16+

Иремнең әтисе белән йоклыйм

Минем белән булган хәлләрне тирә-юньдәгеләргә сөйләп булмаганга күрә, газета укучылары белән уртаклашырга булдым. 

Иремнең әтисе белән йоклыйм

Минем белән булган хәлләрне тирә-юньдәгеләргә сөйләп булмаганга күрә, газета укучылары белән уртаклашырга булдым. 

Алдан ук әйтәм – үземне күрә алмыйм. Миңа хәзер 26 яшь. Ирем миннән ике яшькә кечерәк. Кызыбыз бар. Иремне үлеп яратып кияүгә чыктым дип әйтә алмыйм. Студент вакытта балага уздым да, өйләнештек. Шул сәбәпле укуымны вакытында тәмамлый алмадым.

Башта тулай торакта яшәдек, аннары фатир “снимать” иттек. Акчасызлык, хәерчелек туйдырды. Ирем көне-төне чапты. Укыды, эшләде, тырышты. Әмма ул акча тормышны алып барырга җитми иде.

Иремнең әти-әнисе йорт салып кергәч, безне үзләренә яшәргә чакырды. Йортлары бик зур иде. Икенче кат тулысынча безнең карамакта булды. Кыскасы, иркенлеккә чыктык. Ирем бөтен игътибарын эшкә, дусларына юнәлтте. Түшәктәге вазифаларын атнага бер генә башкарды, ә мин назга тилмердем.

Каенана-каената белән мөнәсәбәтләр яхшы иде. Әтисенең үз кибете бар, вакыт булган саен мин аңа ярдәм иттем. Менә шул кибет белән өй арасында йөргән мәлдә аның ниндидер башка төрле карашын тоеп алдым.

Бервакыт кич белән өйгә кайтыр алдыннан ул мине иренемнән үпте. Көтелмәгән адым булса да, мин карышмадым. Рәхәтләнеп үбештек. Каенатам шундук бу гамәле өчен гафу үтенде. Янәсе болай эшләргә ярамый...

Ике атна сөйләшмичә йөргән булдык та, мәхәббәт белән шөгыльләндек. Нәфесебезне тыя алмадык. Мунчага кереп яратыштык. Өч сәгать буе! Бу вакытта өйдәгеләр йоклый иде инде. 

Мин каенатама гашыйк булдым. Хәзер ирем белән бер түшәккә ятасым да килми. Аның белән җенси мөнәсәбәткә кергәндә, яраткан кешемә – каенатама хыянәт итәм сыман. Ә каената белән каенана арасында гомумән якынлык юк, чөнки әни авырый.

Өч көннән соң бу хәл машинада, аннары кибеттә кабатланды. Бер-беребезне үлеп яратабыз. Ул – минем хыялдагы ир! Аның белән миңа шундый рәхәт!

Өйдәгеләр берни дә сизми, сизенми. Әмма без дә якыннарыбызны болай алдап яши алмыйбыз. Тик безне аңлаучы булырмы? Каенанамның йөрәге бу хәлләргә чыдамаячак. Ә ирем, кызым? Зинһар бирегез киңәш!..

Фото: pixabay.com

Исемем редакция өчен генә.

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оялмыйча язгансыз нинди шакшылык,нинди ана тудырды сезне,сезнен эчегездэ жен кереп утырган,хэм сез татар миллэтеннэн дэ тугел......

    • аватар Без имени

      0

      0

      Автор аны осуждать итергэ сорамаган бит ! Кинэш совет сораган!э ул карт оды кайната оятсыз тугел ме?!нигэ яшь Хатанга куз салган где же мудрость он же взрослый?! Он примером должен быть яшлэргэ! А он что? Автор сезне якламым! Монда ике юл бар: арагызда булган монэсэбэтне бетерергэ и съехать оттуда. Понимаю работать тяжело но нужно своё жилье приобретать кеше остендэ ятмагыз! Пахай на двух работах аннары сойешергэ дэ хэлен калмаячак поверь. Между вами не любовь однозначно просто страсть ведь запретный плод сладок и это пройдёт 100%. Икенче вариант пойти против всех и быть вместе. Но тогда вас все проклянут наверно) в любом случае ваша жизнь решать вам. Думайте головой и глядя в будущее!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ике оятсыз...ике намуссыз...ике азгын ...күз алдына китерергә дә куркыныч ,оят.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Азгынлык!!! Фахишэ, балан кузенэ ничек карыйсын?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ул өйдән чыгып китәргә киңәш итәр идем. Кеше башыннан йөреп бәхетле булып булмый бу бер, себерке булып яшәмәгез инде бу ике. Студент вакытта беркемнең дә акчасы булмый, бөтен яшь парлар уза инде бу гомер дәресен. Минем ирем аспирантурада укы ничә ел, бала туды, компьютерлар ясап йөри иде укудан соң, мин кружоклар алып бара идем, тулай торакта тора идек, 18 квадратный метр безгә җәннәт кебек күренә иде, чөнки без бергә, гаилә. Әкренләп барсыда була, сабыр итәргә генә кирәк, хәләл акча булсын. Харәм акча кайгы һәм хәсрәт китерә. Ирегезне бик хөрмәт итмисез, мәхәббәт бит ул хөрмәт дигән төшенчәдән тора. Тәүбәгә килегез. Башка алай эшләмәгез. Кызганам сезне.

            Мөһим

            loading