16+

Гомер буе якыннарының күз яшен түктереп җыйган акчасын җилгә очырган

Аһ гарьләнде соң Физәлия, аһ гарьләнде! Су алып эчәргә тилмереп Казан урамында йөр әле син! Җитмәсә, икенче сабыена көмәнле килеш! Кызына, сорагач, әфлисун суы алып биргән иде шул, әмма үзенә гади су алырга да акчасы калмады...

Гомер буе якыннарының күз яшен түктереп җыйган акчасын җилгә очырган

Аһ гарьләнде соң Физәлия, аһ гарьләнде! Су алып эчәргә тилмереп Казан урамында йөр әле син! Җитмәсә, икенче сабыена көмәнле килеш! Кызына, сорагач, әфлисун суы алып биргән иде шул, әмма үзенә гади су алырга да акчасы калмады...

Мохтаҗлыкта яшәсәләр бер хәл! Ире уртак гаилә бюджетыннан тамызып кына бирә шул акчаны...

Ирек үзе менә дигән ир, балаларына үрнәк ата. Тик саранлыгы гына җанга тия, җәфалый якыннарын шул авыру дәрәҗәсендәге карунлыгы белән. Ирекнең яхшы сыйфатлары җитәрлек. Ул бик педант: эштән һәрвакыт вакытында кайта, тоткарланганы юк, кайда кайчан нишләп йөргәне көн кебек ачык, бик төгәл, тәртипле, һәрвакыт үзен дөрес тота...

Ир дәрәҗәле эштә эшли, хезмәт хакы да түгәрәк кенә сумма тәшкил итә. Финанс мәсьәләсендә баш катырасы юк хатынының. Утка-суга-газга түләүләрне дә, гаилә бюджетын да Ирек үзе алып бара – ул яктан рәхәт. Әмма үзе гаиләгә алып кайтканны гына түгел, хатыны тапканның да тиененә кадәр санап-саклап торган ир үзәкләргә үтә иде шул.

Колготки алырга да ирдән акча сорау тәмам туйдырды Физәлияне. Сорасаң да: “Беркөнне генә алганы тузмады, тишелмәде бит әле”, – дигән җавапны ишетергә әзер булырга кирәк. Әле ярый дус кызлары хатынның хәленә керә. Иреннән зарланганы булмаса да, күрәләр, сизәләр бит алар Ирекнең үтә саран булуын. Шуңа күрә еш кына ире алырга рөхсәт итмәгән әйберләрне, бизәнгечләр, киемнәр, аяк киемнәре бүләк итеп бирәләр Физәлиягә.

Аллаһ сакласын, чирләп китәргә язмасын дип тели Физәлия – бер тиен дә бирмәячәк ире даруга да, табибларга да. Инде болай да: “Күп ашыйсың”, – дип ашаганына кадәр санап тора. Ә инде күрше бүлмәдә янып торган лампочка күрдеме – бетте баш! Сүндерергә оныткан булсаң, кара тавыш чыгасын көт тә тор! Хәтта ваннада бер кеше юынган суны агызырга ярамый! Шул ук суда бөтен гаилә әгъзалары юынып чыгарга тиеш! Оят, билләһи!

Әле яңа өйләнешкән вакытлары иде, Физәлиянең әти-әнисе янына ире белән бергәләп кунакка кайттылар ул көнне. Шунда кире китәр алдыннан алар йоклый торган бүлмәдәге тумбочкага төртеп: “Бу тумбочка синең акчага алынган бит, әйдә, алып китик, кирәге чыгар!” – дип машинага илтеп тә салды. Әти-әнисе янында ире өчен гарьләнсә дә, бер кечкенә тумба өчен тавыш чыгарырга базмаган иде яшь хатын. 

Физәлия бала белән декрет ялына чыккач Ирекнең саранлыгы тагын да артты. Мин тапкан акчаны теләсә-ничек туздырасың, дип җанны ашый башлады. Физәлия иркенләп ипи белән сөт тә ала алмады. Кырык кибеткә кереп, бәяләрне чагыштырып, шуннан соң гына иң арзанын сайлап сатып ала торган булды, чөнки бүтән берәр кибеттә ире арзанрак бәягә күрсә, бетте баш, калды муен тырпаеп булыр! Хатынга кибеттән ялгыш пакет та сатып алырга рөхсәт юк иде. 

Иреннән яшерен рәвештә, үз кирәк-ярагыма булыр, дип әз-мәз тиеннәрне яшереп куя башлаган иде Физәлия, ул гадәтеннән дә биздерде карун ир. 
Акча саранда торыр, диләр. Шул рәвешле Ирек тиенен тиенгә чутлап акча җыйды. Яраткан хатыныннан, хәтта газиз балаларыннан кызганып, кирәкле нәрсәләрен алдырмыйча, иске-москыдан йөртеп, тилмертеп җыйды. Эчми, тартмый торган, начар гадәтләре булмаган ир белән торуы җан рәхәте бер караганда, әмма менә шушы гайре сакчыллыгы яшәүгә комачаулык итә иде. 

Яшьлегендә үк шундый сыйфатка ия булган кешене гомер көзенә таба атлаганда үзгәртеп булмый да булмый икән шул! Инде балалары да мәктәпне тәмамлап туган оядан таралышты. Икесе генә калган бер көннәре иде – телефон карап утырган Ирек кинәт йөрәген тотып ауды. Үзе һаман авыз эченнән бер сүзне кабатлады: 
– Бетте, барысы да бетте! 

Ирен мондый халәттә күргәне булмаган Физәлия ни кылырга белми тораташтай басып торды беравык. Әле ярый ашыгыч ярдәм чакырырга башына килде, ире җан-тәслим кылып, якты дөнья белән хушлашасы иде шунда. Йөрәк өянәгенең сәбәбе дә булган икән шул, моны соңыннан гына белде Физәлия.

Гомер буе якыннарының күз яшен түктереп бөртекләп җыйган акчасын, бертуган энесе кызыктыруына ышанып, тиененә кадәр финанс оешмасының счетына күчергән Ирек. Көн саен телефоннан карап, әлеге акчасының артуын, ишәюен күзәтеп куанган. Тиешле сумма җыелгач, акчаны әлеге счеттан чыгарып шәһәр читеннән элитный урыннан зур коттедж сатып алырмын, дип хыялланган ул. Әмма хыялын чынга ашырырга язмаган икән шул. Көннәрдән бер көнне әлеге оешма таркалып, җитәкчеләре клиентларның барлык акчасын алып чит илгә качулары мәгълүм булган, финанс пирамидасы булып чыккан. Бөтен гомере буена җыйган малыннан, хыял-омтылышларыннан, якыннары бәхетеннән колак кагуы шушы иде ирнең. 

Ландыш Тимерова

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул кирэк !

    • аватар Без имени

      0

      0

      Карунга шул кирэк

      Мөһим

      loading