16+

“Көт мине һәм мин кайтырмын. Тик син көт кенә!”

Нәрсә соң ул бәхет? Бармы соң ул?” дигәннәрне мин мәчетләребездә үткән никахларга чакырыр идем.

“Көт мине һәм мин кайтырмын. Тик син көт кенә!”

Нәрсә соң ул бәхет? Бармы соң ул?” дигәннәрне мин мәчетләребездә үткән никахларга чакырыр идем.

Менә анда бәхетнең җиденче катында була Аллаһ каршына үзләрен ир белән хатын дип танытырга килгәннәр. Йөзләрендә дә,  күзләрендә дә ул бәхет. Шуның кадәр күп  ул,  хәтта тирә-юньдәгеләргә бүлеп бирергә дә җитәрлек. Күптән түгел генә шундый  бәхетлеләр белән якыннан таныштым. 

Илнур белән Миләүшәнең никахы  “Ярдәм” мәчетендә булды. Аларга  никах укыган яшь хәзрәт,   мин сезгә тормыш дәресләре бирә алмыйм инде, диде. Һәм бу сүзләр  хаклыкка бик туры килә. Икесе дә бер-берсе белән кавышканчы  тормышның ачысын да, төчесен дә күп татыганнар, Лаеш шулпасын зур кашыклап эчкәннәр. Шуңа да бүгенге көннәренең һәр мизгеленең кадерен белеп  яшәргә, соңгы сулышларына кадәр мәхәббәтләренә тугры булырга ант бирделәр алар бу көнне. Илнур Миләүшәне бик ярата, бу аның һәр хәрәкәтендә сизелеп тора. “Матурым” дип кенә эндәшә. Миләүшәнең дә хөрмәте зур, җавабы да әзер, ул аңа “Батырым” ди. Монда да  бернинди арттыру  да юк.  

Илнур  Әскаров октябрь аенда ук инде килешү төзеп махсус хәрби операциягә китә. Иң алгы сызыкта  фельдшер булып,  бик күп  яралыларның гомерен саклап кала. Үзе дә берничә тапкыр яраланып, госпитальләрдә ятып чыга. Аннары бөтенләй хәбәрсез югала. Әнисе урынына калган апасы Эльмира  өчен йокысыз төннәр башлана.  Хәер, бу хакта без газетабызның  быелгы 22 май санында “Исән булса саклар,  һәлак булса, тәмугтан яклар” дигән язмада  тулы  итеп язган идек инде. Укучыларыбыз  Илнурның язмышына битараф булмады,  социаль челтләрләрдә 13 меңгә якын кеше  укыды. 

Эльмира белән гел элемтәдә тордык. Аралашканда  ул тагын борчулы хәбәр әйтте.  Һөҗүмнәрнең берсендә энесе яраланган. Госпитальгә эләккән. Хәзер аны Казанга кайтару  өчен тырыша башлаган апа кеше. Һәм кайтарган да, алдагы язмабызны бизәгән фотосурәттә аларның вокзалда очрашкан бәхетле мизгелләре сурәтләнгән иде. Казан госпитальләрендә  ятканда Илнурны апасының өенә кунакка җибәрәләр. “Салават күпере”ндә фатир арендалап тора бу биш  балалы тырыш,  дус-тату гаилә.

Саубуллашканда һәрберсе кочаклап җибәрми торгандыр инде абыйларын, сагынып көткәннәр  иде бит. Аннары РКБ га кадәр вертолет белән очсаң гына...  Андагы бөкеләрнең һич бетәсе юк.  Илнур да билгеләнгән вакытка барып җитә алмый госпитальгә. Бер сәгатькә соңга кала. Әдәбиятыбызның хикәя  остасы Әмирхан Еникиның “Бер генә сәгатькә” дигән әсәре бар бит. Дулкынландыра күңелләрне кузгата торган,  аны укып аз еламадык.  Илнурның язмышын да  шушы бер сәгать хәл иткән.  Операция ясалмый кала. 

Туган Казанына  дәваланырга кайткан егеткә бер айга ял бирәләр. Менә шушы ялны  файдалы итеп үткәрергә, никах укытырга  уйлый Илнур.  Һәм без бүген шул матур изге вакыйганың шаһиты булдык. Алар арсында мин,  язманың авторы да бар идем. 

Илнурны читтән шактый белсәм,  язмышы өчен борчылып торсам да,  үзен беренче тапкыр шунда никахта гына күрдем.  “Ни хәлләре бар икән инде ?” - дип курка-курка гына  апасы Эльмирага шалтыраткан идем, аның елмаюын телефон аша тойгандай булдым. 

 - Хәлләр әйбәт, Йолдыз апа, 24е Илнурның никахы, -  дигәч, күңелем болытлары таралып, кояш чыккандай булды. Мондый сөенечле хәбәрләрне,  кызганыч, соңгы араларда сирәк ишетәбез шул. Күбрәк борчулылары-кайгылылары җанны телә. Утны-суны узган,  дөрес юлны сайлаган әлеге тәвәккәл егетне күрәсем, котлыйсым килде. Бер бәйләм чәчәк тоттым да “Ярдәм”гә киттем.  Илнур  чын пәһлеван,  апасы шикелелле  үк мөлаем. Чигүле түбәтәй дә бик килешә үзенә.   Танышып- сөйләшеп киттек. 

- Тегендә булганда тормышның-яшәүнең  кадерен  нык аңладым инде мин. Бүген бар син,  иртәгә инде  - юк. Шуңа да  яхшы гамәлләрне бүген соңга калмый эшләп калырга, хыялларны чынга ашырырга кирәк. Ә бит күпме хәрби дусларым моннан инде мәхрүм. Урыннары җәннәттә булсын!  

Меңнәр арасыннан сайлаган Миләүшә  күрше кызы. Апас районы Чүри Бураш  авылында мәдәният йорты мөдире. Өч бала әнисе. Моннан биш ел элек  ире кинәт кенә вафат булганда төпчек кызы Ралинага  өч кенә яшь булган. Шуңа да бүген кызчыктан  да ныграк сөенгән кеше юк – кабат   әтиле булды бит! Муеныннан кочып кына тора. Әтисен котларга  улы Ислам да килгән.  Яшьлек бит күп очракта  хаталану, ялгышу  белән тәңгәлләшә. Бигрәк тә  ашыкканда.  Илнурның да язмышы  ялгышлардан башлана.  21 яшьлек Ислам әтисен гафу иткән, кичермәсә,  котларга килмәс иде. 

Миләүшә белән Илнур йөзгә  бик охшашлар. Күрәсең,  өстәге “кәнсәләр”дәге компьютер да кайчак бозылып китәдер дә,  бергә булырга тиеш ике җан бер-берсен эзләп урау юл үтәдер. Аннары язмыш ялгышканын аңлап, андыйларны тизрәк очраштырып кавыштырырга ашыгадыр.  Бүген нәкъ шундый очрак.  Миләүшәнең  олы балалары Инзилә белән Алмаз моңарчы   кайгы-борчуларны күп күргән, сынауларда сынмаган әниләренең бу бәхетле көннәрен күрергә килгәннәр.  Күрше Морзалар авылында яшәүче кода белән кодагый да котларга ашыккан. Олы оныкны да карарга ярдәм итәсе бар  бит, киленнәре Инзилә икенчегә әни булырга җыена. Димәк, Илнур  да икенчегә бабай булачак.  Бирсен Ходай!

Никахта Эльмира да бик бәхетле иде, нур чәчеп йөрде.  Энесе өчен шатланып,  ул иң матур күлмәген кигән,  биш баласын,  ире Маратны да энәдән-җептән киендергән,  бүгенге көн зур бәйрәмгә әйләнеп, озак хәтердә калсын,  онытылмасын дип тырышкан.  

Бәйрәм никадәр генә күңелле, матур булса да,   яшьләр күзендә моңсулык та сизелде. Тиздән август башында Илнур тагын яу кырына китә. “Анда бит туганнарга әйләнгән иптәшләрем,  аларга ярдәм итәргә кирәк,” - ди.  Миләүшәсен, яңа кардәшләрен калдыру җиңел булмасын да  белә. Ләкин бу юлы аны өйдә тагын да ныграк сагынып,  тагын ныграк зарыгып  көтүләрен яхшы аңлый,   ә бу аңа  кыюлык өстәячәк. һәм Алла бирсә саклап та йөртәчәк. 

“Көт мине һәм мин кайтырмын.
Тик син көт кенә!” -  диелгән бит бик таныш бер шигырьдә. 

Әйе киткәннәргә батырлык, көткәннәргә сабырлык бирсен инде Ходай. Бәхетле буласылары килеп,  (аңа һәркемнең хакы бар)  еллар-юллар аша табышып,  кавышып яңа тормыш башладылар бит әнә.  Хәерле сәгатьтә! 



    

Язмага реакция белдерегез

10

0

2

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading