Күрше әби Әбиләре Хәтимә апа (без аңа Хәтимә әттә дип эндәшә идек) бик булган кеше иде. Андыйлар турында таш астыннан чыккан, диләр безнең якта. Сигез оныгын матур итеп киендерү өчен балалары яши торган СССРның ерак почмакларына чыгып китә, кешедә булмаган капчык-капчык киемнәр төяп кайта. Русчасы чамалы булуга карамастан, ерак юлларга чыгып китүдән курыкмый иде ул. Өйдәгеләрен дә тик тотмады, үзе булган булгач, эш белән яшәтте. Язмышы да бик гыйбрәтле. Нормабаш авылы кызы Бөрбаш егетенә тормышка чыгып, дүрт кыз таба. Ире вафат булгач, дүрт бала белән яшь егет Гарифулла мәзиннең улы Хәкимулланы яр итә. Хәкимулла - урман каравылчысы. Аңа яла ягып, төрмәгә утырталар. Бу вакытта кечкенә малае Шәйдуллага ике яшь, тагын берсе Хәтимә апаның карынында кала. Икенче баласының туганын белми дә кала әти кеше. Үлгән хәбәре килгән көнне, бу нәселнең дәвамчысы булып тагын бер малай Фәим туа. Хәтимәгә бер ялгызына алты бала үстерергә туры килә. Үзен, балаларын яклап, холкы да чарлана, беркемгә дә баш бирмәс хатын булып формалаша.
Бала хәсрәтләре дә урап узмый. Урактан кайтышына, 13 яшьлек Миннебану кызының салкын гәүдәсен генә кочарга кала. Тагын бер кызы, Фәхрибану Иркутск якларына барып төпләнә, урыс егетенә кияүгә чыга. Кызы Әминәне Хәтимә апага кайтарып куя, мәктәп яшенә җиткәч алып китә. Шуннан соң авылга кайтмый. Элемтә югала. Хәтимә апа үзе үлгәнче кызы өчен борчылып гомер итә. Әминәне эзләтеп тә карыйлар, тик таба алмыйлар.
Гыйлембану кызы Себер якларына чыгып китә, шунда тормыш корып, балалар үстерә. Бүген аңа 87 яшь, кызы тәрбиясендә яши. Фәниясен 15 яшендә бала карарга дип Казахстан якларына алып китәләр. Шунда казах егетенә кияүгә чыга. Күптән түгел 85 яшен уздырган. Шәйдулласы авыл кызына өйләнеп, Свердловск якларына барып төпләнә. Быел вафат булган.
Без бала вакытта күрше әбиләренең капка төпләрендә сөйләшкән сүзләрен тыңлап үстек. Дөнья бетү турында да сөйләшкәннәрдер. Берсендә Хәтимә ападан сорап куйдым. Хәтимә әттә, кайчан дөнья бетә? Уйлап торды да, 1990 елда, диде. Берничә елдан соң, шул елны бакыйлыкка күчте.
Сигез бала Төпчек улы Фәим авыл кызы Рәсимәгә өйләнә. Бу вакытта Рәсимә апа тугызынчы классны тәмамлаган гына була, тагын бер ел мәктәптә укыйсы бар. Яшьләр арасындагы көчле мәхәббәткә хәтта ул чор өчен дөнья тоткасы булган партия, комсомол оешмалары каршы килми. Мәктәп укытучылары яшь кыз Рәсимәне җәлли. Гаярь, булган каенанага бу кыз ничекләр түзәр? Түзә Рәсимә. Ул чакларны үзенекен үзе генә белгәндер. Кордонда (урман хуҗалыгында агачлар үстерә), фермада эшли. Фәим гомере буе трактор иярли. Алдынгы тракторчыларның берсе була. Районга кайткан иң беренче немец тракторын да аңа ышанып тапшыралар. Авылда иң беренче чит ил техникасының дилбегәсен тотучы ул була.
Рәсимә апа белән Фәим абый 8 балага гомер бүләк итә. Сигезе дә мәктәптә бик яхшы укыды. Дүртенче балалары Фәрит белән без бер класста укыдык. Берсендә шулай, химия дәресе башланыр алдыннан шаярып тәрәзә төбенә менеп утырды бу. Бала вакытта бик шук иде ул. Нәсимә апа Кәримуллина класска кергәннән соң да, чыкмады. Язгы чор. Кояшның хәтәр кыздыра башлаган чагы. Берзаман кояш кыздыруына түзә алмыйча урынына барып утырырга уйлады. Нәсимә апа чыгарга рөхсәт бирми. Физика кабинеты, кара пәрдә арты, Фәрит класста барган бер әйберне дә күрми, Нәсимә апа такта янында дәрес аңлата. Фәрит кыбырсый, урынына утырасы килә. “Гарифуллин, чык әйдә, мин аңлатканнарны бөтен класска сөйли алсаң, урыныңа утыртам”, - диде. Фәрит такта ягына чыгып басты да, Нәсимә апа сөйләгәннәрне сөйләп бирде. Нәсимә апаның гына түгел, безнең дә ис китте. “Тыңлап та утырмаган кебек булдың бит, ничек исләреңдә калды, утыр, “5” ле куям”, - диде. Мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын, укытучылар бүлмәсенә чыгып бу хәлләрне сөйләгән. Аннан соң кергән укытучылар: “Гарифуллин, Нәсимә апаң көн буе сине сөйли, аптырашта калдыргансың бит”, - дип көлгәннәре истә калган. Башлы иде шул алар. Сигезе дә яхшы укыды. Фәридә белән Фидәлия мәктәпне медальгә тәмамлады. Түрә балалары булсалар, сигезенә дә медаль биргән булырлар иде.
Аптырый идем, бу күрше балалары ничек шулай башлы соң, дип. Мәзин оныклары, авылның иң башлы нәселенең бер тармагы булуларын берничә ел элек кенә белдем. Мәзин оныкларының хәзерге буыны да мәктәптә яхшы укый икән. Классташым Фәрит кызы Лилия рус телен 100 баллга тапшырып, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Бездән соң берничә класс соң укыган Фидәлиянең кызы 2022 елда республикада берүзе татар теленнән БДИ тапшыра. Ул елны Әдиләне Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов үзенә чакырып, рәхмәтен җиткерә. Әдилә татар теле юнәлешендә киткән, КФУда укый.
Игезәкләр өстенә игезәкләр Нәселдә булмаган хәл. Фәим абый белән Рәсимә апаның 8 баласының 3сенең гаиләсендә игезәкләр туды. Игезәкләр эстафетасын Гөлфәния башлап җибәрә. Моннан 26 ел элек Илназ белән Гөлназ дөньяга килә. Алты елдан соң Фәритнең игезәк кызлары Алия белән Лилия туа. Хәзер аларга 20 яшь. Алардан соң чират Фидалиягә җитә. Алмаз белән Алисә дөньяга туа.
Бала вакытларында су буена уйнарга төшкәч, Фидәлия белән Гүзәлия Рәшит абый Шәфигуллиннны очрата. “Игезәкләр табачаксыз әле сез. Ышанмыйсызмы? Күрерсез, сүземне искә төшерерсез,” – ди Рәшит абый. Шулай булып чыга да. Рәшит абый да юк инде. Фидәлия генә аптырашта. Рәшит абый безнең игезәкләр алып кайтасын ул вакытта кайдан белде икән, ди.
Хәзер икенче буыннар игезәк таба башлаган. Күптән түгел генә игезәк сыңары Илназның игезәкләре туган. Балтач районы Борнак авылында гомер итүче Галимуллиннарның бу өченче-дүртенче балалары. “Илназның ике малае бар иде инде, игезәкләре дә малайлар. Футбол командасы туплана”, - дип көлә апалары Фәридә Галиева.
Тик менә балаларының бәхетле мизгелләрен Рәсимә апага гына күрергә насыйп булмый. Иртә яшьтән тормыш йөген тарту, ике малае – Фәрит белән Хәнифнең Чечня сугышында катнашуы ана йөрәгенә эзсез узмый, ике ел элек вафат була. Төп йорт учагын бүген Фәим абый саклый. Әти генә озын гомерле булсын, ди балалары.
Комментарийлар