16+

Әниемнән берничә яшькә генә кечерәк хатын белән ир бүлешеп ятабыз

Әниемнән берничә яшькә генә кечерәк хатын белән ир бүлешеп ятарбыз дип гомердә дә уйламаган идем! Кайбер хатын-кызларның климакс вакытында башлары эшләми башлый ахры.

Әниемнән берничә яшькә генә кечерәк хатын белән ир бүлешеп ятабыз

Әниемнән берничә яшькә генә кечерәк хатын белән ир бүлешеп ятарбыз дип гомердә дә уйламаган идем! Кайбер хатын-кызларның климакс вакытында башлары эшләми башлый ахры.

Юкса, ир хатыны, егерме җиде яшьлек ул әнисе улы яшендәге хатыннан ир даулап ятмас иде! Башка сыймаслык бит бу?! Нормаль хатыннар аның кебек вакытта оныклар сөя, ә бу...

Төнге сәгать унда миңа әлеге тилемсә хатыннан смс килеп төште: “Алданган хатыннар клубына рәхим ит!” – дип язган. Ирем белән язышканнарын да фотога төшереп җибәргән. 

Үзенең смсларын тиз генә бетереп атты. Әмма юкка. Мин инде аның җибәргәннәрен саклап өлгергән идем. “Минем һәм балаларымның тынычлыгын бозма, прокуратурага гариза язам”, – дип авызын яптым.

Минем белән язышканнан соң иремнең туганнарына хат язган: янәсе, киленегезне тыегыз, миңа язып, мине куркытып ята, дигән. Мондый юл белән нәрсә отасы килгәнен аңламадым. Мине начар итеп күрсәтәсе килгәндер, мөгаен. Карт хатын яшь кенә ике балалы хатынның иренә гашыйк була да, шул хатыннан ул ирне көнләшеп (инде аерылган хатынына!), теләсә-нәрсә язып, тынычлыгын урлап, вакытын алып, нервасын ашап ята. Миңа сәер тоела болар. Читтән караган кешегә яхшырак күренә бит, әйтегез әле, чыннан да мин юләрме, әллә мин аңламаган бүтән нәрсә бармы монда?

Гүзәл, 
Казан.
Фото: https://unsplash.com/

 

Язмага реакция белдерегез

13

0

1

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading