16+

"Күкрәкләрең матур" яки тиледән – туры хәбәр!

Мин инде 30га якынлашып киләм һәм бүгенгә кадәр кияүдә түгел. Моңа бер дә борчылмыйм, насыйбым табылыр әле дип яшим. Тик менә әнинең эче поша. Мине кияүгә бирә алмавына үзенә урын таба алмый.

"Күкрәкләрең матур" яки тиледән – туры хәбәр!

Мин инде 30га якынлашып киләм һәм бүгенгә кадәр кияүдә түгел. Моңа бер дә борчылмыйм, насыйбым табылыр әле дип яшим. Тик менә әнинең эче поша. Мине кияүгә бирә алмавына үзенә урын таба алмый.

Әни янына һәр шимбә көнне киләм. Икәү утырып чәй эчәбез дә, паркка һава суларга чыгабыз. Кайвакыт кибетләрдә йөреп кайтабыз. 

Беркөнне, гадәттәгечә, әнигә килдем. Берничә минут үтүгә, ишектә кыңгырау шалтырады. Кунаклар килгән – әнинең дусты һәм аның 30 яшьлек улы. 
Эшнең нидә икәнен шундук аңлап алдым – болар мине теге мәхлүк белән кавыштырырга җыена. Ул егетнең ямьсезлеген күрсәгез. Беренче күрүдән үк ошамады. Әни юк-бар сәбәп табып, биш минут эчендә дусты белән өйдән чыгып тайды. Без тегенең белән икәүдән-икәү калдык.

Ул беренче булып сүз башлаганчы, аңа болай дидем: “Беркем белән дә танышырга теләмим. Сөйгән кешем бар, ләкин ул әлегә төрмәдә утыра. Тиздән ул чыгачак һәм без бергә булачакбыз. Тик бу хакта әни белми, аның кәефен төшерергә теләмим”. Егетнең күңеле төште. “Ә син миңа шундый ошадың, бигрәк тә күкрәкләрең!” – дигәч егылып китә яздым. Тиледән – туры хәбәр, диләрме әле?

Әнидән башка мондый танышулар оештырмавын үтендем. 

Рания З.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading