16+

“Минем бик тә биисем, энекәшләремнең көчле спортчы буласылары килә"

Радалия һәм Рәис Фәтхуллиннарның яңа йорты алар яшәгән урамның гына түгел, авылның да матур бизәге. Үзендә тырыш, хезмәт сөючән хуҗалар яшәгәнне күрсәтеп, ерактан ук балкып утыра

“Минем бик тә биисем, энекәшләремнең  көчле спортчы  буласылары  килә"

Радалия һәм Рәис Фәтхуллиннарның яңа йорты алар яшәгән урамның гына түгел, авылның да матур бизәге. Үзендә тырыш, хезмәт сөючән хуҗалар яшәгәнне күрсәтеп, ерактан ук балкып утыра

Ләкин  йортның төп ямен бала-чаганың бәхетле авазы тудыра.  Ул булмаганда әллә нинди  зур. Патша  сараедай йортлар да буш, ятим тоела,  һәр почмагыннан салкын шыксызлык   сизелә  башлый.  Нәкъ менә шуны тоя башлагач та  Радалия ханымның   күңелендә бер хыял бөреләнә.   Әти-әнисез  ятимә  бер кыз  баланы гаиләләренә  алып, аны да,  үзләрен дә бәхетле итәсе бик килә  авылда  фельдшер булып эшләүче мәрхәмәтле  җанлы ханымның.  Бу уен  гомер иткән,  ике улының әтисе булган иренә дә әйткәч,  ул да каршы килми. Аңлый бит инде,  хатынының кыз   әнисе буласы  килгәнен. Ике ул биргән аларга ходай, кыз бирмәгән. Ир уртасы инде алар хәзер.   һәрберсенең үз таиләсе, үз  тормышы,  мәш килеп балалар үстереп, дөнья көтеп яталар.  Туган нигезгә кайтып йөрсәләр дә, алар киткәч,  зур өй тагын бушап кала, почмакларын сагыш сара.  

Шундый көннәрнең берсендә шалтыраткандыр ул миңа.  Бу урында республикабыз матбугатының  балаларны гаиләгә урнаштыруда зур роль уйнавы турында әйтми калып булмый.  Безнең гаиләнең кызлы булуы хакында да  Радалия ханым матбугаттан  белгән. Аннары,  телефон номерымны каян тапкандыр,  шалтыратты.  Күңелендә  ятим баланы бәхетле итү уе  туганнарга хөрмәтем зур минем. Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәргә дә тырышам. Без бер белмәгән кешеләр булсак та,  шактый озак сөйләштек. Мин аңа  ниятенең изге булуын һәм аның өчен  укырга кирәклеген әйттем. Ә инде  тәрбиягә бала алган гаиләләрнең Казанда узган чираттагы форумында ул үзе минем яныма килде. «Алдыгызмы әллә?» - дидем мин,  анадан  да  бигрәк  ятим бала  өчен сөенеп. Ул елмаеп дүрт бармагын  күрсәтеп: «Дүртәү» диде.  Сөйләшеп киттек .   

-  “Алла язмаган эш булмас” - дидек. Димәк, шулай язган булган.  Бер   ятимә кыз табылгач, сөенә-сөенә  алып кайтырга  барган идек. Казанга  килгәч, аның тагын ике энесе барлыгын  белдек. Кыз бер күрүдә күңелебезгә ятты.  Малайларга гына  икеләнеп калдык.  Ләкин балалар йортында:  “Өчесен бергә генә бирәбез!”- дип  кырт кистеләр.   Алып кайттык.  Шулай итеп,  гаиләбез  берьюлы өч кешегә артты да куйды.  Баштарак ирем  малайларны  бер дә якын итә алмады. Ир бала шук бит инде ул:  пычранып кайтырга, җимерергә ватарга да мастер. Үзебезнекеләрдән яхшы беләбез. Тик Дамир белән Әмир бик “хәйләкәр” булып чыкты. Алар  гел  яңа әтиләре янында  мәш килделәр,   аныңча кыланырга тырыштылар.  Әтиебезнең өстәл янында гәҗит  укырга ярата торган гадәте бер. Аңа карап малайлар да,  әле укый белмәсәләр дә,  тотып утырган булалар.  Әти абруе, әти үрнәге.

Авыл гына түгел, бөтен район халкы шаккатса да,  Радалия ханым   үзе  бу адымын  һич кенә дә гайре табигый дип санамый. Бу нигез элек-электән ятим  сабыйларга   җылы оя  булган. Радалия  ханымның шәфкатле җанына  да шул туфрактан  иңгәндер бу теләк.
Ләкин теләк бер хәл,  таза  беләк тә.  олы йөрәк тә кирәк бит әле мондый тәвәккәл адым өчен.  Балалар алар авырмый гына да үсми. Әнә Әдилә белән дә кыш буена ничә тапкыр хастаханәдә  ятып чыгарга, хәтта операция  ясатырга да  туры килгән. Болар барысы да ана йөрәге аша. эз салып уза бит.

Татар авылында үзләрен  чит-ят, ким-ятим   итеп сизмәсеннәр өчен әлеге гаилә  балаларга мулла  чакыртып, матур  татар исемнәре куштырган.  Сабыйлар  ишетү белән ошатканнар аны,  тиз генә   ияләшеп  киткәннәр. Ә  беркөнне Әдилә мәктәптән елап кайткан. ”Ни булды, кызым?“- дип кочагына алган әнисе.  Сыйныфташ малае   Әдиләгә  тапкан анасы кушкан исем белән дәшкән икән. «Исең китмәсен,  кызым, ике исемле кеше бәхетле була ул», - дип юаткан.  Радалия.  Әнисе әйткәч, Әдилә дә тынычланган:  елмайган.  «Ышанмый  булмый, Әни бит  ул!» Ирене, йөзе генә түгел, ә күзләре дә елмая  алса гына, сабый  тулы  бәхетле була.  Ятим баланың күзләрен елмайта алу - иң кыены. Ул күзләрдәге сагышлы моңны   елмаюга алмаштыру өчен  бик күп тырышырга  туры килә.

Фәтхуллиннар гаиләсе әлеге сабыйларның бәхетле булуларын бик  тели һәм моның өчен  үзләрен дә аямый. .Бер тапкыр  әниле килеш ятим калып,  балалар йортында яшәп караган сабыйлар  да җае чыккан саен. ә чыкмаса, чыгарып, әти-әниләрен яратуларын белдереп,  кочаклап, муеннарына сарылып,  «Безнеке!» дип кабатлап кына торалар.  

Декабрь аенда  бу гаиләгә Яңа ел бүләге ясаганнар, бер дә уйламаганда-көтмәгәндә  кабат Казанга  балалар йортына чакыртканнар. «Ни булды икән?» дип, юл буе шөбһәләнеп барганнар.  Килеп җитсәләр,  монда аларны  тагын бер нәни кызчык көтә икән - теге сабыйларның сеңелесе.  Апа-абыйларыннан аермаска теләгәннәрдер инде, «Әгәр дә алмасагыз, тегеләрен дә алабыз», - дигәннәр.
- Ничек инде алабыз?! Алар бит песи баласы түгел, кеше баласы. Инде хәзер ияләшеп,  тәмам  үзебезнекенә әйләнеп беткәч кенә... Бирделәр ди менә! Тамырларында безнең кан акмаса да...  Биргәнче, кызчыны алабыз. Өч янына дүртенчесе  сыяр әле,  - дип кабат тәвәккәлли ир белән хатын.

Әйтеп җибәрергә генә ансат. Әминә шул кадәр  нәни була, кашык тотып ашый да белми хәтта.  Хәзер инде ул  әлеге гаиләнең  тере курчагы. Биеп кенә тора. Телгә дә оста. Теләсә кемне авызына карата. Бигрәк тә, әтисен  ярата. Радалия ханым әйтмешли:”Камыр итеп баса, токмач итеп җәя”.  Бу балалаларны алгач, хәзер олы абыйлар да ятимнәрне сөендерергә теләп, туган нигезгә  күбрәк күчтәнәчләр төяп,  ешрак  кайта башлаган. Балалар бит берсен “дәү”, икенчесен  “тәти” абый дип  өзелеп көтеп тора.  Таһир белән Заһир гаиләсе  кайткан көнне  Фәтхуллиннар йортының ишегалды  чын сабантуйга әйләнә.

Әле быел беренче сыйныфны гына тәмамлаучы Әдилә  Рөстәм  Миңнехановка язган хатында да шушы хакта  хәбәр иткән. Кызның шатлыгы эченә сыймый бит! Бу хакта  Президентыбызның да белүен теләгән. Этләрен дә, мәчеләрен дә санап  чыккан. Хат азагына  үзенең гозерен дә җиткергән. “Минем бик тә биисем, энекәшләремнең  көчле спортчы  буласылары  килә. Андый түгәрәкләр  Әтнәдә генә. Ул бездән ерак машинабыз юк.  Анда  йөрер өчен  безгә  бер җиңел машина  бирә алмассызмы икән?”- дигән.  Бу хатны Президент  кызның хыялын тормышка ашырсыннар дип,  Әтнәгә җибәргән. Хәзер район  җитәкчеләре  балаларны тагын да  бәхетле  итәчәк  әлеге көнне  якынайту  юлларын эзлиләр, ди.  Тизрәк  эзләсеннәрһәм тапсыннар  иде инде.         

Бу  берсеннән-берсе кечкенә (иң олысы Әдиләгә дә  тугыз яшь кенә тула бит әле) балаларны күргәч, күңелдә бер генә теләк туа. “Әлеге нарасыйларга  кабаттан ятим калырга язмасын иде инде,  ходай аларны үстерүчеләргә озын гомер,  саулык-сәламәтлек һәм сабырлык бирсен иде!”

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading