16+

Хатын безне ташлады, 5 яшьлек бала белән икәү калдык

“Шәһри Казан. Язмыш”ның бер санында ир кешенең гаиләсен ташлап качуы турында укыдым. Кызганыч, андый адымга ирләр генә түгел, хатыннар да бара. Әле дә бу хәлгә ышанмыйм. Өнемме бу, төшемме?..

Хатын безне ташлады, 5 яшьлек бала белән икәү калдык

“Шәһри Казан. Язмыш”ның бер санында ир кешенең гаиләсен ташлап качуы турында укыдым. Кызганыч, андый адымга ирләр генә түгел, хатыннар да бара. Әле дә бу хәлгә ышанмыйм. Өнемме бу, төшемме?..

Хатыным бер атна буе өйгә кайтмады. Шалтыратмаган җир калмады: хастаханәләр, морг, полиция бүлекләре, приютлар, социаль учреждениеләр. Хәтта ике тапкыр моргка мәет танырга бардым. Бер атна узгач, хатынның телефоны “в сети” дигән смс-хәбәр килде. Күпме шалтыратсам да, эләгә алмадым.

Икенче көнне хатын үзе шалтыратты. “Мин сине яратмыйм, әйдә аерылышабыз”, - диде. Биш яшьлек кызыбыз турында бөтенләй сорамады, кызыксынмады. Кызым әнисе турында сораганда, аңа нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. “Командировкада”, - дидем. “Ни өчен әни миңа шалтыратмый?” – дигән соравына да җавап тапмадым...

Күптән түгел тагын элемтәгә чыкты. Имеш, киемнәрен алып китәргә тели. Бала турында тагын сорамады. “Бала минем белән калачак”, - дигән идем: “Калсын”, - диде. Ярый, мине яратмый, ди. Ә үз балаңны ничек яратмаска мөмкин соң ул? Башка сыймаслык хәл бит бу. Тизрәк аерылышып, аны тормышыбыздан сызып атарга телим.

Айдар В.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

15

0

10

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Берничек тә сызып ташлый алмыйсың нинди булса да, ул, кызыңның әнисе, һәм кызыгыз гомер буе сезне бәйләп торачак

    • аватар Без имени

      0

      1

      Детдомда үсканме,туганнары якыннары юкмы,,,,әнисе нең нәселен дәвам итуче кыз бала .....,,арып ,,,кайтыр яллар итеп киткаләп,йөриячәк хатын була,кыз яныңа кайтып йөрер сезнең башка хатын белән яшәимәячәк

      • аватар Без имени

        4

        2

        Нэрсэ дип язырга да белмим. Уш акыл китэрлек, шул хэтлем баш китеп, азып була микэн. Ярар инде, ирен яратмасын ди, уз балан,ны ничек ташлап була ул. Мэгънэсез хатын-кыз инде. Автор, вакытында котылгансыз, матур гына тормышыгызны жайлагыз. Кызыгызны карагыз инде, башка хатын-кыз белэн очрашып, балагыз барлыгын онытмагыз hэмдэ инде кимсетергэ бирмэгез. Ак бэхетлэр сезгэ!

        Мөһим

        loading