16+

Кеше гомере – 300 мең сум

Узган пәнҗешәмбедә бөтен Чехов базары елады. Фани дөньядан вакытсыз китеп барган 21 яшьлек Рамилә Сәлимҗанова белән хушлашырга килүчеләр күз яшьләрен тыеп тора алмады.

Кеше гомере – 300 мең сум

Узган пәнҗешәмбедә бөтен Чехов базары елады. Фани дөньядан вакытсыз китеп барган 21 яшьлек Рамилә Сәлимҗанова белән хушлашырга килүчеләр күз яшьләрен тыеп тора алмады.

Казан дәүләт энергетика университетының IV курсында укыган Рамиләнең югалуы турында хәбәр 6 гыйнварда таралган иде. Кызның телефонын алмавы, үзе дә шалтыратмавы турында туганнары чаң сукканнан соң, эзләү эшенә полиция һәм волонтерлар кушылды. Рамиләнең 6 гыйнвар көнне элек очрашып йөргән егете Артур белән машинада китеп баруын күреп калган шаһитләр табылды. Менә шул мәгълүмат кызны эзләүчеләр өчен бердәнбер җеп очы булды да инде. Берничә көннән соң Мари Эл Республикасының Красногорск бистәсендә Рамиләнең сумкасы табылды. Якыннары кызның исән булуына өметләрен өзмәделәр, аны йә Мари Эл җирлегендә, йә Яшел Үзән районында яшереп тоталардыр, дип фаразладылар. Һәм менә өмет кыллары 22 гыйнварда шартлап өзелде - хокук сакчылары гаепләнүченең эзенә төште, ә ул Рамиләнең үле гәүдәсен ташлап калдырган урынны күрсәтте.
23 гыйнвар көнне кызның гәүдәсен Казанның Чехов базары янына алып килделәр. Рамилә университетта укып кына калмаган, шушы базарда сөт продуктлары да саткан. Шуңа күрә кыз белән хушлашу урыны итеп Чехов базары сайланган да инде. «Бик мөлаем кыз иде, тормышны яратты. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, һәрчак җылы сүзе, ягымлы карашы әзер иде», - дип сөйләде шулай ук Чехов базарында сату итүче Ксения. «Максатчан иде, киләчәккә планнар корып яшәде», - дип сүзгә кушылды сатучы апалар.
Чехов базары янына Рамиләнең әнисе Наилә ханым да, туганнары да килгән иде. Баласының үле гәүдәсен кочаклап: «Әй, Аллам...» - дип кабатлый-кабатлый елаган ананы юатырга сүзләр табып булмады...
Тикшерү комитетыннан алынган мәгълүматлар буенча, гаепләнүчеләр - Рамиләнең элек йөргән егете Артур һәм аның дусты Сочи шәһәрендә тоткарланган. Артур гаебен таныган, полиция вәкилләрен Яшел Үзән районының Васильево бистәсенә - кызның гәүдәсен яшереп куйган урынга алып барган. Гаепләнүче сөйләгәннәр буенча, ул бер дусты белән Рамиләнең машинасына утырып киткән. Кызны Васильево бистәсе ягына, кеше йөрми торган аулак урынга борылырга мәҗбүр иткәннәр. Агачлыкта Рамилә белән Артур сүзгә килгәннәр. Егет корбанын чигәсенә обрездан атып үтергән. Гаепләнүче кызның машинасы өчен шулай эшләвен әйткән. Электрон матбугат чараларыннан алынган мәгълүматка караганда, «Форд Фокус»ны алыпсатарларга 300-320 мең сумга сатып җибәргәннәр. Беренче тапкыр үз машинасында җилдергәндә, Рамилә ул «тимер ат»ның башына җитәчәген күз алдына да китермәгәндер.
Рамилә Сәлимҗанованы 24 гыйнварда туган авылы - Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында җирләделәр. Кызның «Вконтакте» сайтындагы сәхифәсендә соңгы язмасы: «Ехоууу. Ну и поворот в 2014:)» 4 гыйнвар көненә йолдызнамә дә куйган булган. «Кучкарларның тормышында 2014 елда иң матур мәхәббәт әкияте көтелә», - дигәнгә, үзеннән өстәп: «Мин беләм», - дип тә язган. Язылганнардан аңлашылганча, бу ел Рамилә Сәлимҗанова өчен сөенечле вакыйгалардан башланып киткән булган. Тик ни кызганыч, йолдызнамәгә тормышка ашырга язмаган, 2014 ел кыз өчен соңгысы булган икән.
Кемгә ышанырга да белмәгән заманда яшибез шул. Якын кеше дип йөргәнеңнең дә көтмәгәндә аркага пычак кадавы ихтимал...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading