16+

Элеккеге ирем яхшырак булган. Хәзерге егетем акча гына сорый...

Шактый кыен хәлдә калдым әле. Шуңа “Шәһри Казан” укучыларыннан киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә булдым.

Элеккеге ирем яхшырак булган. Хәзерге егетем акча гына сорый...

Шактый кыен хәлдә калдым әле. Шуңа “Шәһри Казан” укучыларыннан киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә булдым.

Өч ай инде бер ир-егет белән очрашып йөрим. Әлегә аралашуыбыз җитди төсмер алмаган, телефон аша сөйләшүләр, кафеда каһвә эчү, кинога баруларга гына барып тоташа. Шулардан чыгып, аның үз-үзен тотышындагы кайбер моментлар сагайта. Әйтик, берничә тапкыр шундый хәл булды, акча түләргә кирәк вакытта, йә ул янчыгын онытып калдырган, йә банк картасы белән проблемалар килеп чыккан (берсендә бер тиен дә акча юк иде, икенчесе ике айга банк тарафыннан блокка куелган). Әлбәттә инде, бу чыгымнарны мин түләдем.

Дөрес, суммалар зур түгел (каһвә өчен, машинасына бензин салганда, кибеттә). Ике тапкыр ул  акчаны кире кайтарды, аннары ничектер үзе искә төшермәде һәм мин дә яхшысынмыйча сорамадым. Ярар, болары вак нәрсә. Ә күптән түгел, чыннан да, уйга калдырырлык бер хәл булды. Элеккеге ирем уртак машинабызны сатты һәм өлешемне банк картама күчерде. Акчалар күчүе турындагы смс килгәндә, телефоным йөргән егетем кулында иде. Ул килгән сумманы күреп гаҗәпләнде һәм аларны кем җибәрүен сорады.

Ничек бар шулай сөйләп бирдем (гәрчә планлаштырмасам да). Берничә көннән соң ул шундый ук суммада акча биреп торуымны сорады. Дөресен әйткәндә, бу мине киеренке хәлдә калдырды, аның сүзләренчә, әнисенә бик катлаулы операция кирәк, шуңа ашыгыч рәвештә акча җыя икән. Ләкин шигем бар. Дөрестән дә, шулай микән. Акча алгач та, качып китмәсме? Әле очрашып йөргәндә үк, хатын-кыз хисабына каһвә эчкән, бурычка сорап торган ирдән алга таба ни көтәсе? Бу альфонс булып чыга түгелме соң? Кыскасы, сездән киңәш көтәм. Миңа ни хәл итәргә, аның "хәленә" кереп, бурычка акча бирергәме, әллә саубуллашыргамы?
 

Казаннан Илгизә дип белерсез

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Альфонска акча бирмэскэ конечно! Араларны озэргэ кирэк!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Саубуллашырга!!! Акчасыз каласыз!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Отправь его лесом!!и всё

        • аватар Без имени

          0

          0

          Машинасын сатсын Бирмэ акча!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Пока не поздно аранны озэргэ и саубуллашырга.кирэк.Чилэгенэ курэ капкачы табылыр.Эллэ анын семьясы да барадыр инде.

            Мөһим

            loading
            2
            X