын көткәннәре өчен рәхмәтле булуын белдерде. Бу бәлане дә кичеп чыгар көче бар әле генә 17 яше тулып өлгергән кызның.
Сәламәтлек - бәхет диләр. Галиянең язмышына, зинһар, ваемсыз калмыйк! Аллаһы Тәгалә бүген аны сынаса, иртәгә безне сынарга мөмкин. Ярдәм кулын сузарга теләгән кешеләр өчен кирәкле мәгълүмат «ВКонтакте» сайтында махсус булдырылган «Галия Галиуллина. Поможем всем миром» төркемендә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading