16+

Үлгәнеңне көттем, кадерлем – 2

Лилия белән бакчадан чыктык та, бездән алда чапкан балаларыбызга куана-куана, салмак кына атлыйбыз. Аның турында язып чыккач, мине танырлар инде, дип борчылган иде ул. Янәсе, күрше-күлән ник өйдәгене тышка чыгардың, дип сүз җиткерер, туганнарга да ошамас дип шөбһәләнгән. Хәзер кем хәле кемгә кирәк - берәү дә кызыксынмаган. Каенаналары йортыннан күченеп...

Үлгәнеңне көттем, кадерлем – 2

Лилия белән бакчадан чыктык та, бездән алда чапкан балаларыбызга куана-куана, салмак кына атлыйбыз. Аның турында язып чыккач, мине танырлар инде, дип борчылган иде ул. Янәсе, күрше-күлән ник өйдәгене тышка чыгардың, дип сүз җиткерер, туганнарга да ошамас дип шөбһәләнгән. Хәзер кем хәле кемгә кирәк - берәү дә кызыксынмаган. Каенаналары йортыннан күченеп...

- Өйрәндек инде хәзер, - диде Лилия, каенатасының хатыны үлеменнән соң йортка беренче мәхәббәте - гомерлек сөяркәсен алып кайтуын бәян итеп. - Алар күченәсе көнне без чыгып киттек. Бакча йортыбызның җир кишәрлеген, гаражны сатып, хрущевкадан бер бүлмәле фатир алдык. Ике бала белән кысан инде, олысы коттеджга кайтыйк дип борын да мышкылдатып алды. Киемнәрне куярга шкаф та юк әле - чемоданнар өстендә яшибез.
- Чыгып китегез дип ультиматум ук куймаганнар бит, ник бергә торып карамадың? Һич тә булмаса, китәр идегез...
- Ультиматум куйган шул. Нәкъ менә синең хатының торган йортта яшисем, ул йоклаган караватта йоклыйсым килә, әмма ул тапкан балаңны, гаиләсе-ние белән, күрәсем килми, дигән. Назыйм әтисе теленнән шул сүзләрнең йомшак вариантын ишеткәч: «Әти, әллә сине сихерләгән инде ул хатын?» - дип кенә әйтә алды. Бердәнбер баласы булган улына өйдән чыгып китәргә боерган әти кеше нормальмы ул синеңчә? Минемчә, юк.
- Бер караганда, картаймыш көнендә аның инде икенче тормыш җиткезергә, бәлки, егәре дә җитмидер? Назыйм бит яшь, дөньяны көтәрлек эшли дә дидең...
- Эшләсен дә ди, тапсын да ди. Ә малаеңны бүген куып чыгардың да, үзеңнең комың коела башлагач, ул сиңа борылып караячак дип кем гарантия бирә ала? Без чыгып та киттек, фатирсыз да калмадык. Картаймыш көнемдә кемгә калырмын дип уйлый икән ул? Хозыр галәйһиссәлам килмәс бит - бердәнбер малае кирәк булыр.
- Ә бу хатынкайның балалары юкмы?
- Ник, сөйләмәдеммени анысын? Армиягә каенатаны озатканда ул йөкле кала. Әмма кайтканын көтеп җиткерми - анысының төгәл серен белмим. Икенчегә гашыйк булып кияүгә чыгамы ул, булачак ире баерак булып күренгәнме - гөнаһысына керәсем килми. Әмма дә ләкин башка берәүгә кияүгә чыга бу. Чыгар алдыннан көмәнен төшертә. Шуннан соң башка балага уза алмый. Каената армиядән кайтуга, вәгъдәсез ярына ачу итеп, безнең каенанага өйләнә. Санта-Барбара инде, бер сүз белән. Әмма сөяркәсе ире белән озак яшәми. Аның белән аерылышуга, каената белән араларны көйли.
- Төшеп калганнардан түгел инде, алайса?
- Мин аны алар өйгә күченеп килгәч, әйберләрне алырга барганда күрдем. 48 яшьлек хатын ул. Әмма бүген дә зерә чибәр. Ул буй-сыннар дисеңме, малай, ул прическалар. Курчакмыни! Әле бүген шундый чибәр ул - яшь чагында нинди булганлыгын бер Ходай гына белә. Үз-үзен тәрбияләгән, бик нәзакәтле генә сөйләшүче, җыйнак гәүдәле хатын килеп чыккач, мин хәтта берара сүзсез калдым. «Сезмени инде ул безнең өйгә ашкынган?» - дигәнне генә кысып чыгардым.
- Нәрсә диде соң?
- Мин үз урыныма кайттым, диде. Янәсе, безнең коттедж төзеләсе нигезне алар яшь чагында ук карап куйган булганнар, кавышырга, уртак балалары туарга тиеш булган... Имеш, аларны язмыш кына аерган.
- Лилия, чынлап, бәлки шулайдыр? Картайгач та кешенең яратырга хакы бар бит инде?
- Нинди ярату булсын шул яшьтә? Яратышасың икән, моңарчы булган язмыш агачын төбе-тамыры белән кисеп ыргытырга дигәнмени? Яратышсыннар - кем комачаулый аларга. Ул хатын миңа: «Бу нигезне онытыгыз, безнең уртак балабыз булмады, димәк, өйгә чит хатыннан туган балалар аяк басмаячак», - диде. Бик мәрхәмәтле кеше инде, име. Оятсызның оятсызы. Ул корыган агач дип, ник безнең балалар бабаларын онытырга тиеш, ди әле.
- Каенатаң бөтенләй араны өздемени?
Юк инде, шалтыратыштыра. Балаларга кечтеки-мечтеки бүләкләр җибәргән була. Әмма үзләренә кунакка дәшми. Мин ул хатынга да берни эндәшми чыгып киттем. Аның белән әрепләшеп, аның гөнаһларын үз өстемә аласым килми әле. Назыймга да, арагызны бозмагыз, дидем. Мәкерлеләргә рәхәт яудырып йөрмә, игелекле бул, әтиеңне үз өеңә чакырып кунак ит, дидем. Үземнең дә хәзер әтигә карата ачуым бетте инде - аның туа алмый бакыйлыкка күчкән баласы алдында да намусы тынгылык бирмәгән, күрәсең. Яшәсен инде, тыныч күңел белән яши алса. Без менә яшәп ятабыз бит әле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading