16+

Коточкыч юл һәлакәте Минзәлә театры артистлары – ике Эльмираның гомерен өзде

Минзәлә театрында зур югалту. Минзәлә белән Чаллы юлында Эльмира Гәрәева белән Эльмира Әхмәтханова юл һәлакәтенә очрап, гомерләре өзелде.

Аларның берсенә - 41, икенчесенә 44 яшь иде. Эльмира Гәрәева улының анализларын Чаллы хастаханәсенә илтергә дип, үзенең хезмәттәше белән юлга чыккан була. Минзәләдән чыгып, 20 километр китүгә машина астына барып керербез, дигән уй башларына да килмәгәндер. Эльмира Гәрәеваның ун һәм өч яшьлек ике баласы, Эльмира Әхмәтханованың 16 һәм 22 яшьлек балалары ятим калды.

Эльмира Әхмәтханова моннан тугыз ел элек ирен дә соңгы юлга озаткан була. Аның җәсаден Туган ягы Актаныш районының Байсар авылына кайтаралар, ә Эльмира Гәрәеваны Минзәләдә җирләячәкләр.

Балаларына, туганнарына Ходай сабырлыклар бирсен! Үзләренең якты образлары белән ике Эльмираны да тамашачы онытмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading