16+

Изолон флористы

Шагыйрә Гөлара Шәрипова үзенең шигырьләре, гигант чәчәкләре һәм искитмәле төнге яктырткычлары турында сөйләде

Изолон флористы

Шагыйрә Гөлара Шәрипова үзенең шигырьләре, гигант чәчәкләре һәм искитмәле төнге яктырткычлары турында сөйләде

 

Арча районы, Казанбаш авылында яшәүче Гөлара Шәрипова янына барганчы ук, аның хакында шактый хәбәрдар идем, искиткеч шигырьләре белән танылган шагыйрә, нинди генә эшкә тотынмасын, һәр нәрсәнең очына чыга торган оста хуҗабикә, иренең сөеклесе, дүрт бала анасы...

Төрнәле авылында зур гаиләдә туып-үскән кыз мин, кечкенәдән кул эшләренә, шигърияткә гашыйк булып үстем. Һөнәрем буенча – педагог, укыганнан соң, Шура авылына укытучы булып килдем. Биредә Ингел исемле егет белән танышып, бер ел үткәч, гөрләтеп туй уздырдык. Дүрт ел шул авылда яшәдек, – дип хатирәләрен барлый Гөлара. – Ике балабыз шушы авылда туды. Шуннан соң Төрнәле авылына кайтып төпләнергә булдык. Ирем бик нык тырышты, бары үз көчебез белән генә, шактый авырлыклар белән мәһабәт өй салып чыктык. Сигез ел төзегән куышыбыз иде ул.

Күченеп бер ел үткәннән соң, гаиләгә зур кайгы килә, бәхет-шатлыкка күмелеп яшәгән вакытта, төнлә өйләре янып көлгә әйләнә, ничә еллар буена туплаган бар мал-мөлкәт санаулы вакыт эчендә юкка чыга.

– Өстебездә ни бар, шуның белән калдык, – дип күз яшьләре белән искә ала әлеге кайгылы көннәрне Гөлара, – әниләребезгә барып сыеныр урын юк, алар үзләре дә ишле.

Менә шул чакта игелек­ле, ихлас күңелле кешеләр ярдәм кулы суза Шәрипов­лар гаиләсенә. Казанбашта төзелеп беткән бер өйне тәкъдим итәләр. Инде биредә яңабаштан тормыш кора Шәриповлар.

– Ул чактагы авырлык, хәс­рәтле көннәр тормышка булган карашымны бөтенләй үзгәртте, – ди Гөлара. – Һәр кечкенә генә мизгелгә башкача карыйм, аз гына куаныч булса да, мин кош тоткандай куа­нам, юанам.

Балалар бакчасында хезмәт куя ул, ире Ингел җирле хуҗалыкта эшли.

Гөлараның Ходайдан бирелгән сәләте дә биредә ачыла, ул хәзер – тирә-якка танылган шагыйрә. Язган һәр шигырендә тирән мәгънә, тормыш турында фәлсәфи уйланулар ята. Аның иҗат җимешләрен укыган вакытта һәркем үзенең гомерен күзалларлык, тирән уйга чумдырырлык итеп яза ул.

Шигырь язу сәләте миңа әниемнән бирелгәндер, үсмер вакытымда әниемнең язган шигырьләрен гел үземнең дәфтәремә күчерә идем. Ә аларның саны – бихисап. Шуларны укый-укый, күңелемә сеңгәндер инде шигырь язу теләге, – ди Гөлара. – Тәүге китабым дөнья күрде, сер итеп әйтим, инде икенче китабым да әзер, аны бастыру эшләре белән ныклап шөгыльләнәсе генә бар.

Алтын куллы, шигъри җанлы Гөлара һәрчак ни беләндер шөгыльләнә, эзләнә, яңалык артыннан куа, үзлектән өйрәнеп, кәнфит, җимеш­ләрдән букетлар ясый, изолонга «җан өреп», могҗиза тудыра. Әле күптән түгел генә интернет аша мастер-класс­лар карап, изолоннан төнге яктырткычлар, чәчәкләр ясарга өйрәнгән.

– Гадәттә, беренче чирканчыкны туганнарыма бүләкләр ясап алам, туган көннәр, истәлекле көннәр өчен менә дигән бүләк алар, – ди Гөлара.

Бик четерекле, вак, түземлек сорала торган хезмәт икән бу. Эш процессы турында да сөйләп китик әле. Чәчәк яфракларын кисү өчен махсус материал – лекало кирәк, ди. Алар бик күп булырга тиеш, бу очракта гына чәчәк зур һәм купшы булып чыгачак. Менә шуларны кисеп бетергәч, иң читен процесс башлана – яфракларны җылыту һәм кирәкле формаларга бөгү. Моның өчен махсус төзелеш фены кирәк. Җылы һава астында изолон бөгелә. Монда нык төгәллек кирәк. Бераз гына хилафлык җибәрсәң дә, материал секунд эчендә катып китә һәм тиешле форманы бирми икән. Әмма менә шулай берничә тапкыр чирканчык алганнан соң, остарып китә хуҗабикә. Үз эшләрен социаль челтәрләргә элгәч, заказ бирергә теләп, СМС язучылар арта...

– 8 март алдыннан гына да бик күп заказлар булды, хәтта ике атна алдан ук заказ кабул итми башладым, – ди оста. – Заказлар шундый күп. Шөкер, Татарстанның гына түгел, илнең дә төрле почмакларыннан заказ бирәләр.

Гөлараның өч баласы үсеп җиткән инде. Олысының үз гаиләсе, икесе әлегә әти-­әниләре янында, кечесенә – 5 яшь, ул һәрчак Гөлара янында.

– Соңарып тапкан җимешем ул минем, – ди Гөлара, сабыен сөеп. – «Ночник»лар ясау белән шөгыльләнә башлаганнан бирле, нәни улым чын булышчыма әйләнде. Кирәкле әйберләрне биреп тора, эш урыннарымны җыештыра. Үзенә дә ясадык әле төнге ут, әй сөенде.

 

Яшьлектә яшьнәдек, ә хәзер

Шул чорны балалар кичерә.

Яшьлек тә, иң тәүге хисләр дә

Бер генә бирелә кешегә.

Күңелдә саклана мәңгегә,

Бер якты хис булып, җуелмый.

Нигә соң яшьлегең үзеңә

Шулай тиз үтәр күк тоелмый?

Артыңа борылып карасаң,

Күзләрең яшьләнә сагыштан.

Кем генә, әйтегез, кем генә

Шул тәүге яр белән кавышкан?

Сагыну-сагышлы, ялгышлы,

Хыялга уралган мәхәббәт.

Күңелдә калган тик хатирә,

Калмаган әрнүләр, җәрәхәт...

Яшьлегем, хыялый яшьлегем!

Сагынып исемә төшәсең.

Сизми дә калганмын, ни ара

Баламның йөзенә күчкәнсең...

Гөлара Шәрипова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading