16+

Кое авызына кадәр мәет салып качкан фашист

Ничә еллар үтсә дә, халык хәтереннән мәңге җуелмас сугыш. Миллионнар корбан булган сугыш. Бүгенге буын өчен ерагая барган тарих инде ул сугыш.

Кое авызына кадәр мәет салып качкан фашист

Ничә еллар үтсә дә, халык хәтереннән мәңге җуелмас сугыш. Миллионнар корбан булган сугыш. Бүгенге буын өчен ерагая барган тарих инде ул сугыш.

 

Аллага шөкер,  тыныч тормышта яшибез. Күгебез аяз, ил-җирләребез тыныч. Сугыш толларының, сугыш афәтен үз җилкәләрендә татыган ­сугыш ветераннарының: «Раб­бым, илләргә-җирләргә тынычлык бир, балаларыбыз, онык­ларыбыз сугыш афәтен күрмәсеннәр», – дип, һәр намаз артыннан кылган догалары кабул булып, киләчәк буыннар да тынычлыкта яшәсеннәр иде, берүк.

Ә без үскән заманда сугыш яралары әле бик яңа иде, классташларның бик күбесенең әтисе сугыштан кайткан кешеләр иде. Сугыш турында бик сөйләргә яратмасалар да, барыбер үзара аралашып утырганда, берәр истәлек калкып чыга. Әбүбәкер абыйның (Рәшит Габбасовның әтисе) сөйләгәне истә калган. «Эссе көн, сугыша-сугыша, бер авылдан фашистларны куып чыгардык та, авыл башындагы кое янында туктап су эчмәкче булып, капкачын ачсак... кое авызына кадәр мәет тутырып качкан фашист». Менә шуларны онытып кара инде син! Төшләрендә дә гомер буе сугыш белән саташканнардыр инде ул ветераннар.

Без караган кинолар да гел сугыш турында иде диярлек. Балалар киносын, 5 тиен акча таба алсак, калдырмадык инде бер дә. Куркыныч җирләрендә күзне йомсак та, йә читкә борылсак та, икенче көнне тагын кинога төшәбез. Без кызлар карыйбыз, елашабыз да бетә инде. Ә малайлар икенче көнне, ул кино турында энәсеннән җебенә кадәр фикер алышып, дискуссия үткәрәләр әле.

5нче класста Миңнегөл белән Мәчкәрәгә барабыз, әкрен генә. Зурлар безне узып китәләр. Зур дигәч тә, бездән ике-өч яшькә генә олы үзләре. Үскәндә, ике-өч яшь аермасы да үзен сиздерә бит. Алар гел бишесе бергә йөриләр иде, яшьтәшләр, классташлар, Югары оч малайлары. Рафаэль, Мидхәт, Рәкыйп, Нәкыйп, Миннәхмәт. Бездән ике генә ел алда укысалар да, Мәчкәрә юлында өченче елларын йөриләр, шактый шомарганнар. Зур-зур атлап узып киткәндә сөйләшкән сүзләреннән аңлап калабыз, кичәге кино турында сөйләшәләр. «И малай, килә берзаман немецлар...» Аермачык «матур» сүзләр кушып сөйләшә-сөйләшә, безне артта калдырып узалар. Шактый тәртипсез, шаян инде үзләре, укытучыларның канына да әз тоз салмаганнардыр. Ут борчасы кебек малайлар иде һәммәсе дә. Бүген берсе дә юк инде. Нәкыйп, Рәкыйп, Миннәхмәт япь-яшь килеш, чәчкә генә чакта.
Ә сугыш турындагы киноны, мөмкин булса, яшь буынга һәркөнне күрсәтер идем мин.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading