16+

Хезмәттәшебез самолетта бергә очкан үзбәк кызына ярдәм итә: "Күрмәгәне калмаган инде аның..."

Хезмәттәшебез, журналист Зоя Солошина Ташкенттан Уфага кайтканда, очраклы рәвештә Мәдинә исемле хатын белән танышкан. Әмма хәзер бу танышуны очраклы дип әйтеп тә булмый, Зоя - Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән, Мәдинәнең бәхетенә очраган изге күңелле юлдаш.

Хезмәттәшебез самолетта бергә очкан үзбәк кызына ярдәм итә: "Күрмәгәне калмаган инде аның..."

Хезмәттәшебез, журналист Зоя Солошина Ташкенттан Уфага кайтканда, очраклы рәвештә Мәдинә исемле хатын белән танышкан. Әмма хәзер бу танышуны очраклы дип әйтеп тә булмый, Зоя - Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән, Мәдинәнең бәхетенә очраган изге күңелле юлдаш.

“Мәдинә – үзбәк кызы. Аның белән бергә очтык. Самолетта беренче тапкыр очуы, бик курыкты. Уфадан соң Питерга оча. Гистологияне тикшеренүгә алып баруы. Күптән түгел улының шешен алганнар. Үзбәкстанда андый тикшеренүләр үткәрә алмыйлар, ди... Шеш җиденче һәм сигезенче умыртка сөяге арасында. Биш яшьлек улы Йосыф әлегә йөри алмый. Ире аны ташлаган. Мәдинә үзе идән юучы булып эшләгән. Хәзер эшләми, улын карый. 

Улы белән авырлы булганда, ире читкә йөргән, хатынын кыйнаган. Күрмәгәне калмаган инде аның. Колагына сугып, хәзер бер колагы ишетми. Иренә шулкадәр вакытын әрәм иткәне өчен үкенә Мәдинә. Бәлки шушы хәлләр баланың сәламәтлегенә тәэсир иткәндер, ди.

Мәдинәне шундый кызгандым. Аңа ярдәм кулы суздым, ул каршы килмәде. Телефон номерымны бирдем. Бер атна буе Питерда булачак. Ни булмас, дим... Акчасы әллә ни юк аның. Дөрес, якыннары булыша икән. Питерда Илдар исемле туганы каршы алырга тиеш. Баланың әтисе бер тиен дә бирми. Алиментка биргәч тә, Мәдинәгә янаган да шуның белән шул... Әмма Мәдинә бирешми, намаз укый башлаган. Шулай җиңелрәк, ди. Минем белән танышуына да бик шатланды. “Аллаһы Тәгалә миңа шундый кешеләрне җибәрә”, - ди.

Тормышта үкенечләр булмасын дип язуым. Иренең кем белән булуы, нәрсә белән шөгыльләнүе Мәдинәне бөтенләй кызыксындырмый хәзер. Аның өчен беренче урында – улы һәм аның сәламәтлеге. Гистология нәтиҗәләре уңай нәтиҗә бирсен, балада яман шеш булмасын иде дип телим. Май бәйрәмнәрендә Ташкентка җыенам. Аларга күчтәнәч алып барачакмын. Бәлки сезнең арада да Мәдинәгә ярдәм итәргә теләүчеләр булыр”, - дип язган Зоя.

Күп тә үтмәде, Мәдинәгә дип акча күчерә башладылар. Нәтиҗәдә Зояның язылучылары ярдәме белән Мәдинәгә 70 мең сумнан артык акча җыелган. Зоя Мәдинәнең Питердагы кунакнахәдә яшәве өчен түләгән. Калган акчаны исә үзенә күчерергә яки балага кирәк-яраклар алырга исәпли. Мәдинәгә әле дә акча күчерәләр. “Миңа булышкан һәркемгә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен. Авырмагыз. Иң мөһиме – балаларыгыз сау-сәламәт булсын”, - ди Мәдинә.

Без дә Мәдинәгә изге теләктә булыйк, Йосыфка сәламәтлек, иминлек телик!..
 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мир не без добрых людей!

    Мөһим

    loading