Әти-әниләрнең яшьләр тормышына кысылуы, мәхәббәтләренә аяк чалулары турында гел язып торалар. Миндә дә булды андый хәл.
Күп еллар үтсә дә, искә алып язарга булдым әле. Күпме сулар акса да, онытылмый, күңелемдә истәлек булып саклана ул.
Җәүдәт белән институтта укыганда таныштык. Ул өч курска югары укыды. Яшь кызлар өлкәнрәк егетләргә күз ата бит инде ул. Җәүдәт тә миңа күз салды, артымнан калмады. Безнең мәхәббәт тарихы бик матур башланып китте. Курсташ кызлар хәтта көнләшә иде.
Укуны тәмамлагач, Җәүдәтне Себергә эшкә билгеләделәр. Ул кичне әле дә хәтерлим. Җәүдәт сөйли, мин елыйм. Аны еракка җибәрергә теләмәдем. Ләкин акылым белән аңлыйм – аңа анда барырга, карьера ясарга, үсәргә кирәк. Шулай итеп, Җәүдәтне Себергә озаттым. Ике арада хатлар йөри башлады. Ул хатлар әле дә саклана, сирәк кенә булса да алып укыйм...
Ә бервакыт Җәүдәт: “Кадерлем, синнән башка яши алмыйм, сагындым. Яратсаң, кил. Көтәм”, – дип язды. Мин, чынлап та, сөйгәнем янына Себергә барырга җыендым. Тик... әти белән әни каршы төште. “Укуыңны ташлап кая барасың? Ярата икән, үзе кайтсын. Иң элек бездән рөхсәт алырга тиеш ул”, – диде әни. Бу сүзләрне Җәүдәткә җиткердем. Тик ул берничек тә эшеннән китә алмавын әйтте. Аралар шулай суынды, хат алышу да тукталды...
Шуннан бирле Җәүдәтне күргәнем булмады. Мин кияүгә чыгып ике бала таптым. Ирем хәерче дә, бай да түгел, гаиләбез урта хәлле. Бер еллап элек социаль челтәрдә Җәүдәтнең аккаунтына тап булдым. Һаман Себердә яши икән. Шунда өйләнеп төпләнеп калган, бер кыз үстерәләр. Фотоларына караганда, бик бәхетле ул, җитеш тормышта яшиләр. Әгәр яшь чагымда әти-әни рөхсәт итеп, Себергә киткән булсам, хәзерге тормышым ничек булыр иде икән? Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, диләрме әле?..
Мәрьям, Әлмәт шәһәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар