16+

Көчләп кияүгә бирделәр

Мине 53 нче елда көчләп кияүгә бирделәр. Авылда яраткан егетем калды.

Көчләп кияүгә бирделәр

Мине 53 нче елда көчләп кияүгә бирделәр. Авылда яраткан егетем калды.

Ирем – энеләре, мин сеңелләре белән йоклый идек. 1954 елда абыем армиядән кайтышлый безгә хәл белешергә керде һәм минем ничек яшәгәнемне күреп, икенче көнне ат белән килеп алды. 1954 елда кыз балам туды. Тагын да авыр көннәр башланды, сеңелләремә минем балам ошамады.

Кызым өч айлык булганда мине ипи пешерергә эшкә чыгардылар. Ипи пешерергә бик тиз өйрәндем. Ун яшьлек сеңлем баланы имезергә алып килә иде. Балалар җыярга ярамый дип, мине эштән бик тиз бушаттылар. Ике туган апамнар Казахстаннан кайткан иде, аларга ияреп китәргә булдым. Инәем баланы алып калырга риза булды. Ике ел да булмады, мин баламны сагынып кире кайттым. Приютка тимер юлга эшкә кердем. Ике төн кар көрим дә, аркага капчык асып, Корган авылына юл тотам. Икенче көнне кире китәм. Кышны шулай үткәрдем. Җәй көне вагоннан урын бирделәр, балага балалар бакчасыннан урын булды.

Кызым беренче класска укырга төште. Аннан кияүгә чыгып Ярмәкәй районына кайтып киттем. Русча белсен дип, баланы Бәләбәйгә укырга бирдек. Үсеп җитте, башта Уфага, аннан Омскийга укырга китте. Анда кияүгә чыгып калды. Озак яшәмәде, улы белән кире кайттылар да безне судка биреп, ике бүлмәле фатирыбызны тартып алды. Миңа үз гомерендә әни дип эндәшкәне юк. Туганнарым сөйләшеп тә карадылар, бер нәрсә ишетергә теләми. Авылда очрашсак, башын читкә борып, мине күрмәмешкә салышып үтеп китә.

Телевизордан әниләре эчеп ташлап киткән балаларның 30 ел үткәч әниләрен эзләгәнен күрсәтәләр. Мин шуларга аптырыйм. Ә минем кызым мине танымый. Аллага шөкер, бабаем белән әйбәт яшәдек, пенсия күп алдык. Бабаем исән чакта башкорт-татар ансамбле бар иде, шунда йөрдек, бабай гармунда уйный, мин җырлый идем. Туганнарым, дусларым бик күп, барсы да хөрмәт итәләр.

Җәннәт аналарның аяк астында, ди, кызым да бер үз ялгышын аңлар. Мин аңа рәнҗемим дә, каргамыйм да. Бер Аллаһы Тәгалә риза булсын.

Әниләрегезнең кадерен белегез! Миңа Аллаһы Тәгалә озын, матур гомер бирде. Күп сәламнәр белән Миңнегөл әбиегез. Кустанай өлкәсе.

Автор : Әсәдуллина Эльвира.

Чыганак: http://omet-rb.rbsmi.ru

Фото: http://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

16

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бала ташлап калдырып гонах алып хазер гена юып, язып котылып булмый.. Ул бала олы йоракле ядамчел, уз балалары дип улеп тора торган булып усеп житкан А сез Минигуль апа гафу сорагыз анардан олгаша алсагыз.... . Даллиллар бар?

    • аватар Без имени

      0

      1

      Минем эниемнен язмышы белэн ошаш сезнен дэ,энинедэ 51 елда чишмэгэ суга баргач урлаганнар,йоргэн егете калган,1952 елда мин туган,озак яшэмэгэннэр эти белэн,мин этиемэдэ ,эниемэдэ мине устергэн эбиемэдэ бик рэхмэте,барсында сонгы юлга озаттым,уземнен балаларымада ,эти-энинен икенче семьяда туган энем,сенеллэремэ урнэк булып яшим,аллага шокер! Мин гонах диеп уйламыйм хэр кешенен уз язмышы,язмыштан узмыш юк дилэр бит,ялгышларны тозэтергэ кирэк!

      Мөһим

      loading