16+

Кайларда, кемнәр белән, нишләп йөри икән балам... Исәндерме, юктырмы

Йә, әйтегез әле миңа: кайсы ана үзенең баласын “начар булсын” дип тудыра, үстерә... “Рәхмәтсез, мәрхәмәтсез” булсын дип күкрәк сөтен имезә? Кайсы ана газиз баласына – бәгырь җимешенә начарлык тели? 

Кайларда, кемнәр белән, нишләп йөри икән балам... Исәндерме, юктырмы

Йә, әйтегез әле миңа: кайсы ана үзенең баласын “начар булсын” дип тудыра, үстерә... “Рәхмәтсез, мәрхәмәтсез” булсын дип күкрәк сөтен имезә? Кайсы ана газиз баласына – бәгырь җимешенә начарлык тели? 

Берәр адәмнең яманлыгын, усаллыгын, башка сыймас гамәлләрен ишеткәч, ана сөте белән кермәгәнне инде диләр... Ничек?! Бу дөньяга бер гөнаһсыз килеш туган нарасыйга ана сөте белән ничекләр яманлык керә алсын да, ничек әнисе аркасында бала рәхимсез, имансыз булсын ди инде...

Менә шушы уйлар бимазалый мине... Үз башымнан узганга! Улым туры юлдан тайпылды. Мин аңа яман үрнәк күрсәтмәдем, мин аңа “начар бул, урла, кеше тала, сугыш” дип әйтмәдем. Мин аның янында сүгенмәдем дә. Ачуымны китергәндә дә “Бәхетең арткыры!” дип сүгә идем. Әле карынымда чагында ук Аллаһыма шөкер кылып, балама бары тик изге теләкләр генә теләп үстергән улым имансыз да, мәрхәмәтсез дә, шәфкатьсез дә. Бу сүзләрне әйтү бик авыр, тик дөресе шул.
Гомерем буе намус белән тырышып хезмәт куйдым – фермада эшләдем. Беркайчан урламадым. Үз эшемне җиренә җиткереп башкардым дип әйтә алам. Гаделсезлекне күрсәм кызып китә торган гадәт булса да, кеше белән эшләгәндә дә, аралашканда да сабыр булдым. Берәүгә дә начар сүз әйтмәдем, яла якмадым, гайбәтләрдән дә ерак булырга тырыштым. Миңа карап улым үсә – кеше тикшермим, сүзгә кермим дип яшәдем. 

Улымны иркәләп боздым дип әйтергә телем әйләнми, чөнки иртә таңнан караңгы төнгәчә эшләгән көннәр күп булды – кайда инде анда иркәләнеп утырулар. Аңа карап баланы бөтенләй күз уңыннан җибәрмәдем. Укуын да, тәртибен дә чамалап кына тордым. Кирәк чакта итәгемә утыртып сөйдем дә, кирәк чагы утын күләне белән берне менеп төшәргә дә күп сорап тормадым. Исемдә әле, тәмәке пыскытып карарга булган иде берсендә, төтеннәрен тиз куып тараттым. Усаллык юк түгел миндә, кирәктә генә күрсәтәм усаллыкны. Эш белән чыныгып үсте улым. Барлык хезмәтнең рәтен белде, хатын-кызы эше диеп тормады, мин өлгермәгәндә сыер да сава иде.

Иң мөһиме шул – әтисез  булды. Әтисе урынына бабасы бар иде, кырыс холыклы булды мәрхүм. Кечкенә чагында улым бабасына “әти” дип тә йөргән иде әле...
Иремне бик яшьли югалттым. Улыма ике яшь тулып киткәч, урманда агач басып үтерде. Анда да яшьле күземне, газаплануымны, ялгызлык ачысын улыма сиздермәдем. Сорап килүчеләр булды, улыңа әти булам дип тагылучылар да байтак иде, әмма мин газиз атасын беркем алыштыра алмый дип, гомеремне балама багышладым, кияүгә бармадым.

Көннәрдән бер көнне улым эчә башлады. Башта качып салгалап йөргән, соңыннан миннән оялып, тарсынып тормады. Мәктәптән соң укымады, әкренләп кенә шулай юлдан яза барды. Ә мин... бернәрсә эшли алмадым. Инде ир булып килгән улыма сүзем үтмәде. Барысы да яман дусларга иярүеннән башлангандыр инде. Югыйсә, йөрмә әле шулар белән дип тукып тора идем. Әни йөрәге сизә ләбаса ул. Сугышып йөрделәр, гел тавыш-талаш, ызгыш... Үзебезнең авылда гына түгел, тирә-күрше авылдагылар белән дә байтак дошманлашып бетте улым. Полиция юлын күп таптады. Ә анда фамилияңне бер белеп алдылармы, тынычлыкта калдырмыйлар инде. Теләсә-нинди җинаять өчен гаепләргә генә торалар – улымның гаепсезгә унар тәүлек утырып чыгуларын санарга кул бармаклары гына җитми...

Кая исерткеч, шунда зина, шунда җинаять инде. Улымны бер кызны көчләүдә гаепләделәр. Дөресе ничек булгандыр – утыртмадылар. Шушы сүздән соң улыма кем кияүгә чыксын?! Ялгыз калды. Вакытында күзле-башлы булып гаилә корып калган булса да, бәлки язмышы яхшы якка үзгәрер иде дим хәзер... Хәер, язганнан узып булмый шул.

Улымның “Туйдым синнән дә, авылдан да” дип чыгып югалуына да шактый еллар узды инде. Бер хәбәре юк. Ана йөрәге шуңа ничек түзсен менә?! Бала бит, нинди генә булса да, газиз бала бит. Кайларда, кемнәр белән, нишләп йөри икән... Исәндерме, юктырмы – шунысын да белмим. 

Минем кебек аналар бардыр. Безгә сабырлык телим... Үләр сәгатьләр якынайсын иде дим үземә. Әмма анда киткәч тә шушы бала өчен җавап тоту минем өстә булачак бит... Ничекләр җавап бирермен! Мин бит беркайчан да балама “начар бул” дип өйрәтмәдем. Эчкече, зиначы, тәртипсез хатыннан туган бала түгел бит ул! Менә шуңа йөрәк әрни. Кайда киткән икән хатам, кайларда гына ялгышканмын икән. Ий, бала, бала...

Әни йөрәге зарын Кадрия Хаммадиева язып алды.
Фото: https://ru.freepik.com/
 

Язмага реакция белдерегез

9

0

10

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Әй аналар бер минем генә малай шундый диеп тора идем әле бар икән минем кебек бәхетсез аналар Алла сабырлык бирсен сезгә...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ходай Тәгалә сабырлык бирсен Сезгә ! Кайтып керсен иде бу бала Әнисе янына көтмәгәндә уйламаган да .Я Раббым бер Аллам ! Михербан ,шәфкатле итсен Аллаһы Тәгалә ...

      • аватар Без имени

        1

        0

        Бәлки үзегез турында да уйларга кирәк булгандыр.Сорап килүчеләрне кире кайтармаска,үзегез бик яхшы булгач аламалар сорап килмәгәндер бит, улыгызга да ир ат тәрбиясе эләгер иде. Бәлки аңа әти житмәгәндер,мин үзем кыз бала булсам да әтием булса иде дип хыяллана идем.Бу минем фикерем генә.Бер Аллаһыбыз белә инде.Түземлек телим сезгә.

        Мөһим

        loading