Әйе, бик саваплы эш башкарган бу олы йөрәкле, киң күңелле татар хатыны. Шул ятим сабыйларның рәхмәте нәтиҗәсендә ваклагандыр инде ул унынчы дистәне. Һәркемгә бирелми бит мондый да озын бәрәкәтле гомер.
Балаларның әтисе – ире Мөбәракша белән 40 ел бергә яшәгәннәр алар. Уртак уллары да бар. Инде ире вафатына да дистә елдан артык. Ләкин балалары ташламый. Урыны түрдә. Фәниясе ире үлгәннән соң үзенә алып кайткан. “Берсенә дә бирмим, ул миңа иптәш”, – ди. Фәния ханымның өч баласы үз тормышлары белән төрле җирләрдә бәхетле яшиләр. Аның да картлыгы бик тыныч һәм рәхәт булыр, иншаллаһ, матур үрнәкне ул бит үзе күрсәтә.
Бу гаилә һәм Суфия апа турында миңа халык язучысы исемен лаеклы йөртүче Нәбирә апа Гыйматдинова сөйләде. Ул үги әнисе килеп керү белән сәкегә күтәреп бастырып, миңа әни диеп әйтерсеңме дигән җиде яшьлек кыз Гөлсирә Солтанова белән университетта бергә укыган. Аларга кунакка да кайтып йөргән булган. Университет белеме алган Гөлсирә ханымның үзенең дә каләмле булуы әлеге язманы язарга ярдәм итте. Рәхмәт аңа.
Төшендә балаларның әнисе биргән биргән ак төенчекне – бәгырь кисәге балаларын Суфия апа җил яңгыр тидерми, ятимлекне сиздерми үстерергә тырыша. Балалары да йөзгә кызыллык китерә торганнардан булмый. Яхшы укып һәрберсе үз гаиләсен кора. Чутлап караган идек бүген 9 балага 36 онык, 20дән артык оныкчык. Бу нәсел өчен сөенми мөмкин түгел – алар барысы да иманлы, намазлы.
Олы кайгылы чаклары иде без килгәндә бу нәселнең. Әниләре урынына калып, 10 яшеннән үк эне-сеңелләрен карап үстергән 1954 елгы Мөнирә апалары коронавирустан вафат булган. Күптән түгел кырыгын үткәргәннәр.
– Кояшыбыз, җылытучы учагыбыз сүнде, – ди үзләре. Тик бу кайгыны әниләренә әйтмәгәннәр. Күтәрә алмас дигәннәр. Унбер ел элек олы абыйлары вафат булган. Ләкин исән туганнар бер йодрык булып яшәүләрен дәвам итә. Казандагы сеңелләре әниләре торган Фәнияләр өенә каршы гына итеп таштан өй салып ята.
Гөлсирә ханым белән без телефон аша аралаштык. Ул миңа гаиләләре белән елап җырлый торган җыр да җибәрде. “Җиде язмыш” дигән әлеге җырны үзе дә әнисеннән җиде ятим булып калган Буа кызы җырлаган. Гөлсирә ханым аны эзләп тә тапкан. Сүзләрен Тукай районы Биклән авылында яшәүче бер шагыйрә язган, ди. Җырчы кызны туганнары белән кунакка да чакырганнар. Җавап кына булмаган. Бәлки, бу язманы укыгач, өзелгән элемтә кабат ялганыр әле дип тә өметләнәләр.
Суфия апа өчен сөенеп кайттым. Бик бәхетле картлык кичерә ул. Бала- оныкларына, аларның балаларына, бар дөньяга да дога укып, теләк теләп утыра алырлык озын, бәрәкәтле гомер биргән аңа Аллаһы Тәгалә. Күңеле өчен ул җәннәтне җирдә үк күреп китә инде. Хәер, бу җәннәтне ул үз куллары белән ясаган, язмышын да үзе язган. Һәм үзенекен генә дә түгел. Җиде ятимнекен дә.
P.S. Фотолар гаилә архивыннан алынды.
Рәсемдә алты туган бергә җыелгач. Ир уртасы әнисеннән ун айлык булып калган иң кечкенә энеләре. хәзер Мәскәүдә яши.
Комментарийлар