16+

Хәерсез уяну

Күзен ачып җибәргәндә, аңа әллә нинди акылсыз күзләр төбәлгән иде. Аның уянуын күреп, яшелле-зәңгәрле тавышлар белән үкерешеп, әлеге «күзләр» юрган астына чумды. «Йа Ходам, мин кайда соң? - дип пышылдады үз алдына Айдар, үтереп чатнаган башын учларына кысып

Хәерсез уяну

Күзен ачып җибәргәндә, аңа әллә нинди акылсыз күзләр төбәлгән иде. Аның уянуын күреп, яшелле-зәңгәрле тавышлар белән үкерешеп, әлеге «күзләр» юрган астына чумды. «Йа Ходам, мин кайда соң? - дип пышылдады үз алдына Айдар, үтереп чатнаган башын учларына кысып

 - Минме соң бу? Ничек бу хәлгә төштем?» - Айдар нәрсәне дә булса искә төшереп карарга тырышты. Ул атнаның кайсы көне икәнен, монда ничек килеп эләккәнен хәтерләргә тырышты.
- Булачак депутат өчен әлеге тост! - дип сүз башлады аның иң якын дусты Мәлик. - Депутат булгач безнең ише вак-төякләрне дә онытмавың өчен! Бу сүзләрдән өнсез калган кунаклар Айдарга төбәлде. «Беркемгә, үлгәндә дә әйтмәм», - дип антлар эчкән дустының бөтен халык алдында серен чишүе телсез калдырды Айдарны.
- Мәлик, син нәрсә? Без бит сөйләшкән идек...
- Монда бит бар да синең якыннарың, нәрсәсен яшерергә, - дип гайрәтләнде аягында көчкә басып торучы Мәлик. Артыгын сөйләп ташламагае дип, дустының авызын капларга ыргылган Айдарның эчендә нидер өзелгәндәй булды...
Мәлик белән институтта таныштылар алар. Бер савыттан ашап, тулай торак бүлмәсендә биш ел буе бергә торган егетләрне кызлар «Агылый белән Тагылый» дип тә үртәштергәли иде. Чөнки кая гына барса да, гел бергә иде алар. Айдар кызлар озатканда йә Мәлик көтеп тора, яки киресенчә. Студент елларындагы дуслык укып бетергәннән соң да дәвам итте. Армиягә барып кайтканнан соң ике еллап теләсә кайда эшләп, әллә ни кыра алмаган икътисадчы егетләр, бергәләп, үз эшләрен ачып җибәрергә булдылар. Әнисенең: «Уртак малны эт җыя, улым», - дигән сүзләренә Айдар: «Әни, мин Мәликкә үземә ышанган төсле ышанам», - дип кенә җавап бирде. Тәмле телле, чибәр Мәликнең инде гаилә әгъзасы кебек аларга кайтып-китеп, булышкалап йөрүләрен исәпкә алсаң, туганнан кай җире ким? Серләре дә, эшләре дә килешә икән, нигә әллә нинди тузга язмаган сүзләргә карап торырга ди? Туган туган инде ул, аны сайлап булмый, ә дусны бит тикшереп, сынап сайлыйсың. Ә Мәлик шактый сыналган дус.
Дүрт ел дигәндә, алар икесе дә фатирлы, машиналы, шәһәр читендә йортлары төзелеп килүче яшь эшмәкәрләр иде. Айдар - җитәкче, Мәлик - урынбасар, вазифалар җаваплылыкны төрлечә таләп итсә дә, Айдар кергән бар табышны урталай бүлергә тырышты. Игезәк Казан кызлары Айгөл һәм Алсу белән бер көндә кавышкан, инде баҗай булган Айдар белән Мәликнең бәхет касәләре бердәй тулы иде.
Уңышына тәмам ышанган Айдар туган районында депутатлыкка сайланырга җыенуын, ярдәм итәрлек кешеләре дә булуын сер итеп кенә дустына әйтте. Куанды Мәлик, чын күңелдән куанды. Чөнки эшләре уң чыкса, Айдар аны буш калдырмаячак. Эшләре пешүенә тәмам ышангач, әлеге мөһим вакыйгага санаулы гына көннәр калгач, шактый гына калынаеп киткән Айгөленең дә зур «эш»ләре алдыннан күңелен күрү өчен дип мәҗлес җыярга булды Айдар. Алга таба эш-мәшәкатьләр артырга тора, шуңа күрә бер ял итеп алу беркемгә дә комачауламас.
Тик әлеге ашкынып көтелгән бәйрәмнең ахыры гына хәерле булмады. Мәҗлес урынына чакырылган ике ашыгыч ярдәм машинасының берсе - Айгөлне, икенчесе Айдарны алып китте. Энекәше белән электән уртак тел таба алмаган, бу мәҗлескә дә дуслашу максатыннан гына чакырылган кеше - Айдарның бертуган абыйсы Булат аны ашыгыч ярдәм машинасында озата китте. Тик Булат энесен травматология бүлегенә түгел, ә танышлары булган психиатрия бүлегенә илтте.
Уянганда Айдар ике атналык улы булуын, сайлаулар үтүен, бизнесының башкалар кулына күчүен дә белми иде. Чатнап авырткан башы кем ярдәме белән, кая эләккәнлеген генә абайлый алды...

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading