16+

«Иң мөһиме – эчке дөньяң сау булсын»

Олы Тиләҗе авылыннан Ришат Зәйнетдиновны мин кечкенәдән беләм. Ришатның тумыштан сәламәтлеге чикле. Аңа балачакта «штрюмпель авыруы» дигән диагноз куела (бу - нәселдән килә торган, хәрәкәтләнү сәләтенә зыян китерү белән бәйле хроник авыру). Көч-хәл белән генә атлаган, басып торырга хәле булмаган вакытларын күрү күңелләрне әрнетә. Төскә-биткә чибәр, сөйкемле бу егетнең Ходай...

«Иң мөһиме – эчке дөньяң сау булсын»

Олы Тиләҗе авылыннан Ришат Зәйнетдиновны мин кечкенәдән беләм. Ришатның тумыштан сәламәтлеге чикле. Аңа балачакта «штрюмпель авыруы» дигән диагноз куела (бу - нәселдән килә торган, хәрәкәтләнү сәләтенә зыян китерү белән бәйле хроник авыру). Көч-хәл белән генә атлаган, басып торырга хәле булмаган вакытларын күрү күңелләрне әрнетә. Төскә-биткә чибәр, сөйкемле бу егетнең Ходай...

Әти-әнисе Ришатның авыруын 6 яшь тулганда гына белә. Кечкенә вакытта сизелми. Табиблар да бу хакта берни әйтми. «Йөрмәгән хастаханә калмады, нинди генә дәвалану үзәкләрендә булмадык, ләкин авырудан котылырга язмаган икән. Ияләнгән кешеләр Ришатның аякларына игътибар итми. Ә чит кешеләрнең сәерсенеп карауларын күргәч, улыбызның төшенкелеккә бирелеп алган чаклары да була. Хәзер, Аллаһка шөкер, үзенә шөгыль тапты. Кул көрәше белән кызыксынып китүе үзе өчен бик файдалы. Дуслары да күбәйде. Тышкы кыяфәткә карап кына кешенең нинди икәнен әйтеп булмый. Иң мөһиме, күңеле сау, эчке дөньясы матур булсын. Тормышта яхшы кеше булып калырга кирәк», - ди Ришатның әнисе Айсылу апа.
Ришатның кул көрәше белән мавыга башлавына инде 3 ел булган. Хәзер исә ул - Дөнья чемпионы.
- Ришат, беренче уңышыңны хәтерлисеңме?
- 2010 елда Алан авылында район беренчелегенә узган ярыш иде ул. Биредә мин I урынга лаек булдым. Әнә шуннан башланды инде минем «кул көрәше» дигән икенче дөньям.
- Кайсы ярышта Россиянең спорт остасы кандидаты исеменә ирештең?
- Брянск шәһәрендә спортчы инвалидлар арасында Россия беренчелегенә ярыш узды. 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында сул кул белән дә, уң кул белән дә көрәштә II урынны яуладым (инвалидлар арасында ике кул буенча да урын бирелә).
- Ришат, син Польшада да булып кайттың бит әле...
- Әйе, Гданьск шәһәрендә сәламәтлеге чикләнгән балалар арасында армрестлинг буенча XV Европа чемпионаты булды. Брянскидагы уңыштан соң мин Россиянең җыелма командасы составына алындым. Әлеге ярышта ике кулда да II урынга лаек булдым.
- Әле күптән түгел генә Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә терәк-хәрәкәт итү аппараты зыян күргән инвалид спортчылар арасында армспорт буенча 34 нче дөнья чемпионаты үтте. Әлеге ярышта Россия җыелма командасы беренче урынны яулап кайтты. Монда синең дә өлеш зур.
- 4 көн дәвамында барган ярышларда 42 илдән 670 спортчы катнашты. Шуларның 111е Россиядән иде. Мин 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында сул кул белән көрәштә III урында калдым. Ә уң кул белән көрәштә I урынны яуладым һәм Дөнья чемпионы булдым.
- Ришат, ярышларга әзерләнү хакында ниләр әйтә аласың? Югары уңышларга ирешүеңдә тренерыңның да роле зурдыр.
- Атнага 3 тапкыр Теләчедәге Балалар сәламәтләндерү үзәгенә йөрибез. Тренерыбыз Айрат Кыямов безне кул көрәштерү серләренә төшендерә. Ирешкән уңышларыбызда аның өлеше бик зур. Башта көчкә күнегүләр ясыйбыз, аннан техника буенча эшлибез. Айрат абый һәр нәрсәне җентекләп аңлата. Ул шундый сабыр, шул ук вакытта таләпчән дә. Аны бөтенебез дә тыңлый. Безне ярышларга әзерләве өчен рәхмәт аңа.
- Брянск, Гданьск, Сан-Паулу шәһәрләрендә узган ярышларда сәламәтлеге чикле балалар катнашкан. Алар белән очрашып-сөйләшү, аралашу нинди тәэсирләр калдырды?
- Андагы балалар белән чагыштырганда минем хәлем алай ук начар түгел әле. Нинди генә аяныч хәлгә дучар булучылар юк. Гомер буе коляскада утыручы, таяк белән генә йөрүче егет-кызлар да җитәрлек. Андыйлар белән очрашу авырлыкларга түзә белергә, үзеңдә ихтыяр көчен арттырырга ярдәм итә. Хәзер сау-сәламәт кешеләр дә зарлана. Аларга матди кыйммәтләр җитми. Ә бит тормышта иң мөһиме акча түгел, ә саулык. Шуңа да сәламәтлекнең кадерен белеп, шөкер итүчеләр күбрәк булсын иде.
- Ришат, димәк, синең өчен спорт тормышка тиң...
- Әйе, спорт - минем тормышым ул. Спорт белән шөгыльләнгән кешенең кирәкмәгән эш-гамәлләргә вакыты калмый, сәламәтлегең дә ныгый. Армспорт белән мавыга башлагач, үземә ышанычым артты. Яңадан-яңа үрләр яулыйсы, зур уңышларга ирешәсе килә. Кул көрәше белән шөгыльләнүдән тыш футбол, волейбол уйнаштыргалыйм.
Ришат Зәйнетдинов 10 нчы сыйныфта укый. Мәктәпне тәмамлагач, компьютер өлкәсендә белем алып, программист булырга җыена.
Өйдә әти-әнисенә дә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Тырыш, ихтыяр көче дә зур Ришатның. Тормышыннан зарланырга бер дә яратмый ул. «Кыскалыкта - осталык» дип, сорауларга да кыска гына җавап бирде. Хәзер исә Белград, Литва, Польшада узачак ил һәм Европа чемпионатларына әзерләнә башлаячак. Әле Ришатка 16 гына яшь, аны алда җиңү артыннан җиңү көтә. Ә без исә Ришат белән чын күңелдән горурланабыз. Авылыбыз данын еракларга таныттың. Афәрин, Ришат!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading