16+

«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...»

Тирә-як тып-тын. Ара-тирә агачларның җилдән шаулашып алганы гына сизелә. Әнә кызыл канәферләргә күмелгән каберлек. Сөйгәненең каберлегенә иелеп тын гына Алёна күз яшьләрен түгә. 

«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...»

Тирә-як тып-тын. Ара-тирә агачларның җилдән шаулашып алганы гына сизелә. Әнә кызыл канәферләргә күмелгән каберлек. Сөйгәненең каберлегенә иелеп тын гына Алёна күз яшьләрен түгә. 

Өметсез төн
Инде бер ел эзен суытмый ул бирегә. Гафуры янына килмәгән көннәре сирәктер аның. Сагышка чыдый алмыйча күпме яшь түкте, сөеклесен уйлый-уйлый ничәмә-ничә йокысыз төннәр үткәрде икән ул?! Исәбе-хисабы юктыр, мөгаен. 

Кабер ташыннан аңа елмаеп чибәрләрнең-чибәре Гафур карап тора. Салкын сурәтне сыйпап ала да, Алёна җиргә иелә. “Бик сагындым сине, мине газап утларына салып, никләр ялгыз калдырдың?!” – дип җан ачысы белән елый хатын.

2022 елның 13 март төне Буйнакск шәһәре 136нчы аерым гвардия мотоукчылар бригадасының өлкән лейтенанты, танк батальонының взвод командиры Гафур Шакирҗанов өчен соңгысы була. Самира – әтисен, Алёна – тормыш иптәшен, Азиза апа сөекле улын югалта.

Луганск һәм Донецк җирләрен азат итү буенча махсус хәрби операциянең беренче көннәре. Ике яктан шактый күп югалтулар... Әмма егетләребез бирешмичә, адымлап булса да алга таба бара. Беркем дә артык сорау бирми, һәркем үз бурычын, эшен белеп башкара. Хәер, баш очыннан бертуктаусыз “ут яңгыры” явып торганда, уйларга бирелү артык та. Хәрбиләребез урнашкан үзәнлекне каршы як бертуктаусыз көчле миномет уты астында тота. Хәрби егетнең йөрәгенә мина кыйпылчыгы эләгә. Исән калу өмете булмый диярлек... Хәтта аның кем икәнлеген ачыклау өчен ДНК экспертизасы үткәрелә. 

Ислам динен кабул итәргә риза була

– Безне уртак танышыбыз таныштырды, – дип хатирәләре белән бүлешә Алёна. – 2018 елның сентябре булгандыр. Яшел Үзәндәге медицина көллиятендә укый идем. Гафурның Казан танк училищесында белем алган вакыты. Бермәлне социаль челтәрдә миңа дуслашырга тәкъдим ясап бер егеттән хәбәр килеп төште. Хәер, аның минем турында сорашуын белә идем. Шулай итеп виртуаль танышып киттек, озак кына языштык. Бермәлне курсантлар белән бергә кайсыдыр шәһәргә өйрәтүләргә бара иде. “Поезд белән Яшел Үзән аша узып китәчәкмен, син күрешү өчен перронга килә аласыңмы?” – ди. Өч минутлык күрешү иде бу, әмма нинди хис-тойгы салынган. Шул санаулы вакыт эчендә бер-беребез өчен яратылган икәнлегебезне аңладык, күңелебез белән тоемладык. Ул бик озын буйлы, матур, хәрби киемнән. Ә минем буем метр ярым гына, аның янында үземне шундый бәләкәй итеп хис иттем. Әмма аннан шундый җылылык, кыюлык тоела иде. 

Менә шул вакыттан соң яшьләр аерылышмый  да диярлек. 2018 елның кышында Гафур Алёнаны туганнары белән таныштыра. Хәрбиләр тормышы зур түземлек, чыныгу таләп итә. Бу аларның үзенә генә түгел, ә якыннарына, әти-әниләренә, сөйгәннәренә дә кагыла. Сынаулар каршында югалып калмаганнар гына моны кабул итә. Ә Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында туып-үскән Алёнаны әти-әнисе сабырлыкка өндәп тәрбияли. 

2019 елда хәрби уку йортын тәмамлагач, Гафурны Дагыстанга җибәрәләр. Шул ук елны июнь аенда Алёна җыенып, сөйгәне янына юл тота. Әти-әнисе дә кызларының әлеге фикерен куәтли генә. Гафур фатир арендалый, яшьләр никах укыта. Гаилә тормышына күмелеп, шау-гөр килеп яши алар. Алёна –  керәшен татары. Беренче мәлне егетнең икенче диндә булуы бераз куркыта аны. Гафур сөйгәненә татарларда, мөселманнарда булган гадәтләрне һәм никах турында аңлата. Алёна исә бөтен нәрсәгә дә риза булуын әйтә. Мәхәббәте хакына ул Ислам динен кабул итәргә дә ризалаша.

– Теләгем белән әнием дә ризалашты. «Балалар бер-берсен яраталар, үзләре хәл иткәннәр икән, шулай булсын», – дип ризалыгын бирде, - ди Алёна.
Ә инде Алёна буйга узгач, баласын туган ягында табарга уйлап, Яшел Үзәнгә кайта.
– 2020 елның 8 июлендә кызыбыз туды. Аңа исем сайлау бик кызыклы килеп чыкты – Самира исеме төшемә керде. Икенче көнне шул хакта әйткәч, каенанам – Гафурның әнисе дә, ирем үзе дә бу фикеремне хуплады, – ди Алена. – Шулай итеп Самира исемле бәләкәчебез дөньяга килде. Бераз тернәкләнгәч, без янә Дагыстанга, әтиебез янына кузгалдык. Әтисе дә, сабыебыз да Күсе елында тугангадыр, алар арасында ниндидер аңлатып бирә алмаслык бәйләнеш бар иде. Самира елый башласа, шунда ук әтиебез шалтырата, баласының көйсезләнүен, кәефсез икәнен күңеле белән тоеп тора сыман. Эштән кайткач та, киемнәрен салмыйча кызыбыз янына чаба иде Гафур. 2022 елның гыйнварында ирем белән соңгы тапкыр күрештек. Бик тиз булды күрешүебез, киемнәрен җәһәт кенә җыйды да, колонна белән Кырымга Бахчасарайга юл тотты. 24 февральдә әтиемне югалттым. Кулымда кечкенә бала, чит җирдә берүзем. Диндә булуым, намаз укып сабырлыклар соравым сынмаска ярдәм иткәндер. Әтиемнең үлем хәбәрен ишеткәч тә, Гафурга шалтыраттым. Ә ул трубканы алмады. Украинага бару юлында булган. 11 мартта бөтен кешегә, туганнарына шалтыратып чыккан. Гүя хушлашкан. Әнисенә дә: “Минем өчен дога кыл”, – дип кат-кат әйткән. Нәкъ шул көнне 11 марттан 12сенә каршы төндә Гафурым мәңгегә күзләрен йомган. Әлеге хәбәрне ишеткәч, аның ике туганнарына шалтыраттым. Алар мине Дагыстанга килеп алды.

 “Әнә, әнием, әти безгә карап тора”
25 мартта батыр егетне Яшел Үзән шәһәрендә җирлиләр. Йөрәкләрне өшетерлек зур кайгы басып ала ул көнне.
– Гафурымның табутын ачтырмадылар, тезләнмәдем генә. Тик рөхсәт юк иде, – бу урында Алёна тынып кала. – Шулай кирәктер күрәсең. Якыннарым, ә бәлки, ул түгелдер, дип тә карадылар. Юк, аны якын дусты моргта караган, ул икәнлегенә инанган. Шуңа икеләнмәдем. Кызым белән Яшел Үзәндә яшибез хәзер. Самирабызга 2 яшь тә 7 ай. Әтисен сорамаган көне юк, йокларга ятканда телефонымны сорап ала да, бик озак аның сурәтенә карап тора. Балалар бакчасында башкаларның әти дип әтиләренә таба чабуларын күргәч, ул да чит ирләргә “әти” дип килеп асылына. Аңлыйлар инде, бәләкәй бит әле ул. Нишләмәк кирәк. Башыннан сөеп китәләр. Кояш көлеп караганны бик ярата Самира. “Әнә, әнием, әти безгә карап тора”, – ди сикергәләп. Күпме башкармаган эше калды, дөрес түгелдер бу хәбәр дип өзгәләндек, күңелебез кабул итмәде, ышанмыйча җан өзгәләнде. Иң авыры, күз яше кипсә дә, җан сагынып елый.

...Алёнаның күзләрендә яшәү яме сүнә… Бәлкем, шулай дәвам да итәр иде, ләкин кечкенә кызы булуы аңа ярдәм итә. Әкренләп булса да, ул кире үз тормышына әйләнеп кайтырга тырыша, эшен дәвам итә.
– Елмаерга да яңадан өйрәнергә туры килә икән. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үземдә көч табарга тырышам. Уразага керергә җыенам, – дип уртаклашты ул безнең белән. 

«Кайтып керер дә, кочаклап алыр иде»
Ныклы, горур, кайчак хәтта кырыс та булган Азиза апа моңаеп калган. Шулай да тормыш авырлыкларын дөрес кабул итергә, башкалар өчен шатлык, ныклык чыганагы булырга өйрәнгән хатын булып чыкты ул. Баласын югалткан ананың йөрәк яраларын вакыт дәваламаса да... Күпләр аның янына киңәш сорарга, моң-зарлары белән бүлешергә килә. Ә ул тыңлый, кирәк сүзләрен дә таба, кирәк булса, ярдәм итә. 

Азиза апа ире Фәрит белән яшьли Үзбәкстанда танышып өйләнешәләр. 1996 елның 6 маенда Үзбәкстанда, Андижан шәһәрендә уллары Гафур туа. Берничә елдан соң кызлары Камилә дөньяга килә. Уллары кечкенәдән тәртипле, тыныч, бераз оялчан, әмма тырыш малай булып үсә. Әти-әнисенә гел булышырга омтыла, сеңлесен дә караша. Әмма Азиза белән Фәритнең юллары аерыла. Яшь хатын ике баласы белән Татарстанга үзенең туганнары янына кайтып урнаша. Торак, эш белән авырлыклар булса да, Азаза ханым бирешмичә, нинди эш булса шуңа алына. Балалары да әниләренең көне-төне эштә булуларын күреп, ныклы булып буй җиткерәләр. Гафур Яшел Үзәннең 5нче номерлы гимназиясенә укырга кергәч тә, бик теләп укый, әнисенә гел мактаулы сүзләр генә килеп ирешә. 

– Ул үҗәт тә иде, шул ук вакытта беркайчан бәхәсләшми-талашмый, үзе теләгән әйбергә барыбер ирешә иде. Холкы көчле иде аның, – ди Азиза апа улы турында. – Мәктәпне тәмамлагач, Гафур Казан танк училищесына укырга керде. Сәламәтлеге белән бераз проблемалар килеп чыкса да, бөтен нормативларны биреп, хыялын тормышка ашырды. Моннан тыш, тагын берничә уку йортына укырга керде, стипендиясенә психология, рус-инглиз теле тәрҗәмәчесе белгечлеген дә үзләштерде. Сөбханаллаһ, дип үстергән балалар алар. Кечкенәдән биш вакыт намазын калдырмаган. Гел догалар укып үскән бала бит. Яшел Үзәндәге мәчеткә намазга йөри иде. Хәрби һөнәр сайлавына каршы килмәдем. Үзем дә хәрби-медик. Командировкадан кайтып керер дә, кочаклап алыр иде. 

Улының хәрби өйрәнүләрдә йөрүенә, хәтта Украинага командировкага китүенә дә тыныч карый ана, аның өчен догалар кыла. 

– Аннан еш булмаса да, шалтыратырга тырыша иде. “Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә. Һәр сүзен “машаллаһ” дип тәмамлый. “Аллаһ шулай теләгән” яки “Аллаһ шулай яраткан” дигәнне аңлата ул сүз. Күз тиюдән саклау өчен дә әйтелә. Нинди генә шартлар булмасын, ул биш вакыт намазын калдырмады. Кирәк булса, туфрак белән госел ала иде, – ди Азиза апа. –Гафурымның вафаты һәркайсыбызга аяз көндә яшен суккан кебек тәэсир итте. 50 яшьлек юбилеем көнне газиземнең гомере өзелгән. Тормышым икегә аерылды. Ничек алай булды соң, улым китәргә дә тиеш түгел иде дип өзгәләнәм. Изге күңелле, кешелекле иде бит ул. Якты хатирәләр гомерлек... Һәркайсыбызга аның кебек яшәп, матур истәлекләр калдырып китәргә насыйп булсын. Изге күңелле булгангадыр, Аллаһы Тәгалә аны үз янына чакыргандыр. Оҗмахның түрләренә үтеп, аны күреп куанырга да насыйп булсын үзенә. Ул шәһид буларак китте. Шуңа җаным тыныч.

Россия Президенты Указы нигезендә, Гафур Шакирҗанов үлеменнән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнде. 5нче гимназиядә батыр егетнең якты истәлегенә мемориаль такта ачылды.
____________________________________
Алёнаның Гафурына багышлап язган шигыре:
Күңел түрләрендә җилфердәтеп,
Балкы, кояшым минем, җаным, 
Сине күреп төшләремдә
Көн саен ата таңым. 
Өзелеп әрнегән йөрәк,
Ничекләр генә түзәдер.
Сагышка төренгән төннәрне,
Бер Аллаһ кына беләдер.

Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

22

0

8

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    💔💔💔🤲🤲🤲🤲🤲🤲🤲✊🧕

    • аватар Без имени

      4

      0

      Собханаллах,бигрэк матур,молэемнэр... Нинди генэ юату сузлэрен дэ табу момкин тугел.Аллаһ Тәгалә куркэм сабырлык бирсен инде.Купме тол хатыннар,ятим балалар артты сонгы елларда.Куплэр калган кеше тора,мэнгегэ киткэннэр генэ кайтмый дилэр.Анысы да дорестер.Лэкин соеп-соелеп яшэргэ генэ тотынган яшь кешенең тол калуы,аны уз башыннан кичергэннэр генэ анлыйдыр.Аллаһ Тәгалә туры жэннэтле итсен иде Раббым бу матур,батыр егетне.

      • аватар Без имени

        2

        0

        Күркәм сабырлыклар бирсен Аллахы Тэгалэ каһарман Гафурның якыннарына)

        • аватар Без имени

          0

          0

          Балакаем урыннары ожмах турлэрендэ булсын,бик кызганыч,бик матур гаилэ булганнар,аллам сабырлыклар бирсен

          Мөһим

          loading
          2
          X