Менә инде өй түбәсе дә күренә башлады. Озыкламый кайтып җитә. Ә өйдә әни, тәмле аш, кыстыбыйлар да бардыр әле... Кинәт, кызны хыялларыннан нәрсәдер өзде. Әти! Алисәнең йөзе үзгәрде, язның матурлыгы да күренми башлады.
Кояшлы, җылы апрель аеның азагы иде. Алисә мәктәптән өйгә кайтырга чыкты. Карлар эрегән, җирләр кибә башлаган вакыт. Күктә кояш балкый. Ул кызны назлы нурлары белән иркәли. Әйтерсең, әти-әнинең җылы кочагы. Алисә белә иде: бу язгы кояшка алданырга ярамый. Шуңа күрә әле җылы киенеп йөри.
- Ходаем, әти озакка эше буенча чыгып киткән булса ярый иде, - дип күккә карап кулларын кушып үтенде.
Алисә әтисенең өйдә булуын яратмый. Ул өйдә икән, димәк, тавыш, кимсетү, я бөтенләй кул күтәрү. Әтисенең холкыннан курыкса да, ияләнгән иде инде.
Өйгә кайтып кергәч, әтисенең юклыгын аңлады. Шунда ул җиңел сулап куйды. Өйдә тып-тын. Идәндә, бүлмә почмагында, елап утырган әнисен күрде:
- Әнием, синең бу күз яшьләрең тагын әти аркасындамы? – диде кыз әнисен кочаклап.
- Юк, кызым, болай гына. Бик арыдым, - дип алдады Зифа. Ләкин Алисә әнисенең алдавын белә иде. Кызы алдында әтисен начар итеп күрсәтәсе килми, ләкин моны инде никадәр теләсәң дә, яшереп булмый.
Кызның башында төрле уйлар йөрде: әни белән еракка-еракка качарга, күченеп китәргә, үләргә...
- Әстәгафирулла! Нинди уйлар бу? Ходаем, сабырлык бир, зинһар, мин әнигә терәк булырга тиеш, әни, никадәр авыр булса да, әтидән китмиячәк, - дип нокта куйды Алисә.
Алисә кебек 12 яшьлек кыз-малайларга тәмле кәнфит, уенчык кирәктер инде, ә менә аның бөтенләй башка зур хыялы бар иде: чын әти мәхәббәте. Башка балалар урамда әтиләре белән уйный, көлешә, ә әтиләре аларны күтәреп ала да, үбеп тә куя. Алар чын дуслар кебек. Курку, ачулану, тавыш күтәрү юк та. Ә Алисәнең әтисенең кулына да тотынып йөргәне юк.
Шулай көннәр, айлар, еллар үтте. Алисә мәктәпне тәмамлады. Югары белем алу өчен Казанга укырга китте. Әнисеннән бик авырдан аерылды. Ул әти белән генә калачак дигән уй тынычлык бирми иде.
Берничә айдан соң әнисеннән хат килде: “Кызым, кайт. Әтиең юл һәлакәтенә очрап вафат булды. Бернәрсә сорама. Кайткач барысын сөйләрмен”. Кыз калтыранган куллары белән, уку йортына шалтыратып кисәтте дә, беренче электричкага утырып кайтып китте. Башында уйлар бутала иде: әти бүтән юк, кемгә әти дип әндәшергә...
Кызны әнисе каршы алды.
- Кызым... Дуслары белән бәби тәпиен юганнар. Фоат абыеңның улы туган бит. Кунарга калмаган. Исерек килеш машинага утырган.
Кыз бер сүз дә дәшмәде. Җирләгәндә күпләр елашты: әтисенең апалары, сеңелләре, хәтта күршеләр дә. Алисәнең генә күз яше тамарга да уйламады. Әнисенә карады, ул да еламый.
- Ник алай? Әти бездән китте, ул бүтән юк, ә күз яше чыкмый. Киресенчә, күңелдә ниндидер тынычлык, иркен сулап булган кебек тоела хәзер.
Изге, мәрхәмәтле кешене җирләгәндә табигать тә моны сизә. Андый көн җылы, кояшлы, болытсыз була. Хәтта кыш көне һәм көз көне кар белән яңгыр явудан туктый. Моны Алисә кечкенә чакта капка төбендә сөйләшеп утыручы әбиләрдән ишетеп калган иде. Ә бүген аеруча салкын, юеш, болтылы һәм җилле иде.
Алисә әтисе белән бәйле төрле вакытларны исенә төшерде. Тик кызның хәтерендә әтисенең усал карашы гына калган иде. Юк, Алисә ачу тотмый. Әтисе аңа тормыш бирде. Бу зур бүләк. Әтисенең бердәнбер бүләге...
Тормыш дәвам итә. Кыз Казанга китте. Уку йортын тәмамлады, хәзер инде яраткан эшендә танылган шәхес, кияүдә, ике баласы, яратып, яратылып яши. Әнисе дә авылда үз көенә генә, тынычлап яшәп ята. Алисә еш кына әтисенең каберенә килеп уйланып утыра. Чын әти мәхәббәте, әти җылысын көткән кызның соңгы өмете өзелде шул. “Кызым, мин сине яратам”, “Алисә, син минем кечкенә җимешем”, дигән сүзләрне ишетәсе килә иде аның. Әтисенә сыенып, нык итеп кочаклап “Әти, мин дә сине яратам!”, дип бөтен дөньяга кычкырып белдерәсе килә иде...
Гөлназ Рәшитова
Фото: freepik.com
Комментарийлар