16+

“Намаздан соң барыгызга озын сәламәт гомерләр телим”, ди ул

Азнакай районы Түбән Якый авылында яшәүче ветеран укытучы Таһирә Барый кызы Әсәновага 100 яшь тулды. Таһирә әби үз аягында, үз өендә каршы алды безне.

“Намаздан соң барыгызга озын сәламәт гомерләр телим”, ди ул

Азнакай районы Түбән Якый авылында яшәүче ветеран укытучы Таһирә Барый кызы Әсәновага 100 яшь тулды. Таһирә әби үз аягында, үз өендә каршы алды безне.

 – Бабай аркасында кулак булып сөрелдек. Себергә җибәрделәр әтине. Халык дошманы дип кулга алдылар. Ике ел Кызыл армиядә хезмәт итеп кайтса да, үзе совет хөкүмәтеннән зарар күрде. Без шул хәлләр аркасында ачка интектек. Бөтен әйберләребезне алып бетерделәр. Тавык та калмады. Шуннан соң әти Кызыл армиядә булган документының күчермәсен алып Калининга хат җибәрде. Себердән 3 ел дигәндә кайтты. Матур гына эшли иде колхозда. НКВДдан кеше килде дә, әтине алып китте. Шунда Беломорканал төзелешендә эшләгәндә чирләп үлде, – дип сөйли Таһирә әби.

Авыр тормышны сугыш еллары тагы да авырайта. Таһирә әби дә бу вакытта Бөгелмә педучилищесын бетереп кайтып, укыта башлаган була.
– Сугыш вакытында балаларның өс-башларны юк иде бит. Шул чакта мин аларны бер җәймәгә төреп мәктәпкә алып килә идем. Укучыларым шуны гомер буе онытмадылар. Күп вакыт икешәр сыйныфны бергә укыттым. Бергә 30 да, 28ләп тә укучы булды. 10 ел Мәлбагышта, 25 ел бу авылда. 2 ел Кәтемгә, 2 ел Балтачка барып укыттым (иң беренче эш урыным). 1 ел Әлкәйдә, – дип сөйли Таһирә әби. 

Колакка саграк булса да, әбекәйнең хәтере сөбханалла. Барысын да белеп сөйли. Мәктәпне сораштыра башласаң, туктатырлык түгел. Чын укытучы. 45 минут сөйләмичә туктамас кебек. 
– Язарга кәгазь юк. Каршыда таш амбарда иске китапларны ташлаганнар иде. Шул китапларны алып кереп, шуңа яздык. Аннан соң язу карасын ничек кенә юнәлтмәдек. Бездә Чатра дигән әрәмә бар. Шунда төшеп эт шомырты җыеп, аны киптереп, аны кайнар суга салып, кара ясадык. Корымны кырып алып кердек. Бик авыр булды. 7 шәр төрле эш алып барган чагым булды. Өйдә борылып карарга да вакыт булмады. Төнлә бакчаны казып, өйдә төнлә эшли идек. Көндез ярамады. Үз эшеңне эшләсәң, партия җыелышына куялар иде. Җылы киемнәр, кәгазь-көл җыюмы дисеңме – бар өстәмә эш безгә булды. Кеше ышанмаслык сүзне, чын булса да, сөйләмә диләр. Болар чын. Бер йомарлык май 18 сум иде, безнең хезмәт хакы да эшли башлаганда 18 сум иде. Аннан 200 сумга күтәрелде. Ашарга юк. Иртән умач пешереп ашыйм да, шул көе көне буе кайтмыйм. Мәктәптән кайткач, кич белән калганын җылытып эчәм. Барыбызга да шундый эш иде, барыбыз да шул 8 кило паекны бер айга җиткерә идек, – дип искә ала Таһирә әби дәреслекләр дә, кәгазь дә булмаган укытучылык елларын.

Ул чагында укытучы агитатор булып та йөргән. Таһирә әби 40 ел укытканын, 40 ел коммунист булып торганын бер тын алуда гына да сөйләп чыга алмас. Шул еллар эчендә 4 баласын да үстергән. Өен дә караган, мәктәбеннән дә калмаган, хөкүмәт эшен дә башкарган. Таһирә апа үзенең бертуганнарын да искә алды. Бүген әле 5 баладан 2се исән-сау. Инде үзенең дүрт баласыннан берсе генә калган. Бүген улы Гамир һәм килене Фәйрүзә тәрбиясендә яши. Өе якты, өсте-башы чиста. 

– Нәрсә телим, шуны ашаталар, Аллага шөкер. 9 оныгым, 20 оныкчыгым бар. Алар хәлемне белеп торалар, күчтәнәчләрен җибәреп торалар. Укучыларым да шулай итә, – дип шөкерана кыла ул.

Мәлбагыш мәктәбендә 100 яшьлек укытучы хөрмәтенә кичә оештырдылар. Туган-тумача, оныклар, мәктәп укучылары, укытучылар, Таһирә әбинең үзе укыткан укучылары да күп җыелган иде. Юбилей кичәсендә Таһирә Барый кызына Татарстан Мәгариф министрлыгы карары белән Татарстанның мактаулы остазы исеме дә бирелде.

- Болай үземне гел начар хис итмим әле. Үләрмен дип тә уйлаган идем, яшим әле. Бөтенегезгә озын гомер теләп калам. Еллар тыныч булсын. Чирләр булмасын. Барыбыз да мәңгелек түгел. Без китәрбез, сез озак яшәгез әле минем кебек. Намаздан соң барыгызга озын сәламәт гомерләр телим, – дип саубуллашты безнең белән Таһирә әби.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Тахира эбинен 9 оныгы, 20 оныкчыгы.

    • аватар Без имени

      2

      0

      9 внуков 20 правнуков у нее.

      Мөһим

      loading