16+

Миңнебану Борһанетдинова: «Бер күрештек тә шуның белән тәвәккәллисе иттек, кияүгә чыкмыйча, утырып каласы килмәде»

Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы, Түбән Шөн авылында яшәүче Миңнебану белән Абзалетдин Борһанетдиновларның гаилә корып яши башлауларына алтмыш елдан артык вакыт узган, төгәлрәге, алтмыш дүрт ел. Абзалетдин бабай 90 яшен тутырган, Миңнебану әбигә тиздән 89 туласы.

Миңнебану Борһанетдинова: «Бер күрештек тә шуның белән тәвәккәллисе иттек, кияүгә чыкмыйча, утырып каласы килмәде»

Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы, Түбән Шөн авылында яшәүче Миңнебану белән Абзалетдин Борһанетдиновларның гаилә корып яши башлауларына алтмыш елдан артык вакыт узган, төгәлрәге, алтмыш дүрт ел. Абзалетдин бабай 90 яшен тутырган, Миңнебану әбигә тиздән 89 туласы.

- Бер күрештек тә шуның белән тәвәккәллисе иттек, яшь бара, миңа - 25, Абзалетдингә 26 яшь иде ул вакытта. Кияүгә чыкмыйча, утырып каласы килмәде, - ди Миңнебану әби, үзе кеткелдәп көлеп тә җибәрде. - Кич утырып кайтканда озата килде ул мине. Капка төбенә кайтып җиткәч, сүзен башлый алмый аптырады. Каушавыннан, башлаган сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча җәфаланды. Саубуллаштым да кереп киттем. Иртәгәсе көнне туганнары килеп мине сорадылар. 25тән соң 26сы да тулыр, чыгам, дидем. Ходайга шөкер, Абзалетдин белән бик матур яшәдек. Эчеп йөрмәде, тәмәке тартмады, кул күтәргәне булмады. Безнең чорда матур итеп туйлар уздыру, загска барып язылышулар юк иде. Аның каравы хәзерге кебек гаиләләр таркалмады, балалар ятим үсмәде. Бер-береңә юл куя белергә кирәк, тату яшәүнең башка бер сере дә юк, - ди ул.

Борһанетдиновлар алты бала табып үстергән. Бүген алар төпчек уллары Фәнис белән киленнәре Әлфия гаиләсендә яши.
- Әти белән әни үзара аңлашып яшәделәр. Без дә алар кебек матур итеп яши алсак иде, дип әйтә идем. Фәнис белән танышкач ук, ул, минем әни бик яхшы кеше, диде. Шул сүзе белән тынычландырды, башта ук үз әнием кебек якын күрдем. Әни бик сабыр кеше, гомер буе аның шул сыйфатына сокландым. Ризык­ларны бик тәмле пешерде. 19 яшемдә килен булып килдем, аш-суга аның кебек осталыгым да юк иде. Аптырама, син дә өйрәнерсең әле, дип тынычландыра иде. Җитешмәгән җирләрне күрмәмешкә салышты, бер генә кырын карау да сизмәдем, - ди Әлфия апа.


Миңнебану әби дә киленен мактап туймый.

- 23 ел бергә яшәп, сүзгә кергәнебез булмады. Балалар, оныклар гел кайтып йөриләр. Аларны елмаеп каршы ала, кунак итә. Онык­лар җәйгә өчәр айга каникулга кайта, аларны карап-тәрбияләп тора, - ди ул.
- Әти белән әни үзләре дә бала җанлы кешеләр, - дип кабат сүзгә кушыла киленнәре. - Кызларыбыз Әлсинә, Ләйсинә, улыбыз Әмирне алар гына карады дисәң дә була. Бишекләрен көннәр буе тирбәтәләр иде. Балаларга кечкенәдән догалар өйрәттеләр. Аларның намаз укулары, ураза тотулары - әби-бабай тәрбиясе. Өйдә барыбыз да ураза тота. 89 яшькә җитүенә карамастан, әни дә уразада. Әти белән әни беркайчан да намазларын калдырмады. Без дә алар үрнәгендә яшәргә тырышабыз.

Килен каенана туфрагыннан, диләр. Әлфия апа үзе дә, каенанасы кебек үк, ягымлы, көләч йөзле, мөлаем кеше. Гомумән, олыны - олы, кечене кече итеп, ата-ана хакын хак­лап, төп нигездә яшәгән әлеге төп­ле, тату гаиләдә барысы да ничектер сабыр, гаилә әгъзаларының бер-берсенә мөнәсәбәте ихлас һәм ягымлы тоелды миңа.
Дилбәр Гарифуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading