16+

Канлы чәчәкләр (гыйбрәтле хәл)

Килеп чыкмаган тормышы өчен бөтен үчне Асиядән алды Фәрит, эчеп кайткан саен кул күтәрде. Бичаракай көчкә котылды бу җансыз адәмнән...

Канлы чәчәкләр (гыйбрәтле хәл)

Килеп чыкмаган тормышы өчен бөтен үчне Асиядән алды Фәрит, эчеп кайткан саен кул күтәрде. Бичаракай көчкә котылды бу җансыз адәмнән...

Студент елларында бергә фатирда торган ахирәтебез берничә көнгә ял сорап икетуган сеңелесенең туена кайтып китте. “Танышканнарына атна-ун көн дә юк, кая ашыгалар икән? Язгы пычракта кем туй ясый инде...” — дип зарланды үзе. Туйда ике көн бәйрәм итәргә тиешле ахирәтебез, ял көне, без иртән йокыдан торганчы килеп тә җитте. “Туй күчтәнәче көткән идегезме? Күчтәнәч юк, туй булмады...” — дип хәбәр салды ишектән керүгә үк. Безнең шундук йокы качты, һәр хәбәрне тәмләп сөйләргә яратучы ахирәтебезнең авызына текәлдек.

— Асия сеңелем Фәрит исемле егет белән ун көн элек кенә авылга кунакка кайткач танышкан иде. Сеңелемә 19 яшь кенә әле, кияүгә чыгарга да бик иртә бит. Клубка баргач, яңа гына армиядән кайткан егетне очратып, бер күрүдә гашыйк булган да куйган. Фәрите дә озакка сузып тормый, Асияне җитәкләп өенә алып кайтып киткән. Әти-әниләре дә каршы килмәгән, туй көнен билгеләп тә куйганнар. Кызны алырга барганда, кияү машинасы Уфада чәчкә кибетенә туктый. Егет йөгереп кенә булачак кәләшенә букет алып чыкмакчы була. Сатучы белән шаяртып сөйләшкәндә Фәрит терсәге белән пыяла витринага таяна һәм секунд эчендә витрина челпәрәмә килеп, үткер пыяла кисәге аның кулын тамырына кадәр ярып төшерә. Кибет эче кан белән тула, коты очкан сатучы ашыгыч ярдәм чакырта. Фәритне дәваханәгә алып китәләр, берсендә дә туй кайгысы калмый, — дип бәян итте ахирәтебез.

— Беләсезме, кызлар, туй вакытында мондый хәлгә тару бер дә яхшыга түгел дип сөйләнде өлкәннәр, — дип әйтеп куйды ул.

Бераздан Фәрит белән Асиянең туена кайтып килде ахирәтебез. Бу юлы ул безне шаккатырып, түбәндәгеләрне сөйләде.

— Бигрәк кайгырам әле, кызлар. Сеңлем бик ашыкты, бугай. Фәритнең мәктәп елларыннан ук яратып йөргән кызы булган бит. Аларның мәхәббәтенә бөтен авыл халкы сокланган, әти-әниләре дә кодалашып беткән булган инде. Гөлсинә армиягә киткәндә егетен елап озатып калды, солдатыннан көненә икешәр-өчәр хат ала иде, дип сөйләде туйда бер кодача. Фәрит хезмәтен тутырып кайткан көнне кичен клубта очраша яшьләр. Армиядән кайту хөрмәтенә дуслары белән бәйрәм итеп өлгергән егет Гөлсинәдән күзен алмый. Ә дуслары аның саен салып бирә тора. Шунда ул Гөлсинәнең кунак егете белән биеп йөрүен күреп кала. Кызмача булып алган Фәрит, башта кызның яңагына чабып җибәрә, ә аннары кунак егетенә ташлана. Шул хәлдән соң гарьләнгән кыз да, аның әти-әнисе дә Фәритне якын да китерми. Егет тә ялынып йөри торганнардан булмый, барысына үч итеп, беренче очраган кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Бәхетсезлеккә, ул минем сеңелем булып чыкты...

Ахирәтебезнең борчылуы юкка булмаган икән. Яшьләр ярты ел да бергә яши алмады. “Килеп чыкмаган тормышы өчен бөтен үчне сеңелемнән алды Фәрит, эчеп кайткан саен кул күтәрде. Асиябез көчкә котылды бу җансыз адәмнән”, — дип сөйләгән иде бүлмәдәш кыз.

Без, гадәттә, юрауларга, сынамышларга, ышануларга игътибар бирмибез. Ә бит, уйлап карасаң, югарыда телгә алынган очракта да, яшьләргә туй вакытында ук ниндидер илаһи көч билге җибәрә. Әйтерсең дә, бу адымның дөрес булмавын кисәтә кебек. Ә кеше язмышларын челпәрәмә китерергә юк кына бер сәбәп тә җитә.

https://kiziltan.ru

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading