16+

Кемгәдер ул яраткан бала, кем өчендер сәләтле хоккейчы... иде

Марат Кәлимуллин... Кемгәдер ул яраткан бала, кем өчендер сәләтле хоккейчы, кемнеңдер якын дусты... иде. Аның арабыздан киткәненә быел 11 ел була. 2011 елның 7 сентябрендә “Локомотив” хоккей командасы фаҗигагә юлыкты. Алар арасында Марат та була.

Кемгәдер ул яраткан бала, кем өчендер сәләтле хоккейчы... иде

Марат Кәлимуллин... Кемгәдер ул яраткан бала, кем өчендер сәләтле хоккейчы, кемнеңдер якын дусты... иде. Аның арабыздан киткәненә быел 11 ел була. 2011 елның 7 сентябрендә “Локомотив” хоккей командасы фаҗигагә юлыкты. Алар арасында Марат та була.

Аның белән аралашмасам да, күп тапкырлар күргәнем бар иде. Әнисе Рәмзия безнең авылныкы булгач (Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы), әби-бабасы яшәгән йортка еш кайта иде. Безнең әниләр бер йорт аркылы яшәгән, бер сукмактан мәктәпкә йөргән.

Бу югалтуны икетуганым Назил бик авыр кичерде. Марат исеме озак еллар аның теленнән төшмәде. Бергә туп типкән, бергә борчакка йөргән дусны ничек онытып булсын ди инде? Абыйсы Вадим белән һәр каникул саен авылга кайталар иде. Назил сөйләвенчә, хоккей командасында уйный башлагач, вакыт ягы тарайгач, Марат Сабантуйга булса да кайтырга тырышкан. Әгәр безнең авылныкын карап, Түбән Тегермәнлек бәйрәмен күрергә өлгермәсә, яшәгән шәһәре Тольяттига киткәч, Сабантуйның ничек үтүе хакында шалтыратып кызыксынган. 

Соңгы тапкыр отпускка кайтуында, Назил мәктәптә эштә булган. Марат  машинасы белән мәктәп тирәли сигнал кычкыртып әйләнеп йөргән. Озак кына сөйләшеп утырган ике дус. Ә киткәндә Сабантуй көнне авыл башында кочаклашып саубуллашканнар... Хушлашуы булган икән...

Марат белән бәйле хатирә минем күңелдә дә яши. Мәктәптә укыганда буран көнне кибеткә төшәргә туры килде. Әллә бураннан курыкканмын, әллә әнинең шелтәсеннән – өстемә озын пәлтә кидем һәм башыма әни бәйләгән мамык шәл яптым. Карасам, олы урамда юл кырыенда Марат һәм аның абыйсы Вадим басып тора. Буй җитеп килгән кыз булганга, өстемдәге киемемнән шундый оялдым һәм тиз-тиз генә яннарыннан үтеп китмәкче булдым. Бәлки игътибар итмәсләр дигән идем...

Эһе! Көтеп тор менә! Игътибар итү генә түгел, безнең буынга яхшы таныш булган җыр да җырладылар: “Девочка с Севера, девочка...”
Ул вакытта шәлемне салып ташлыйсым килсә дә, бүген ул хәлне сагышлы елмаю белән искә алам. Минем хәтердә һәрвакыт елмаючы, күп дуслары булган һәм “Девочка с Севера...” дип җырлаган егет булып яшәрсең, Марат...

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading