Ирем үлгәч, бер ел каенатамны тәрбияләдем. Кайгыдан урын өстенә ауды. Ул күрше авылда яши иде. Көн саен иртән яки кич эштән соң аның янына чаптым. Ашарына әзерләп, өен җыештырып, юасын юып кайта идем. Әни генә бу гамәлемне бер дә хупламады. “Кем соң ул сиңа? Аның кызы бар, карасын!” - дия иде.
Әйе, каенатамның кызы шул ук авылда берничә йорт аша яши. Ләкин ул әтисе янына барырга ашкынып тормады шул. Каенатам да мин килгәнне көтеп ала иде. “Кызым, мин син килгәнне генә көтәм”, - дия иде мәрхүмкәем.
Без ирем белән икебез ике дин кешеләре. Ул – христиан, мин – мөселман. Ләкин безнең арада беркайчан да аңлашылмаучанлык булмады. Өйдә Коръән ашы укытуыма да каршы килмәде. Киресенчә, ашка чакырылган әбекәйләрне машина белән алып килеп озатып куя иде. Иремне христиан дине кушканча җирләдек, чөнки ата-бабалар динен алыштырырга ярамый.
Иремне ничек кенә яратсам да, ялгыз яшәве бик кыен. Беләм, балаларым мине ташламаячак. Ләкин парлы булу – ялгыз булу түгел ул. Икәү ничек тә җиңелрәк...
Комментарийлар