16+

«Кызларым кияүгә чыгып, балалар үстерергә хыялланды»

8 август көнне Питрәч районының Ильинка авылы тирәсендә булган фаҗигане ишетеп барыбыз да тетрәндек. Зур йөк машинасына килеп бәрелгән «Шкода Октавиа» автомобилен йөртүче һәм аның өч пассажиры шунда ук җан бирә. Иң аянычлысы - аларның өчесе бертуган апалы-сеңелләр: Алсинә, Алинә һәм Гөлинә була. Дүртенчесе - аларның дус кызлары Эльвина. Кызларның...

«Кызларым кияүгә чыгып, балалар үстерергә хыялланды»

8 август көнне Питрәч районының Ильинка авылы тирәсендә булган фаҗигане ишетеп барыбыз да тетрәндек. Зур йөк машинасына килеп бәрелгән «Шкода Октавиа» автомобилен йөртүче һәм аның өч пассажиры шунда ук җан бирә. Иң аянычлысы - аларның өчесе бертуган апалы-сеңелләр: Алсинә, Алинә һәм Гөлинә була. Дүртенчесе - аларның дус кызлары Эльвина. Кызларның...

Соңгы туган көн
Без килеп кергәндә, Гөлсинә апа һәм Рөстәм абый үзләре генә түгел иде.
- Кызларыбызны җирләгәнгә икенче атна китсә дә, өйдә беркайчан да үзебез генә калган юк. Кайгыбызны уртаклашып, көн дә кеше килә. Килгән берсе кызларымны мактап туймый. Мактамаслыкмыни, алар минем горурлыгым иде. Кызларымның җиләк кебек чаклары иде бит. Һәркайсын башлы‑күзле итеп, матур итеп туйларын уздырып, оныклар гына сөеп утырасы көннәр алда иде. Ә хәзер дөньяның бер кызыгы калмады, өч баладан берсе дә юк яныбызда. Кызларым кияүгә чыгып, балалар үстерү турында хыялланды. Кем генә уйлаган шулай буласын, - дип, Гөлсинә апа өстәл өстендә яткан фотоларны күрсәтә. Кызлар фотолардан моңсу гына елмаеп карап тора.
Алсинә Базарлы Матакта банкта эшләгән, 19 яшьлек Алинә кооператив техникумында, 18 яшьлек Гөлинә технология колледжында дизайнерлыкка укыган.
Фаҗига буласы көн алдыннан - 7 августта Алсинәгә 27 яшь тулган. Ул көнне Алсинә бөтен дус-ишләрен күл буена чакырып, туган көнен үткәрә. Күңеле сизенгән кебек, моңа кадәр яшьләргә комачауламыйм дип беркайчан да кызларының туган көннәрендә утырмаган Гөлсинә апа бу юлы күршеләре белән алар янына барасы итә. Алсинәне мактап бик күп матур сүзләр әйтелә. Гөлсинә апа кызына багышлап җыр да җырлый.
- Хәзер уйлап утырам: ярый әле туган көнгә барганмын, кызыма җылы сүзләремне әйтеп өлгергәнмен. Алсинә ул көнне үзе дә миңа рәхмәтләрен күп әйтте: минем мондый әнием булмаса, шушындый табыннар кора алмас идем, мондый әнием булмаса, шундый матур машинада йөри алмас идем дип өстәл аша сузылып кочаклап алды...
Яшьләр күңелле генә утырып таралыша. Икенче көнне кызлар Питрәч районында яшәүче бер туганнарына бәби чәенә барырга тиеш була. Питрәчкә барганчы дуслары Эльвинаны Казанга илтергә ниятлиләр. Анда барасы булмаса, икенче юлга кереп кенә каласы иде дә бит, күрәчәкне күрми гүргә кертми дигән кебек, Казан юлына чыгалар.
- Кичке алтынчы яртыда чыгып киттеләр. Алсинә сеңелкәшләре туган көненә бүләк иткән яңа күлмәген киде, Гөлинә яңа гына алган ак төстәге шортигын киеп куйды. Алинә дә бер тапкыр да кияргә өлгермәгән күлмәген кияргә булды, соңыннан аны салып, баргач киярмен дип, сумкасына тыкты. Гомеремдә булмаганча, кызларымны озатырга чыкмадым. Элек кызлар кием сайлана-сайлана, тегендә-монда әйберләрен чәчеп калдыра иде. Бу юлы, никадәр генә ашыксалар да, үзләре артыннан өйне җыештырып киткәннәр. Алдагы көнне мунчаны юып чыгарга кушкан идем. Юарга өлгермәгәннәрдер дисәм, аны да ялт итеп җыештырганнар. Кызлар киткәч, бер сәбәпсездән моңсу булып китте. Тегесен эшлим, монысын эшлим, ә күңелем һаман моңсу. Кичке сигезләрдә Гөлинәгә шалтыраттым. Трубкасын алмады. Алинәгә шалтыраттым, анысы бөтенләй сүнгән иде. Алсинә руль артында сөйләшә алмас дип, аңа шалтыратып та тормадым. Ә алар ул вакытта инде үлгән булган...

Яшәргә ашыкты
Без килер алдыннан Гөлсинә апа Питрәчкә барып кайткан. Фаҗига булган мәлдә Алсинә тизлеген арттырып, алдагы машинаны узарга теләгән һәм каршы як полосага чыккан дип әйткән булсалар, хәзер тикшерүчеләр башка версияне атаган. Кызның янәшәсендә барган «Ленд крузер» машинасы алдагы автомобильне узарга теләп, аның алдына чыккан һәм Алсинә аның артына барып кермәс өчен кискен генә тормозга басып, ручнигын тарткан. Машина шунда ук асфальтка килеп кадалган һәм әйләнеп барып зур машинага килеп бәрелгән. Ә кызлар дүртесе дүрт якка чыгып очкан...
Чулпанның сөйләвенчә, Алсинәнең дуслары бик күп була. Фаҗига булган урыннан очраклы гына узып баручылар арасында да аның берничә иптәше булган. Кызның асфальтта яткан машина йөртү таныклыгын алып карауга, аның Алсинә икәнен белеп, шунда ук якыннарына хәбәр иткәннәр.
- Кайчан гына мөрәҗәгать итмә, үз эшләрен ташлап, шунда ук ярдәм итәргә әзер иде. Кемнедер чиратсыз үткәрергә, кемгәдер кредит рәсмиләштерергә булышырга, кемгәдер ниндидер документ табышырга, кемгә тагын нәрсә, бер кешегә дә юк дип әйтә белмәде. Аларны көйләп, төшке ашка да туктамый иде, диләр аның турында хезмәттәшләре. Соңгы юлга озатканда да миңа Алсинә шулай ярдәм иткән иде, миңа Алсинә шулай булышты дип килеп әйтүчеләр шактый булды. Кирәк булса, кесәсеннән соңгы бер тиенен дә чыгарып бирер иде,-ди Чулпан. - Узган атнада гына туйга барды. Районда нинди генә туй булмасын, чакырылучылар исемлегендә Алсинә булмый калмый иде. Соңгы күрешүебездә синең үз туең булып, бу кадәр дусларыңның кайсын гына чакырып бетерерсең икән дип көлгән идем әле. Ачык, мөлаем, гел елмаеп торган актив кыз иде. Тизрәк яшәп каласы килгән кебек, ул һәрвакыт каядыр ашыкты. Кайчан карама, кулында машина ачкычы, телефоны булыр. Гел кемгәдер шалтырата, кем беләндер сөйләшә.

Өч кызым - өч шатлыгым
Гөлсинә апа янына килеп, синең бик матур кызың бар икән, туйда күрдек, дип килеп әйтүчеләр дә булган.
- Монысы Алсинәм генә. Өйдә тагын ике чибәр кызым бар әле, - дип җавап кайтара идем. Алсинәм таянычым иде шул. Ике җирдә эшләп, балаларны тәрбияләргә вакытым да булмады. Сеңелләрен Алсинә үстерде. Хастаханәгә җитәкләп алып барып, хәтта аларга прививка ясаттырып кайта иде. Хәтерлим әле: аның җиде яшьлек чагы. Яңа гына туган Гөлинәнең температурасы күтәрелде. Төнге сәгать ике. Мин бала янында утырып калдым, ә Алсинә, этләр очрамасын дип кулына таяк тотып, якындагы хастаханәгә чыгып китте һәм үзе белән медсестраны ияртеп кайтып та керде. Алинә белән Гөлинәнең кайда укыганнарын да барып күргәнебез булмады. Апалары йөртте. Башта тулай торакка урнаштырып кайтты, соңрак фатирга күчерде. Казан белән Базарлы Матак арасында тыз‑быз чапты. Әле кайтып урын-җир, мендәрләр төяп китә, әле кайтып киемнәрен ташый. Апалары түгел, әниләре булды ул аларның. Сеңелләре һәм аларның очрашып йөргән егетләре туган көненә бүләк иткән күлмәген дә иптәшләренә, менә кызларым белән кияүләрем нинди бүләк ясады, дип сөенеп күрсәткән. Алинәм дә бик тырыш иде, укыды да, эшләде дә. Узган елны Универсиада вакытында волонтер булып йөрде. Тырышлыгын күреп, эшкә чакырдылар. Төпчегем Гөлинә бик назлы бала булды. Ярты гына көн күрешми торсак та, килеп кочаклый, битемнән генә үбеп торды. Өч кызым да бик тату яшәделәр һәм бергәләшеп китеп тә бардылар менә. Аларга карап, өч кызым - өч шатлыгым дип сөенә идем.

Кем өчен яшим...
Китәр алдыннан Гөлсинә апа зиратка да барып кайтыйк инде дигәч, шунда юл тоттык. Чулпанның сөйләве буенча, кызларга кабер казырга дип бөтен дуслары килгән. Бир, мин дә казыйм, дия-дия, чиратка басканнар. Кызларның каберләренә көн дә диярлек чәчәк ташыйлар икән, кабер өсләре чәчәк белән тулган.
- Кызларымны бик хөрмәт иттеләр, бик яраттылар. Бу гомерне аларсыз ничек яшәп бетерермен. Кызыма машинаны ссудага алган идем. Аны да түлисең бардыр бит, диләр. Анысы өчен кайгырмыйм да. Элек бөтен эшләп тапкан акчамны кызларыма тота идем, пенсиядә булсам да, алар өчен эшләдем. Ә хәзер кем өчендер дип яшисем юк...

Алинә.

Алсинә.

Гөлинә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading