16+

Каенанам олы кызын гына ярата, улын бар дип тә белми

Каенанам олы кызын гына ярата, ә кече улыннан һәрчак канәгатьсезлек белдерә. "Менә кара, ул моны алган, шуны алган, ә син... Менә кара, кызым миңа яңа җиһаз алып бирде, ә сез үзегезне дә туендыра алмыйсыз"... Оныклары белән дә шулай: кызларының балалары - иң сөйкемле, иң булдыклы, иң-иңнәре, ә безнекеләр - "йөриләр инде шунда"... Без кай җиребез белән ким соң?

Каенанам олы кызын гына ярата, улын бар дип тә белми

Каенанам олы кызын гына ярата, ә кече улыннан һәрчак канәгатьсезлек белдерә. "Менә кара, ул моны алган, шуны алган, ә син... Менә кара, кызым миңа яңа җиһаз алып бирде, ә сез үзегезне дә туендыра алмыйсыз"... Оныклары белән дә шулай: кызларының балалары - иң сөйкемле, иң булдыклы, иң-иңнәре, ә безнекеләр - "йөриләр инде шунда"... Без кай җиребез белән ким соң?

Иремнең олы апасы бар. Алар арасындагы яшь аермасы ике ел ярым. Аларның гаиләсендә һәрвакыт өстенлек бары тик кызларына гына бирелә, ә кече уллары һәрвакыт арткы планда кала бирә.

Әти-әнисенең үз улларына карата мондый мөнәсәбәте аның үзенә дә тәэсир итми калмаган. Без аның белән танышканда, ул бик оялчан һәм үз-үзенә ышанмаган егет иде. Ләкин аның моңсу күзләрендә эчкерсезлеге һәм кешелеклелеге аерымачык сизелде. Мин шунда ук аңа игътибар иттем һәм, мөгаен, беренче күрүдә үк гашыйк булганмындыр.

Без очраша башлагач, ул шунда ук үзгәрә башлады. Анда батырлык һәм ышаныч барлыкка килде, үз-үзенә бикләнү, йомыкыйлык юкка чыга башлады. Аның белән миңа шундый рәхәт, җиңел һәм тыныч иде, уртак киләчәгебезгә мин нык ышандым. Ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим иткәч, бәхеттән күкнең җиденче катына менгән сыман хис иттем үземне.

Әти-әнисе белән танышкач, мин аларның улларына карата битарафлыкларының шаһиты булдым. Аларның хис-кичерешләре шулкадәр эчпошыргыч булды, бу миндә ачу тудырды. Киләчәктә каената белән каенана улларына мөнәсәбәтен үзгәртерләр дип өметләнгән идем.
Балабыз тугач та, мин яхшы якка үзгәрешләр күрмәдем. Барлык очрашулар да бик кыска узды. Кайната белән каенана сабый белән уйнау, мәш килү урынына һәрвакыт кызларына кунакка ашыга иде. Шуңа күрә безнең яныбызга бер-ике минутка узышлый йөгереп керәләр дә, тиз генә китеп тә баралар.
Балалар бераз үскәч, әби белән бабай оныкларына мөнәсәбәтләрен үзгәртерләр дип өметләнгән идем. Алар үз кызларының балаларын сөеп туя алмый, шулай ук безнекеләрне дә бертигез яратырга тиештер бит. Ләкин мин тагын нык ялгыштым. Балалар үсеп килә, ә каенана безгә килеп ун минут утыра да, һаман кызлары янына йөгерә.

Яңа ел алдыннан без барысын да үзебезгә чакырдык. Мин барлык туганнарны да якынайтырга теләдем. Башта барысы да киләбез дип ышандырдылар. Хәтта иремнең апасы да гаиләсе белән килергә вәгъдә итте. Мин бик шат идем. Ә иремнең йөзе сөенеченнән балкый иде. Без бәйрәм менюсын уйлый башладык.
Ләкин яңа ел алдыннан безгә аларның килә алмавын хәбәр иттеләр, чөнки кызы авырып киткән, һәм каената белән каенана кызлары гаиләсенә яңа елны каршы алырга барачак. Шундый хәбәрләрдән кулларым түбән төште. Бу хакта иремә ничек сөйләргә белмәдем. Ул бит бу бәйрәм өчен күпме тырышты.
Планыбызның чынга ашмавын белгәч тә, ирем борчылуын сиздермәде. Ләкин мин аны бик яхшы беләм һәм барысын да күрәм. Без, бу күңелсезлекләргә карамастан, үзебез һәм балаларга менә дигән кич оештырырга булдык.

Бәйрәм бик матур килеп чыкты. Балалар бик шатланды. Ә без ирем белән бу тормышта беркемгә дә исәп тотарга кирәкмәвен аңладык. Әгәр дә олы кешеләр үз балаларына авырлык китерүләрен мөстәкыйль рәвештә аңламаса, монда берни белән дә ярдәм итә алмыйсың.
Тик миңа шунысы кызык: әгәр алар чирләп китеп, урын өстенә калсалар, кызлары да аларны карап, тәрбияләп торырмы?

Назлыгөл Сәлахова,

Казан.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

10

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигэ сез борчылып ятасыз,ул кайнана сезгэ кирэкме,торсын кызы белэн, самое главное сезнен семья,баларыгыз яраткан ирегез яныгызда,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исегез киткэн икэн, тук тамагым, тыныч колагым дип яшэгез. Килеп тыкшынып, ойрэтеп йорсэ, ни эшлэр идегез?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кем кемне карый бит эле.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ай хай, картайган кондэ, шул килен кирэкмэс микэн?кул-аяклары йорегэндэ, файдасы тигэндэ кызына кирэк булыр да ул, тушэккэ калса килен кирэк була чак.

          Мөһим

          loading
          2
          X