16+

Күңел кошы

Һәр кешенең үз күңел кошы буладыр. Минем күңелемдә тиз оча торган кош урнашкандыр, мөгаен. Минут эчендә дүрт йөз чакрым ераклыктагы туган якларга да барып кайтам, тиз генә уйлап берәр эш майтарып атам да, соңыннан үкенеп йөрим. Үкенеп ни файда соң? Кайчагында ник кенә берәр авыррак атлап йөри торган кош кермәде...

Һәр кешенең үз күңел кошы буладыр. Минем күңелемдә тиз оча торган кош урнашкандыр, мөгаен. Минут эчендә дүрт йөз чакрым ераклыктагы туган якларга да барып кайтам, тиз генә уйлап берәр эш майтарып атам да, соңыннан үкенеп йөрим. Үкенеп ни файда соң? Кайчагында ник кенә берәр авыррак атлап йөри торган кош кермәде икән күңелгә дип уйлап куям. Бар нәрсәдән дә риза булып, түшен киереп йөрүче йорт үрдәге, мәсәлән. Күкрәгендә тырпылдап торучы йөрәге булмаган үрдәкнең беркемдә дә эше дә юк, беркемгә дә кирәге дә юк. Алдындагы тагарагында ризыгы булса, шуны ашап симерсә, шул җитә аңа.
Ә менә кыр үрдәкләре турында алай дип әйтә алмыйм. Кыр үрдәге дигәннән, кыр казы да бик якын бит әле күңелгә. Әллә кыр казымы икән минем күңел түрендә. Адашкан кыр казы. Әйе, менә шулай... Гел сандугач кына булмас инде. Булмасын да. Киң, иркен күкләрдә канатларыңны бөтен көченә каерып биеклектә очуны бер нәрсә дә, хәтта алтын ботакка басып сайрау да алмаштыра алмый. Әйе-әйе, кыр казы минем күңел кошым. Бары тик очышта бул, адашсаң да югалма, канатларың нык булсын, күңел кошым!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading