16+

«Иремнең сөяркәләре тынычлыгымны алды»

«Бер генә дә исән җирем юк. Йөрәгем дә чәнчи, башым да гел сызлый, тәнемә әллә нинди бетчәләр чыгып азаплый, тамагымнан аш үтми... Нервыдан инде болар. Бөтен авыру шул стресслардан дип әйтәләр бит». Табиб ишеге төбендә утырган 45 яшьләрдәге хатын күршесенә шуларны сөйләп, сәламәтлегеннән зарлана.

«Иремнең сөяркәләре тынычлыгымны алды»

«Бер генә дә исән җирем юк. Йөрәгем дә чәнчи, башым да гел сызлый, тәнемә әллә нинди бетчәләр чыгып азаплый, тамагымнан аш үтми... Нервыдан инде болар. Бөтен авыру шул стресслардан дип әйтәләр бит». Табиб ишеге төбендә утырган 45 яшьләрдәге хатын күршесенә шуларны сөйләп, сәламәтлегеннән зарлана.

Янәшәдә генә утырган бер әби исә, үзең яшь күренәсең, нәрсәгә шулкадәр борчыласың, дөньясы матур, ипигә тилмереп яшәмибез, юклык заманасы инде артта калды, дип сөйләнә генә башлаган иде, теге хатын, күңелең тыныч булмаганда, алары күзгә күренми шул, дип елап та җибәрде. Наҗия исемле әлеге хатынның ире кызлар ярата икән. Ә алары, Наҗиянең үзенә шалтыратып, ирне эзлиләр, өйләренә килеп борчып йөриләр ди.
- Үзләре шалтыратмаса, килеп йөрмәсә, белмәгән дә булыр идем. Эшкә мине машинасы белән илтеп куя, аннан үз эшенә китә. Кичен вакытында кайта. Кай арада кызлар күңелен күрергә вакыт табадыр - аптыраган инде. Авылга кайтып киткән вакытларымны сагалап торган булса гына. Авыл юлын еш таптарга туры килде шул, башта әти умыртка баганасын сындырып урын өстендә ятты, аннары әни чирләп алды. Аларны карадым. Мин булмаган арада ул үзенә юаныч тапкан булып чыкты. Бер сөяркәсе балага узып, әти-әнисе килеп тавыш чыгаргач, акылга утырыр дигән идем. 18 яшьлек кыз белән очрашып йөргән. Үзенең хатыны барлыгын, улы үсеп килүен яшергән. Кыз әти-әнисе белән үз йортларында яши. Ирем кулга оста, аларга барып, йорт, бакча эшләренә булышып йөргән. Әти кеше дә кияүне гел мактап кына торган. Кызлары бала көтүен әйткәч, минем донжуан килеп йөрүдән туктаган, телефонын да алмый башлаган. Машина номеры аркылы кем булуын, адресын тапканнар да өйгә килделәр. Утыртып куям, эшеңнән кудырам дип тузынган иде кызның атасы, ул-бу булмады, башка килеп йөрмәделәр.
Иремә бу яхшы сабак булды дигән идем. Юк, бер йөргән ир йөри икән шул инде. Аннары тагын бер кызның башына җитте. Анысы тагын да хәтәррәк булды. 22 яшьлек кыз бала үзенә кул салды - ишек каршыбыздагы баскыч тоткычына асылынып үлде. Ирең барыбер минеке була, мин аңа кыз алып кайтам, дип шалтыратып азаплады. Өйгә килеп ишек шакып йөрде. Шул кичне, полициягә шалтыратам, дигәч, китеп барган иде. Иртән торышка полиция кешеләре үзебезнең ишекне какты. Күршебез иртүк эшкә дип чыгып барганда капрон оегына асылынган кызга - иремнең сөяркәсенә тап булган һәм полиция чакырткан. Алары әлеге кызны таныйсызмы дип сораштылар. Юк, белмим, дигәннән башканы әйтә алмадык. Ярый әле, хат язып калдырмаган. Ирем шуннан соң эчүгә сабышты. Эшкә дә бармыйча, өйдә эчеп ята. Мондый ир белән яшәп, өеңдә-күңелеңдә тынычлык булмаганда, дөньяның матурлыгы күзгә-башка күренми шул...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading