16+

Концлагерьда туган Исмәгыйль Габидуллин үзен «бәхетсез» дип санамый

Дөнья шундый инде ул, язмышны берәү дә сайлап алмый. Аны әллә ни үзгәртә дә алмыйсың. Аңа бары яраклашырга гына туры килә.

Концлагерьда туган Исмәгыйль Габидуллин үзен «бәхетсез» дип санамый

Дөнья шундый инде ул, язмышны берәү дә сайлап алмый. Аны әллә ни үзгәртә дә алмыйсың. Аңа бары яраклашырга гына туры килә.

Әйтик, менә Исмәгыйль Габидуллин Бөек Ватан сугышы чорында концлагерьда туа. Финляндиядә. Арча районының Яңа Ашыт авылында яшәүче әти-әниләре бер төркем якташлары белән урман кисәргә Карелиягә киткән була. Бераз акча эшләп кайтып, тормышларын җайга салырга хыялланалар. Ике балаларын да үзләре белән алалар. СССР һәм Финляндия арасындагы сугыш яңа гына тәмамланган була. Җиңүче ил буларак, СССР Финляндиянең бер өлешен тартып алып, ул территорияләрне Карелиягә куша. Вербовка белән киткән арчалылар нәкъ менә шушы территориядә агач әзерләргә тиеш була.

Урман кисү җиңел түгел. Шулай да адәм баласы һәр нәрсәгә күнегә. Аннан да яманы - тыныч кына эшләп ятканда, сугыш башлана. Финнар, немецлар белән берләшеп, СССРның чиктәш районнарын тупка тоталар. Ыгы-зыгы, паника башлана. Урман кисүчеләр тизрәк бу районнан туган якларына ычкынырга омтылалар. Әмма балаларны күтәреп җәяүләп юлга чыгып китеп булмый. (Бу вакытта Габидуллиннарның 1935 елгы кызлары һәм 1938 елгы уллары була.) Директор нигәдер ат бирми. Шулай да бер көймә табып, шуңа төяләләр. Күрәсең, халык чамадан тыш күп утыргандыр, көймә бата. Яшьрәкләр урман аша җәяүләп бу тирәдән ычкыну ягын карый, ә бала-чага ярда кала.

Йөри торгач, Габидуллиннар бистә читендә бер мунчага килеп чыга. Үзләре белән килгән ике балалы гаилә белән шунда яшәп калалар. Бер-ике атнадан соң, алар бераз азык-төлек юнәтү максатыннан, бистәгә киләләр. Ә анда урам тулы хәрбиләр, чып-чын сугыш бара. Боларны да тотып алып, концлагерьга илтеп тыгалар. Биредә дә шартлар башка концлагерьлардан аерылмый - ачлык, авыр эш. Тоткыннарга мөнәсәбәт тә бик начар була. Эшкә яраклы барлык ирләрне алюминий заводына эшкә җибәрәләр. Хатын-кызларны урман кисүгә. 1942 елның августында Исмәгыйль Габидуллин концлагерьда туа дидем. Әнисе Фәйзә Габидуллина да ашханәдән бәрәңге кабыгы урлап алып кайтып, шуны мичтә кыздырып, улына имезлек ясый торган була. Бәрәңге кабыгы урлаган өчен баштан сыйпамаганнар, билгеле. Сизсәләр, сугыш чоры законнары нигезендә атып үтерә торган булганнар. Мондый бәладән Ходай саклаган Фәйзәне.

Аларның бәхетенә, лагерьда бер татар солдаты да хезмәт иткән була. Ул биредә интегүче милләттәшләрен бик кызгана. Ничектер җаен табып, мәчеткә баргач, бу солдат концлагерьда күпме татар, ата-­аналар янында бала-чагалар, хәтта яңа туган сабыйларның да булуы хакында сөйли. Мәчеттәгеләр аны тыңлаганнан соң, Финляндия хөкүмәте вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, мөселманнарга ярдәм итүләрен сорыйлар.

Сугышка кадәр дә Финляндиядә татарлар күп яши, мәчетләр дә гөрләп эшләп тора. Мөгаен, алар инде хөкүмәтнең ышанычын казанып өлгергән булганнардыр. Каршы килмиләр. Лагерьдагы татарларның төгәл исемлеген китерергә, яшьләрен күрсәтергә кушалар. Мәчеттә сәркатип булып эшләүче Таһир Гомәр әсирләргә шәфкатьлелек күрсәтә. Ул лагерьга азык-төлек, кием-салым һәм әсирләргә кирәкле башка әйберләрне илтүне оештыра. Хакимият өчен кирәкле мәгълүмат та нигездә аның җитәкчелегендә туплана. Соңрак Таһир Гомәр зур галим булып китә. Университетта укыта, профессор дәрәҗәсе ала. Аның Тукайның тууына 90 елны билгеләп узганда Казанга килүе дә мәгълүм. Сәфәре вакытында ул әсирлектә булучыларның кайберләре белән очраша да.

Сөйләшүләр нәтиҗә­сендә, Финляндия ­хөкүмәте вәкилләре анда ­яшәүче абруй казанган татарлар­га әсирлектәге мил­ләт­тәш­ләрен бүлгәләп алып китәргә рөхсәт итә. 1943 елны Габидуллиннар гаиләсен «Тавитти - 3» ­лагереннан Октябрь революциясе чорында ук Финляндия­гә килеп төпләнгән, терлек белән сату иткән, алюминий заводы да тоткан сергач мишәре алып китә. Ул башта ук гаиләгә йорт төзергә куша, җир кишәрлеге бүлеп бирә. Кайсы складтан агач, такта һәм башка материаллар алырга мөмкин икәнлеген күрсәтә. Бер атна эчендә Габидуллиннар үзләренә йорт салып чыгалар.



Сергач мишәре кул ас­тында гаилә начар яшәмәгән. Тамаклары тук, өсләре бөтен булган. Аларны берәү дә җәберләмәгән. Зәкәрия алюминий заводында эш­ләгән, Фәйзә хуҗалыкны алып барган.
Яшәү начар булмаса да, әсирлектән чыккан татарларны туган яклары сагындыра башлый. Алар кайтыр­га рөхсәт сорап, консуллык­ка йөри башлаганнар. Һәм йөри торгач, аларга ­СССРга кайтырга рөхсәт би­­релә. Әмма Татарстанга түгел, Калининга. 1945 елның башында элеккеге әсирләр җыйнаулашып, Ленинградка юл тота. Анда аларны кат-кат тикшерәләр. Запаска алган кием-салымнарыннан да колак кагарга туры килә. Тазарак ирләрне, шул исәптән Зәкәрия Габидуллинны да армиягә алалар. Фәйзә исә дүрт баланы ияртеп (кечкенә уллары юлга кузгалыр алдыннан гына туа), юлын дәвам итә. Калининда да ул озакка төпләнми. Тизрәк туган ягына кайтырга тырыша. Тырышып-тырмашып пароходка утырып, башта Спас­ка, аннары Казанга, ә аннан инде, нәрсә туры килә шуңа утырып, Арча аркылы туган авылына кайтып җитә.

Әз-мәз хәл алып урнашуга, Фәйзә колхоз эшенә йөри башлый. Биредә дә сугыш афәтләре үзен нык сиздерә. Халык ачлыктан интегә. Фәйзәгә дә дүрт баласын туйдыру җиңел булмый. Ал-ялны белми эшли. Бәла аяк астында дигәндәй, сушилкадан бераз бодай алып кайтканда тотылып, хөкем ителә. Берничә елын төрмәдә үткәрер­гә туры килә аңа. Өенә ашлык алып кайтуы турында органнарга бергә эшләгән хатын җиткергән була.

- Тукайчарак әйткәндә, «гәрчә анда тумасам да» бала чагым Яңа Ашыт авылында үтте. Көтү дә көттем, ат та җиктем, трактор белән җир дә сөрдем, комбайнда да эшләдем, йортыбыз янгач, яңасын да салыр­га туры килде, - дип сөйли Исмәгыйль Габидуллин.

15 яше тулар-тулмас Исмәгыйльне Биектау районының Усад авылындагы механизация училищесына механизаторлыкка укырга җибәрәләр. Укуны тәмамлауга ук училищеда шофер булып эшләп ала. Яңа Ашытка кайткач, тракторга, комбайнга утыра. Иске комбайнны салам җыюга көйләп, авыл халкын гаҗәпкә калдыра. Аны рационализатор буларак таныйлар һәм «Северный» совхозы директоры - Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин 55 сум премия тапшыра егеткә. Ул чорда галәмәт зур акча була бу.

Армия сафларында хез­мәт итеп кайткач. Егет заводта тракторчы булып урнаша. Арча районының Каратай авылы кызы Розага өйләнеп җибәрә. Усад училищесына шофер булып урнашкач, кечкенә булса да, үз фатиры да була. Техниканы биш бармагыдай белгәнгә, дуслары аны «машина профессоры» дип йөртәләр. Кайда гына эшләсә дә, техника арасында шул ул. КФУда да студентларны машина йөртергә өйрәтә. Ипподромда техника буенча инженер, авиация институтында гараж җитәкчесе... Аннан тагын университетка техника цехы башлыгы булып кайта. Соңгы эш урыны - табибларның белемен күтәрү институтында гараж җитәкчесе.

Роза белән Исмәгыйль лаеклы алмаш үстергәннәр. Олы кызлары Раушания медицина фәннәре докторы, профессор; Искәндәр милли гвардиядә, подполковник, төпчекләре Ирек - эшмәкәр.
Хәзер Габидуллиннар гаиләсе шәһәр читендәге Званка бистәсендә үз йортлары белән яши. Сыер, умарта тоталар. Элгәре атка кадәр асраганнар.

Күптәнге хыялы бар Ис­мәгыйльнең - туган якка кайтып киләсе иде бер, ди ул. Үзе туган концлагерь урынында нәрсә икән хәзер? Шул ук вакытта концлагерьны да, сугыш афәтләрен дә, гаиләләре өлешенә тигән михнәтләрне дә башка кабатлана күрмәсен дип Ходайдан сорый ул. Гомер юлы концлагерьда башланса да, үзен бәхетсезләрдән санамый Исмәгыйль. Таза-сау гомер итеп, яраткан эше, гаиләсе булган ир-егет ничек бәхетле булмасын ди.

Әсирлектә булган балаларның республика оешмасы 1992 елда төзелә.
Ул чагында оешманың 500дән артык әгъзасы була. Хәзер аларның саны Казанда - 102гә, ә республика буенча 200гә якын.
Әлеге оешма төзелгәннән бирле аны Рәхилә Абдуллина җитәкли.



Расиха Фәизова фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading