16+

«Минем йөрәгемдә мәңгегә»

ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыеваның кызы Аида казага очрап, һәлак булган.

«Минем йөрәгемдә мәңгегә»

ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыеваның кызы Аида казага очрап, һәлак булган.

Берничә ай элек давыл вакытында өстенә агач  авып, кызчыкның гомере өзелгән иде. Эльвира инстаграмдагы сәхифәсендә кайгысы турында язма урнаштырган.

«Аида - дөньяда иң якты бала иде. Матур, сизгер, назлы, якты, ачык. Барлык ата-аналар үз балаларын ярата һәм иң яхшы дип саный, әмма Аида, чыннан да, уникаль иде. Ул һәрвакыт барысын да яратты һәм ярата иде. Хәтта балалар бакчасында да, кайтыр алдыннан, барлык балаларны һәм тәрбиячеләрне кочаклап үбә иде.
Безнең бер гадәт бар иде: китәр алдыннан һәр көн бер-беребезне бик озак борын, маңгай, иреннәрдән үбеп ала идек. Хәтта бер-беребезнең кулларын да үптек.
Ул акыллы һәм зирәк бала булып үсте. Яшәргә өйрәнде, мине һәм әйләнә-тирәдәгеләрне дә дөрес яшәргә өйрәтте. Барысын да белә иде.
Ул бар кеше белән дә, хәтта таныш булмаган, чит-ят кешеләр белән дә бик җиңел аралашып китте. Теләсә кем белән дуслашып, һәрвакыт рәхмәт сүзләре алды. Ул беркайчан да күзгә чалынмыйча калмады.
"Әни, мин һәрвакыт кечкенә булачакмын, ә син беркайчан да олыгаймаячаксың" - ул бик еш әйтә торган сүзләр.
Түгәрәкләрдә аерылып тормаса да, тренерлар да аны ничек, бар шулай кабул итәләр, яраталар иде.
Ә әбисе белән бабасын ничек яратуын белсәгез сез...Хәтта төнлә дә сагынудан, елап уяна иде.
Аның кечкенә генә хыялы - бәләкәй зоопарк булдыру, хайваннарны шулкадәр нык яратты.
Аида, мин синнән гафу үтенәм, коткара алмадым. Мин һәрвакыт синең яныңда булырмын һәм беркайчан да җибәрмәячәкмен.
Кызымны бөтен йөрәгем, җаным белән яратам. Гафу ит мине. Без һичшиксез очрашырбыз һәм бәхетле булырбыз»,
— дип язган Эльвира.
Әлеге язма астында инстаграмнан кулланучылар күпсанлы комментарийлар калдырганнар: «АллаҺ үзе түземлек-көч бирсен ...бала югалтудан да иң ачы хәсрәт юктыр. Бала ул - изге фәрештә, тыныч йокласын, сабыр булыгыз».

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Моя Аида - самый светлый ребёнок на всей земле. Добрая, красивая, чуткая, нежная, яркая, открытая. Все родители любят своих детей и считают их самыми лучшими, но Аида действительно уникальная. Она всегда и всех любила и любит. Даже в детском саду перед уходом целовала и обнимала всех детей и воспитателей. У нас был ритуал: каждый день перед уходом мы долго целовали друг друга в носик, лобик, губки. Даже руки друг другу целовали. Она умна и мудра не по годам. Учила жить, правильно жить меня и всех окружающих. Всё всегда знала. Она с легкостью говорила со всеми, даже с незнакомыми, чужими взрослыми людьми. Могла подружиться с кем угодно и всегда получала комплименты, от которых расцветала. Она никогда не остаётся незамеченной. «Мама, я всегда буду маленькой, а ты никогда не будешь старой» - слова, которые она очень часто говорила. Она не отличается особым старанием на кружках, но все тренеры любят её за то, какая она. А как она любит эбием и бабаем... Даже ночью просыпается со слезами, потому что скучает. Её маленькая мечта - маленький зоопарк, настолько она любит животных. Аида, я прошу у тебя прощения, что не уберегла. Я всегда буду рядом с тобой и не отпущу никогда. Люблю тебя доченька всем сердцем, всей душой ❤️. Прости меня ?. Мы обязательно встретимся и будем самыми счастливыми.

Публикация от elviraTNV (@elviratnv)

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading