16+

Ике баласын югалткан Полина үзенең җылы кочагына ике сабыйны сыендырган

«Бала хәсрәтен дошманыңа да күрсәтмәсен», – ди безнең халык. Бәгырь җимешләрен югалтканнар күңеленнән күз яшьләре белән бергә саркып чыккандыр бу гыйбарә.

Ике баласын югалткан Полина үзенең җылы кочагына ике сабыйны сыендырган

«Бала хәсрәтен дошманыңа да күрсәтмәсен», – ди безнең халык. Бәгырь җимешләрен югалтканнар күңеленнән күз яшьләре белән бергә саркып чыккандыр бу гыйбарә.

Мең газаплар белән тапкан, татлы төн йокыларыңны калдырып баккан өметең сүнеп, дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмаганда тугандыр бу изге теләк. Кайгы дигәннәре агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри шул, күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый. Кайгы-хәсрәт – дөньяда яшәүче адәм балалары өчен зур сынау ул. Сабыр канатлары һәм иманнары нык булганнар гына аны лаеклы уза ала.

Әни булдым дигәндә генә...
Әниләр бәйрәме Чаллыда яшәүче Полина ханымның төзәлә башлаган төсле тоелган йөрәк яраларын кабат яңарта. Юк, төзәлерлек кенә түгел шул бала хәсрәте салган тирән яралар.

Барлык хатын-кызлар шикелле үк Полина да әни буласын көнләп түгел, сәгатьләп санап көтә. Беренче сабыйлары бит. Табиблар малай дип, булачак әтине – тормыш иптәше Александрны да сөендереп куялар. «Дөньяга килүнең башка җиңелрәк юлы юк инде, безне дә шулай тапканнар», – дип, үзен-үзе тынычландырып, тулгак ачыларына да тешен кысып түзеп, тупырдап торган малай таба Полина. Сабыеның тәүге авазын ишеткән мизгелдә аннан да бәхетле кеше бөтен дөньясында да булмагандыр. Тик нарасыена күкрәк сөте белән тамчылап тормыш биргән ул бәхетле мизгелләр төш шикелле бик тиз эреп юкка чыгалар. Беркөнне иртән ашатырга алып килгәндә нәниенең чигә тирәсендә сыдырылган эзләр, каткан кан тамчылары күреп, яшь ана тәмам пошаманга төшә.

Сабыеның сызлануларын киметергә теләп, йомшак куллары белән сыйпый-сыйпый: «Улымны нишләттегез?» – дип сорый. Шәфкать туташы аның соравына каршы дорфа гына: «Тимә, актарма!» – ди дә баланы тиз генә алып чыгып та китә. Бу вакытта көтеп алынган улын соңгы тапкыр күрермен дип башына да китерми яшь ана. Тик иртәгесен аңа баласын кертмиләр инде, тавышларына кызгану, үкенү төсмерләре дә чыгармыйча: «Үлде», – диләр. «Ничек үлде? Кая куйдыгыз улымны?» – дип ачыргалана яшь ана. Ләкин бала тапкан хатынның үзенең дә хәле хәл булып, кайгы да тәмам аяктан екканга, ул тәүге сабыен иренә җирләшә дә алмый. Соңыннан барысы да ачыклана, без капчыкта ятмый. Бала тудыру йортының бер хезмәткәре үзенең саксызлыгы аркасында бер арба нарасыйны еккан икән. Яңа гына дөньяга килгәннәргә күп кирәкмени?! Шул бәхетсезләр арасында аның улы да булган...
 
Казах хатынын кызганып...
«Биргәнеңне нигә алдың, Ходаем!» - дип, төн йокламыйча ялварулары нәтиҗәседерме, Полина ханыма кабаттан ана булу бәхете насыйп була. Бу юлы да тупырдап торган малай. Тегесен дә тапмас борын югалткач, монысын бик яратып, назлап үстергәнгәме, Сережа үзе дә гаиләнең өметен акларга тырыша. Болай да кайгы-хәсрәтне күп күргән әти-әнисен мәшәкатьләп тормый, авырмый гына, таза бәдәнле егет булып үсә. Тәртипсез, начар укый дип мәктәпкә дә чакыртмыйлар әти-әнисен. Футбол уйнаганда канаган борыннар, сыдырылган тез башларын санамаганда, балачак тыныч кына үтеп китә.

Егетнең солдат булып, Ватан алдындагы бурычын үтәр вакыты да җитә. Бердәнбер улларын солдаттан алып калырга мөмкинлекләре булса да, егет сүзе бер була: “Мин бармасам, ул бармаса, илебезне кем саклар?” – ди ул, әти-әнисен кочагына алып саубуллашканда –1999 елда армия хезмәтенә Ростовка киткәндә. Повар булып, солдатларга тәмле аш пешереп ашатып, хезмәтен үтәгән егетне (аның гражданлык һөнәре дә шул була) инде кайтыр вакыты җитеп килгәндә, хәрби хәрәкәтләр барган Чечен иленә җибәрәләр.

Бер командирның складтан ашамлык ташыганын күргән, шуны хәбәр иткән була. Гаделлеге өчен гомере белән түли Сережа. Алар утырган автомобиль минага эләгеп шартлый. “Бердәнберебез менә кайта, менә кайта!” – дип, көннәрен санап көтеп торган ата белән анага кайгылы хәбәр генә килеп җитә.
Моның белән ризалашырга теләмичә, алар Ростовтагы госпитальгә баралар һәм аларга цинк табут биреп җибәрәләр. “Ачмагыз!” – дип, катгый итеп әйтсәләр дә, ана улының йөзенә соңгы тапкыр карый алмый кала димени?! Ачалар, ә анда Сережа түгел... бер казах егете ята. Явыз кыланган язмышлары белән ризалашырга туры килә Васильевлар гаиләсенә, ни хәл итсеннәр. Шушы чит-ят егетне  ул да кемнеңдер газиз баласы бит!) кадерләп җирлиләр, каберенә барып йөриләр. Ул чакларда: “Минем баламның сөякләре кай җирдә ята икән инде?” – дип, тагын да ныграк сызланып куя ана йөрәге.. Үзен генә түгел, улын югалткан казах хатынын кызганып та коя ул күз яшьләрен.

Күңел дәвасы – күкчәчәк
 Дошманыңа да күрсәтмәсен дип әйтерлек була да шул бу кайгы. Икенче улын да югалту ачысыннан тәмам исергән Полина ханым азрак күзе ачыла башлагач, балалар йортларындагы ятимнәр янына барып йөри башлый. Шунда бер кызны күргәч тә ана йөрәге, ничектер, кабат дертләп, кабынып китә. Бу сабый гына түгел, башка ятимнәр дә сыйлансын, улларыма дога булып барсын дип, капчык тутырып күчтәнәчләр ташый. Эшмәкәр хатын бит ул, үзенең шәхси предприятиесе бар.

Уллары Сережа үскәндә үк оныкларга иркенлек булсын дип, сарай хәтле зур өй җиткерәләр. Бу өйнең һәр почмагыннан үле тынлык карап тора башлагач, түзми, күңеленә кергән шушы нәни кызчыкны үзенеке итәргә теләп, тиешле документларны әзерләгәч, өйләренә алып кайта. Ире Александр да каршы килми, рәхмәт инде аңа, хатынының хәлен аңлый. Шулай итеп, Васильевларның зур өе ике яшьлек Аделинаның чыр-чуына күмелә.

Ләкин күкчәчәк кебек нәфис бу кызчыкны табигать үзенчәлекле итеп яраткан: кул һәм аяк бармаклары бүтәннәрнеке шикелле бишәү түгел, ә алтышар була. Хастаханәләрнең хирургия бүлекләре, катлаулы операцияләр... һәм менә кызның кул бармаклары гадәттәгечә бишәү булып кала. Кызын хирург кулына тапшырганда нинди хисләр кичергәнен Полина үзе генә белә, билгеле.

...Полина һәм Аделина белән Чаллы шәһәрендә узган тәрбиягә бала алган гаиләләрнең җәйге ял сменасында таныштым. Күпме кайгылар күреп тә, яшәү дәртен югалтмаган, күңелен суытмаган, киресенчә, йөрәк җылысын бер сабыйның бозланган җанын эретергә бирә алган бу ханыма сокланып туялмадым. Ана булуның, кеше булып калуның иң матур үрнәге ич ул, исән чакта һәйкәл куярлык гади зат. Бу гаиләнең аянычлы тарихын белгәч, Полинадан сак кына: “Аделинага иптәш алып кайтырга уйламыйсызмы соң?” – дип сорадым. Ул: “Юк, – димәде, моңсу гына елмайды да: “Андый уебыз да бар”, – диде.

“Үкенмибез, сөенәбез”
 Безнең бу күрешү-сөйләшүдән соң 5 ел узган икән инде. Вакыт бит ул су урынына ага, гомер дә ничек яшәсәң дә, уза, туктап тормый. Күптән түгел генә телефон аша гына булса да, аралаштык. Сөенечле хәбәрләре белән уртаклашты Полина ханым. Күңелендә йөрткән хыялларын, изге теләкләрен тормышка ашырганнар бит Васильевлар. Шәһәрләрендәге балалар йортыннан тагын бер сабый алып кайтканнар. Ятимнәр янына өчәүләп: ире, Полина һәм Аделина барганнар.

Бу юлы гомерләре кыска сабыйларының дәвамчысы булсын диптер инде, малай алып кайтканнар. Документлар әзерләү артык мәшәкатьле булмаган. Беренче тапкыр бала алырга тәвәкәлләүләре түгел бит, опека хезмәткәрләре дә кызларын ничек үстерүләрен күреп-белеп тора. Шуңа да һич курыкмыйча, ихластан ышанып, зур өметләр баглап биргәннәр алты яшьлек Матвейны. Кечкенә булса да, тормышның ачысын-төчесен татырга өлгергән малай да яңа әти-әниләрен бер күрүдә ошатып, җылы ояда үз урынын тиз тапкан. Апасы Аделина белән дә дуслашкан. Хәер, башкача була да алмый инде бер түбә астында яшәгәч. Хәзер Аделина зур апа - 17 яшьлек җиткән кыз, менеджер булырга укый.

 – Мәшәкатегез арткан икән, үкенмисезме соң алганга? - дим, ана күңеленең иң нечкә кылларына кагылганымны аңлап, сак кына.
 – Юк, сөенеәбез генә, – ди Полина ханым. – Бик акыллы тәртипле малай. Сүзебезне тыңлый, гаиләнең кадерен белә. Укырга да сәләте дә, тырышлыгы да бар. Быел бишенче сыйныфта, “4ле”, “5ле”ләр генә алып кайтып безне шатландыра.

Тик менә тапкан анасы гына: “Баламны алдыгыз, Аллаһ сезне җәзалар әле”, – дип телен әйләндереп әйтергә оялмый икән. Берәү дә кулыннан тартып алмаган бит, үстерсен иде кочагында сөеп-назлап. Ләкин үзе тәрбиялисе килмәгәнгә дәүләткә тапшырган да инде. Өч тапкыр судка чакырылып та, берсендә дә килеп торуны кирәк санамаган. Хәер, озак борчылып тормаган, тагын алып кайткан. Орлыгы Бохарада түгел лә. Ул бик тә әни буласы килгәннәргә генә табигать бик көттереп кенә бирә бала-бәгырь җимешен, ә мондый бала кадерен белмәүчеләрнең, нишләптер, итәге, дөресрәге, балалар йортлары тулы баласы була. Андыйларны Полина ханым һич аңлый алмый.

– Ничек инде мәхәббәттән яралып, тугыз ай буе йөрәгең астында йөрткән, тамырларыңда үз каның аккан, үзең тормыш-яшәү биргән сабыеңны язмыш хөкеменә ташлап калдырып була? Андыйларның йөрәге урынында таштыр мөгаен, – ди ул уйга батып.

Әйе, кеше йөрәге тирәндә ул, күренеп тормый. Бары тик кылган гамәлләре, эшләгән эшләре аша гына аның нинди булуын чамаларга мөмкин. Ярый әле, тирә-юнебездә Полина шикелле шәфкатьле йөрәклеләр дә бар. Юкса, тормышыбыз бик ямьсез соры һәм ятимнәр дә күбрәк булыр иде. Андыйларга бар кешелек исеменнән рәхмәтнең иң олысын җиткерергә иде. Алар аңа бик лаек.

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading