16+

Ирем дуслары янында мине кыерсыта

Узган ел коронавирус белән чирләдем. Бик авыр кичердем, үпкәләремнең 40 проценты зарарланды. Хастаханәдә дәваланырга туры килде. Тернәкләнү чоры да озак дәвам итте. Хәзер инде хәлем яхшырды, ә менә хәтер начарланды.

Соңгы арада ирем әллә ничек кенә үзгәрде дә куйды. Юктан да тавыш чыгара, миңа теләсә нәрсә әйтә. Дуслары янында да кызып китеп авыр сүзләр әйтә. Аннары акылына килеп гафу үтенә үзе. Беләм, ковидтан соң мин нык үзгәрдем, барысын да әкрен эшлим. Әйтүемчә, хәтер белән дә кыенлыклар бар. Тик бу ярсып кычкыру өчен сәбәп түгел бит инде. Илдәге авыр хәлләр өчен шулай борчыла микән соң дип тә уйлап куям. 

Өйдә ничек тынычлык урнаштырырга? Зинһар, киңәш бирегез.

Алсу Н.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading