16+

Коръәне кулында – 150 мәртәбә укып чыккан!

Остаз Акъәбигә тиздән 100 яшь тула.

Коръәне кулында – 150 мәртәбә укып чыккан!

Остаз Акъәбигә тиздән 100 яшь тула.

Аллаһы Тәгалә ипле гомеренә бәрәкәт өстәсә, Зөһрә апа Нуруллина, бу елның 20 ноябрендә, нихәл, яшьтәш дип, гасырга кул бирәчәк. 100 яшьлеген каршыларга әзерләнгән әбиебез Васильево бистәсендә гомер итә – балалары, оныклары тәрбиясендә.

“Кач, улым...”

Яшьлегендәге җитез хәрәкәтләре инде салмагайланса да кадерле картлыгы каһәрләми әле – үзен үзе йөртә, зиһене дә төзек, акылы камил. Көндәлек биш вакыт намазын калдырмый, Коръәне кулында – 150 мәртәбә укып чыккан! Гарәп телен ул әрсезләнеп үзлегеннән өйрәнгән. Матур яшәвенең сере гади – гел хәрәкәттә мин, хәлемнән килгәнен үзем эшлим, берсен дә борчыйсым килми, ди.

Хәтер үзендә! Үткән сукмагының һәр борылышы якын күңеленә. Әтисе үлеменнән соң ул кинәт олыгая, иңнәренә җаваплылык ала, әнисе урын өстендә, үзеннән соң туган энекәш-сеңелләрен кеше итү дә аның өстенә кала.

– Кияүгә чыгу турында уйламадым да сеңлем, эшләдем дә эшләдем. Мин дә китеп барсам, алар нишли ала иде үзләре генә? Мине мәктәпне бетергәч тә башлангычларны укытырга дип эшкә алдылар. Ул заманда укытучылар да юк иде, ә мин бик әйбәт укыдым. 1948 елда Бɵгелмә укытучылар хәзерләүче училищесына читтән торып укырга кердем,  – ди ул.

Яктыга юл яру җиңелләрдән булмый әлбәттә.

Ярты юлны елый-елый...

 Чирмешән районы Түбән Каменка авылында туган кызның никах сәгате үзенекен итә – күрше Утыз Имәни авылына килен булып төшә.

– 27 яшем тулган иде инде. Фатыйхның безнең авылда туганнары яши иде, аларга килеп йөргәндә мине күргән дә, сорашкан. Бик әйбәт кыз, синең кебек ул да картаеп килә, эне-сеңелләрен карый, эштән башканы белмичә тормыш сөйри, дигәннәр. Күрештерделәр. Насыйп булгангадыр инде, ризалашып куйдым. Ә үземнең эчем тулы ут! Өйдә авыру әни, бертуганнарымның берсе дә аякка басмаган. Ат җигеп килеп алды, үзем ризалык белән утырып киттем, үзем елыйм, өйдәгеләр кызганыч бит. Ике арада 20 чакрым юл, шуның яртысын үткәч Фатыйхның дусты түзмәде: “Төшереп калдырам мин сине марҗа, нәрсә белеп елыйсың бу хәтле, кияүгә чыгасың бит, үләргә дип баруларың түгел”, – диде. Миннән соң әни дә озак тормады инде, үлеп китте... Әнвәр энем финансист, сеңелләрем медицина юлыннан киттеләр, барысы да укымышлылар. Тормышның кара пәрдәсе бер күтәрелә икән, түзәргә генә кирәк, сеңлем. Акыллы гаиләгә тап булдым, әйбәт яшәдек. Кайнанам Миңҗамал 30 елын сукыраеп утырды, кулыннан тотып йөрттек. Авылда кунакка чакырсалар, балалар җитәкләп илтәләр дә, капка төбендә көтеп торалар, аштан соң җитәкләп кайталар иде. Авыр сүзләр әйтешмәдек, аңлашып яшәдек, мин аны үз әниемдәй карадым. Әле ул шул хәлендә дә балаларга җылы оекбашлар бәйләде. Күзләрең сукыр бит, ничек эшлисең боларны дигәч, минем күңел күзем күрә, ди торган иде мәрхүмә, – ди Зөһрә апа.

Утыз Имәнидә дә укытучылык эшен дәвам итә.  Фатыйх абый исә авылдагы фельдшер-акушерлык пунктында эшли.

– Өйдә чагы сирәк иде аның. Кемнең хәле авырая, кем бәби таба безнең тәрәзәне шакыйлар, төн үзәгеме, яңгыр коеп явамы, кара буранмы киенә дә чыгып китә бичара, фельдшерның эше шул бит, кешеләргә ярдәм итү. Үз эшенең остасы иде мәрхүм, бик яратып эшләде, – ди Зөһрә апа.

Икәү үргән бәхет бишегендә 3 бала үстерәләр. Балалары – ил горурлыгы.

– Балаларыбызның һәммәсе дә йөз аклыгым! Олы кызым Фирдәвес Казан дәүләт университетыныӊ биология факультетында укыды, тагы да өстәмә белем алып, Васильево хастаханәсендә лаборатория  мɵдире булып эшләде. Уртанчы  кызым Алсу да шәфкать туташы. Улым Фоат, Казан медицина университетында укыды, табиб! Җаваплы урыннарда эшләде. 10 ел Васильево бистәсе хастаханәсендә баш табиб иде, аннары Казанда Республика психиатрия больницасына баш табиб итеп күчерделәр. Хәзергесе вакытта табиблар белемен күтәру академиясендә, кафедра җитәкчесе,  «Наратлык»  ял итү йорты мɵдире булып эшли. Ул Татарстанныӊ, Россиянеӊ атказанган табибы, фәннәр докторы, медицина профессоры, горурланмаслыкмы, сеңлем?! Аларның уңышы минем өчен олы куаныч, – ди ул.

Әни кешене бәхетле итәргә күп кирәкмени соң!

“100 яшемә җитсәм дә сагынам”

23 ел элек Зөһрә апа тол калган. Фатыйх абый, авырып, бакыйлыкка юлган.

– 1980 елны авылдан күченеп киттек без. Әнвәр энем, безнең янга күченеп килегез, бөтен туганнар биредә, бер йодрык булып яшәрбез, диде. Балалар да башкалага укырга чыгып киткәннәр иде, алардан ерак булмыйк, дидек. Гомер иткән йортны сатып чыгып киттек. Монда килгәч, Фатыйх абыегыз “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә эшләде. Тынгысыз иде инде. Киченнән ярдәм күрсәткән авыру янына, борчылып, иртән дә барып килә иде. Ул исән чагында авылга еш кайттык. 100 яшемә җитсәм дә һаман да сагынам әле Утыз Имәни авылын. Өченче ел балалар белән кайтып килдек, быел юлга чыгарга курыктым, – ди Зөһрә апа.

Нәселенең гыйлемле булып, оныкларының да тормышта үз юлын табуларына шатлана ул. 5 оныгының икесе медицинаны үз иткән. Эльмир оныгы Республика психиатрия хастаханәсендә баш табиб урынбасары, Илшат оныгы юристлык белгечлеге алып, судья булып эшли. Алия оныгы проректор ярдәмчесе! Гɵлнара белән Амаль да югары белемлеләр.

– 4 оныкчыгым үсеп килә. Аларны сөя алуым да зур бәхет. Тәмен белеп яшәдем бу тормышның, никадәрле бит минем тармагым! Саулыгым да шөкер әле. Кайчакларда аягым сызлап тора дим, Алсу кызым көлә, 100 яшеңә җиткәч берәр җирең сызларга тиеш инде әни, син бездән күпкә ныграк, ди. Аллаһыга мең шөкер, болай бер җирем дә авыртмый, әле тешләрем дә үземнеке, теләгән ризыгымны үз тешләрем белән чәйним, – дип тә шаярта Зөһрә апа.

Бәрәкәтле гомер иясенә бер генә теләк – кадерле картлыгы рәхәтеннән җуелмасын иде. Тормышының яме кителмәсен берүк.


Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading