16+

Ирен хәрби бәрелешләрдә югалткан Гөлназ Галәветдинова: «Кайта алмам, ахыры. Балаларны сакла, кара, диде»

Гөлназ белән Айратның гаиләсен Оренбург өлкәсе Тоцкое хәрби шәһәрчегендә һәркем белә. Бу күркәм, бер-берсен өзелеп яраткан ир белән хатынга бөтенесе сокланып, гаҗәпләнеп карый. Айрат үз эшен бик яратып башкара, аңа җаны-тәне белән бирелә. Хәтта чирләп китсә дә, Гөлназының күзләренә карап иңнәреннән коча: “Мин өйдә ята алмыйм, мине эш чакыра”, – дип пышылдый үзе.

Ирен хәрби бәрелешләрдә югалткан Гөлназ Галәветдинова: «Кайта алмам, ахыры. Балаларны сакла, кара, диде»

Гөлназ белән Айратның гаиләсен Оренбург өлкәсе Тоцкое хәрби шәһәрчегендә һәркем белә. Бу күркәм, бер-берсен өзелеп яраткан ир белән хатынга бөтенесе сокланып, гаҗәпләнеп карый. Айрат үз эшен бик яратып башкара, аңа җаны-тәне белән бирелә. Хәтта чирләп китсә дә, Гөлназының күзләренә карап иңнәреннән коча: “Мин өйдә ята алмыйм, мине эш чакыра”, – дип пышылдый үзе.

Украинадагы хәрби операция барышында Арча егете 39 яшьлек Галәветдинов һәлак булуы турында моңарчы язган идек.

Бер күрүдә ошаткан
– Әлмәт кызы мин, Казан медицина университетының дәвалау бүлегенә укырга кердем. Төркемебез белән госпитальгә лекция тыңларга килдек. Анда дәваланучылар арасында Айрат та булган, – ди Гөлназ үзләренең танышу тарихын искә алып. –Укытучыларыбыз безгә пациентлар белән аралашуны тыя иде. Шуңа андагы егетләргә игьтибар да итмәдем. Әмма кызыксынучылар булган икән... Айрат минем белән кызыксына башлаган. Танышымнан номерымны сорап алган, ул чакта кәрәзле телефоннар юк. Пейджер аша гына аралашабыз. Бермәлне ят номердан хат килеп төшмәсенме. Кыскасы, шуннан соң безнең арада ялкынлы хатлар йөри башлады. Мин медицина университетының тулай торагында яшим, ул артиллерия училищесы казармасында. Ял саен күрешә идек. Ике ел ярым очрашып йөргәч 4нче курста өйләнештек.

Бер елдан соң яшь парларның уллары Әмир туа. Артиллерия училищесын тәмамлаган Айратны Алтай төбәге Алейск шәһәренә җибәрәләр.
– Бала белән Казанда калдым, – дип сөйләвен дәвам итә Гөлназ. – Үзем интернатурада укыйм, баланы да карарга кирәк. Әлмәттән әнием килеп Әмир белән утырды. Мин лекцияләргә йөгерә идем. Әмиргә ике яшь тулгач, иремне Кемерово өлкәсе Юрга шәһәренә билгеләделәр. Бирегә килеп урнашкач, баланы балалар бакчасына бирдек. Мин җирле хастаханәгә эшкә чыктым. 2010 елда икенчебез Мурад дөньяга килде. 2011 елны Айратны Таҗикстанга Дүшәнбегә хезмәт итәргә җибәрделәр. Ике баланы кулыма тотып, бер белмәгән, күрмәгән чит җирләргә чыгып киттек. Курку бар идеме дигән соравыңа шуны әйтә алам – ирем булган җирдә, курку турында уйламадым да. Гаиләмдә алган тәрбия дә шундый, иремнән бер адым да калырга тиеш түгелмен, ул кайда – мин шунда. Нинди генә авырлыклар, киртәләр очрамасын, аларны кулга-кул тотынып үтәргә тиешбез.

Өч елга – 6 мәктәп
Дүшәнбедәге хәрби шәһәрчеккә килеп төшүләре генә була Айратны ике айга колонна белән җибәрәләр. Гөлназ татар хатын-кызларына хас булганча, сабырлык, түземлек күрсәтеп, яңа куышларын юып, җыеп чыга.

– Дүшәнбе белән бәйле бер хатирә хәтердә нык уылып калган. Килеп төштек, әтиебезне алып киттеләр. Балалар юлдан соң нык ачыккан. Анда безнең акча белән түләп булмый, димәк, кибеткә юл ябык. Аптырап торуымны күргән вахтер хатын балаларга бутербродлар ясап ашатты. Шуннан да тәмле ризык ашаганым юк, дип искә ала әле дә Әмирем. Олы улыбыз Дүшәнбе шәһәрендә беренче сыйныфка укырга керде. 1нче сыйныфтан алып өченчегә җиткәнче аңа алты мәктәп алыштырырга туры килде. Чөнки Таҗикстанда хәрби хәрәкәт башлангач, безне гарнизоннан чыгардылар. Әлмәткә кайтып киттек. Берара Әмир Әлмәтнең Кичүчат авылы мәктәбендә дә укып алды. Күченеп йөрүләр бик авыр бирелде олы улыбызга, стресс кичерде. Сыйныфташларына күнегә, дуслар таба гына, ярты елдан соң янә чемодан җыябыз. «Кайчан без бер урында гына яши башлаячакбыз?» – дип сорый иде ул борчылып. 2015 елда Оренбург өлкәсе Тоцкое шәһәрчегенә килеп урнашкач кына, җиңел сулап куйдык. Моңарчы биш гарнизон алыштырырга туры килгән икән. Ничә еллар кече лейтенант булып йөрде Айрат. Хәрбиләрнең дәрәҗәсе берара төшеп бетте бит. Хезмәт хакларын кистеләр. Шул вакытта да күпме дусты гражданкага китте аның. Ул калды. Шәхсән үземне ак халатсыз күз алдына да китерә алмыйм, бу минем барлыгым, тормышым. Аның да шулай, – ди Гөлназ. 

2015 елны Айратны Украинага җибәрәләр. Гөлназ бу хакта белми дә кала. Сүз иярә сүз чыгып, еллар үткәч дуслары белән сөйләшкәндә: “Беркайчан да снарядтан да тиз йөгерә алам дип уйламаган идем”, – дип әйтеп куя хәрби. Гөлназ шул чакны барысын да аңлый. Баксаң, бер тапкыр Айрат могҗиза белән генә исән калган булган. Снаряд төшәр алдыннан чокырга сикереп өлгергән. Хәер, бер генә тапкыр булган микән ул могҗизалар...

“Начар хәбәр җиткерәчәкләрен аңладым”
– Махсус хәрби операциягә китүенә гаҗәпләнмәдем, – ди Гөлназ. –  Хәрбиләрнең төп вазифасы шуннан гыйбрәт бит инде. Бары тик хушлашканда, моңсу гына: “Кайта алмам, ахыры. Балаларны сакла, кара”, – диде. Сизенгәнме шунда. Шелтәләп тә алдым үзен. “Үз балаларыңны үзең карарсың!” – дидем усалланып. 26 сентябрьдә мин эшләгән госпитальгә Айрат белән бергә хезмәт иткән иптәшләре килде. Начар хәбәр җиткерәчәкләрен аңладым, ләкин ирем турында хәбәр итәчәкләрен уйламадым, сизмәдем дә. Әле көлемсерәп: “Табиб янына яхшы хәбәр белән кермиләр бит инде”, – дидем. Айратны таба алмаулары, иң начар хәбәргә әзер булып торырга кирәклеге турында кисәттеләр. Шул минутта ниләр кичергәнемне, ниләр уйлаганымны хәтерләмим. Атна буе Айратны исәннәр арасыннан эзләдем, алгы сызыкта эшләүче табиблар белән элемтәгә кердем. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә юк микән дип тә уйладым. Әмма хәбәрсез югалганнар да, әсирлеккә төшкәннәр турында да тиз беленә... Бигрәк тә хәрби шәһәрчектә. 

Айрат Кызыл Лиманда янында барган коточкыч бәрелештә 23 сентябрьдә, җомга көнне һәлак булган, аны 8 сәгать дәвамында ут астыннан Луганскига алып чыкканнар. Ул вакытта анда бик көчле сугышлар барды. Шундый авыр вакытта ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле Гөлназ. “Чит шәһәрдә нишләп беткән булыр идем”, – ди ул күз яшьләренә буылып. 

Газиз ирен югалту кебек ачы, җан әрнеткеч кайгыны хатын бик авыр кичерә: төннәр буе керфек какмый, елап чыга. Ансыз ничек яшәргә, нишләргә? Иренең җылы канаты астында иркәләнеп кенә яшәп өйрәнгән хатын толлыкның ачысын татый.

– Авырлыкларны җиңәргә һич тә әзер түгел идем. Балаларны үстерешергә әтиләре кирәк. Айратны югалткач кына ансыз яшәүнең ничек авыр икәнлеген аңладым. Кайгыдан илереп елыйсы килгән чакларда, әллә инде күз тидерделәрме безгә, дигән уйлар белән шаша идем. Киттең, ә синсез ничек яшәргә өйрәтмәдең... – ди Гөлназ Галәветдинова иренең фотоларын барлап. 

Кителе, ордены да туган авылында
Айратны Арча районы Сарай-Чокырча авылында җирләделәр. Үлгәннән соң ул “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән. 
– Әти-әни бик көткән иде әлеге орденны. Мин дә хәрби җитәкчеләргә: “Бәлкитуган авылына кайтарып, тантаналы рәвештә Айратның әти-әнисенә тапшырырсыз”, – дип тә караган идем. Әмма ул теркәлү урыны буенча һәм батырның балаларына бирелә икән. Әтиләре күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен бирелгән орденны алу балаларыма горурлык булды. Үземә әйткән сүзем бар иде, әлеге орденны әти-әнигә кайтарып бирдек. Аннан соң Айратның дусты Айнур Җиһаншин зур бүләк ясады –  аның кителен туган авылына, нигезенә алып кайтты. Әти-әни аларга карап юана, Айратның төсе итеп саклый. Алар белән элемтәдә без, бик нык якынайдык, – ди Гөлназ.

Сүз уңаеннан, 7 декабрьдә Арча районы Урта Курса мәктәбенең «Яшь армиячеләр» отрядына Айрат Галәветдинов исеме бирелгән. Әлеге чарада аның әти-әнисе – Мәдинә апа белән һәм Габделәхәт абый Галәветдиновлар да катнашкан. Батырның ике улы да әтиләренең юлы буенча китәргә уйлый. 

Фотолар: гаиләнең шәхси архивыннан. 
"Шәһри Казан. Язмыш" газетасыннан

Язмага реакция белдерегез

17

0

10

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading