16+

Хатыннан китеп, Ләйсәнгә өйләнү - ахмаклык...

Сезгә барысы да чит ярлары турында яза. Мин дә үзем белән булган хәлне язарга булдым. Миңа – 55, аңа – 30 яшь. Икебез дә гаиләле. Безнең мөнәсәбәтләр күптән түгел генә башланды, алга таба ничек дәвам итәр – анысын белмим. Дөресен генә әйткәндә, болай булыр дип башыма да килмәде...

Ләйсән белән бергә эшлибез. Беренче күрешүдән үк бер-беребезгә тартылдык. Баскыч төбендә тәүге тапкыр үбешкәнне мәңге онытасым юк. Шуннан соң хисләр дөрләп кабынды. Эштәгеләр дә сизде. Безнең очрашулар арендага алынган фатирда узды.

Хатыннан китеп, Ләйсәнгә өйләнү – ахмаклык. Мин аңа нәрсә бирә алам? Аның барысы да бар. Хәер, иң мөһиме юк шул. Мәхәббәт, наз, игътибар. Ул шундый чибәр, яшь. Аны күрсәм, акылдан шашам. Инде нишләргә? Ләйсән белән араларны өзә алмыйм, аннан башка яши алмам кебек. Мөнәсәбәтләрне дәвам итүнең дә мәгънәсен күрмим.

Рифат Ш.

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Китеп кара хатыныннан Лэйсэненэ, мэхэббэтен ничек кабынган булса, шундый ук тизлек белэн очып юкка чыгачак. Узенен ирен чит кешегэ алыштырган хатын, узеннэн 25 яшь олы бабай белэн нишлэсен ул. Эй аллам бу ирлэр олыгая барган саен уз хатыннарыннан башка кемгэндер кирэк дип уйлыйлар микэн, болар вакытлыча гына...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кутенэ каты бук терэлгэч хатыны кирэк булачак шул. Мин андый ирлэрне кертмэс идём Кире. Балалар ускэн. Тик бер рэхэте очен мен михнэт куреп тик яшэсен

      Мөһим

      loading