16+

«Нигә мине бу дөньяга тудырдылар икән?!»

Валерий Шатновны редакциягә үзен солдат аналары комитеты рәисе дип йөрткән Галина Чумаченкова алып килде. Ир менә инде өченче ай урамда яши икән. Бөтен документларын урлаганнар. Галина ханым яңа паспорт ясатырга ярдәм иткән. Ә полис алуда авырлыклар килеп чыккан, аның өчен теркәлү урыны кирәк. Валера - өченче группа инвалид. Юл һәлакәтендә...

«Нигә мине бу дөньяга тудырдылар икән?!»

Валерий Шатновны редакциягә үзен солдат аналары комитеты рәисе дип йөрткән Галина Чумаченкова алып килде. Ир менә инде өченче ай урамда яши икән. Бөтен документларын урлаганнар. Галина ханым яңа паспорт ясатырга ярдәм иткән. Ә полис алуда авырлыклар килеп чыккан, аның өчен теркәлү урыны кирәк. Валера - өченче группа инвалид. Юл һәлакәтендә...

Валерий Шатновны редакциягә үзен солдат аналары комитеты рәисе дип йөрткән Галина Чумаченкова алып килде. Ир менә инде өченче ай урамда яши икән. Бөтен документларын урлаганнар. Галина ханым яңа паспорт ясатырга ярдәм иткән. Ә полис алуда авырлыклар килеп чыккан, аның өчен теркәлү урыны кирәк. Валера - өченче группа инвалид. Юл һәлакәтендә аяклары зәгыйфьләнгән. Инвалидлык буенча пенсия ала. Тиздән аңа кабат медицина тикшерүе узарга кирәк, әмма сырхауханәдә полиссыз кабул итмиләр. Тиешле вакытында махсус комиссия тикшерүе узмаса, Валера группада булып саналмаячак, димәк, пенсиясез дә кала дигән сүз...



Батыршин урамындагы чүплекләрнең берсе. Чүплектән ерак түгел җылылык торбалары уза. Гаражларга якынрак торбалар өстенә таш плитәләр түшәлгән. Плитәнең бер чатыннан матрас күренеп тора. Бу - Валераның яшәү урыны. Ир плитә астына шуышып кереп йоклый. Торба җылысында ризыгын да җылыта, киемнәрен дә киптерә. Шулай да Валераны бомж дияргә тел әйләнми. Кырынган, чиста киенгән үзе.


- 8 мең сумлап пенсия алам бит. Әле менә кичә генә Мәскәү базарыннан 1500 сумлык киендем. Ач торганым юк, - ди.

Эшкә дә урнашкан. Бер кибеттә җыештыручы булып эшли. Көненә 200 сум тирәсе түлиләр икән.
Валераны бу тирәдә белмәгән кеше юк. Гараж хуҗалары, чүп түгәргә килүчеләр дә, Галина ханым да ашарга китерә. Ул үзеннән олыракларга «әти», «әни» дип дәшә. «Дуслар туганнарга караганда да якынрак була дип уйламый да идем», - ди. Баштарак бик ачылырга теләмәсә дә, шоферыбыз тәмәке белән бүлешкәннән соң, Валера безгә язмышын сөйләде.

Валера Шатнов балалар йортында тәрбияләнгән. Ике яшьлек чагында аны уллыкка алганнар. 18 яшенә кадәр бу хакта белми яшәгән егет. Белгәч, чын дөреслекне бик авыр кичергән.
- Үпкә дә булмады кебек, әмма өйдә дә каласым килмәде. Әти-әниемә мине аякка бастырганнары өчен бик рәхмәтле. Аларны бик яратам. Өйдән чыгып киткәндә автобуста үкси-үкси елаганымны гына хәтерлим, - дип искә ала ул көннәрне ир.

Берара ул үз әти-әнисен табу уе белән яна. Тик алар кайчандыр яшәгән баракны җир белән тигезләгәннәр, әти-әнисенең кая күченеп киткәнен берәү дә белми. Ә әтисенең озак еллар төрмәдә утырганлыгы, әнисенең эчкече икәнлеге, икесенең дә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәре ачыклангач, Валера бу уеннан кире кайта.



Валераның кушаматы - Боксер. Яшь чагында бокс белән мавыккан. Хәзер ябык кына гәүдәле бу ир-атның кайчандыр 72 килолы булганына ышанып та булмый. Таш салучы һөнәрен үзләштергән, 4нче разрядлы пешекче дә.

21 яшендә өйләнгән. Хатынының әти-әниләре белән яшәгәннәр. Тик озак тормый, хатыны үлеп киткән. Балалары булмаган. Валера вакытлыча фатир алып яши башлаган. Хәзер хатынының әти-әнисе дә бакыйлыкка күчкән инде. Йортларына да башка кешеләр хуҗа булганнар.
Кабат өйләнергә талпынып караса да, тормышы җайланып китә алмаган. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, 2008 елда машина астына эләгеп, аяксыз да калган.

- Аякларны 12 җирдән тектеләр. Шулай да таякка таянып булса да йөрергә өйрәндем. Менә эш кенә таба алмыйм. Хәтта каравылчы итеп тә алмыйлар. Йөгерә алмыйм шул, - ди, елмаеп.
Кайда ничек көн күрә ала, шулай яши башлый Валера. Акчасы бар икән, җылыда куна. Юк чагында, йорт подвалларында, чормаларда яши. Менә инде өч ай урамда, торбалар өстендә көн күрә. Аның белән сөйләшеп басып торган арада да аякка салкын керде...

- Матрасым белән ябынам, торба җылыта, - диде Валера, мин сикергәли башлагач. ­­-Хә­ер, яңа ел алдыннан 30 градуслы суыкларда аяк бармагымны өшеттем. Хәзер менә даруханәдән мазьлар алып, үз-үземне дәвалыйм, көн дә аягымны майлап бәйлим. Монда озак торырга җыенмыйм. Җәй көне Аккош күленә күченәм. Йортсыз кешеләрнең күбесе җәен шунда яши. Бу еллар миңа күп нәрсәне аңларга өйрәтте. Акчаң булса, дусларың һәрчак булачак. Дуслар булса үлмисең. Бары үз әти-әниемә бер үпкәм генә бар: нигә дип мине бу дөньяга тудырдылар икән?!

Казанда яшәр урыннары булмаганнар өчен вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин итә торган приютлар бар. Без, редакция ярдәме белән, Валераны шундыйларның берсенә урнаштырмакчы идек. Тик ул кискен каршы килде. «Минем режим белән яшисем килми. Анда тәмәке тартырга ярамый, пенсияне дә бирмәсләр. Юк, миңа ирек кадерлерәк», - диде.

Уллыкка алган әти-әнисе белән бүген дә аралаша үзе. Тик алар янына кайтырга уңайсызлана.
- Ир-ат башым белән ничек инде алар торагына дәгъва кылыйм? Анда хәзер үз уллары гаиләсе белән яши. Әти авыр хәлдә, операция кичерде. Мин аларга үземнең урамда яшәвем турында әйткәнем дә юк. Борчыйсым килми. Өч бертуганым да бар, бер апам Мәскәүдә яши дип беләм. Тик үз тормышымны үзем җайларга тиешмен. Кемнәргәдер ярдәм сорап барганчы, урамда үлүем яхшырак, - ди.

Полис булачак

Без Валерий Шатновка полис алырга ярдәм итәргә булдык. Аны алу өчен кая гына мөрәҗәгать итсә дә, теркәлү урыны булмаганга кире борганнар. Хәлне аңлатканнан соң, «Ак Барс-мед» иминиятләштерү компаниясе безнең хәлгә керде.

- «Россия Федерациясендә гражданнарны медицина иминиятләштерүе турында»гы закон нигезендә, теркәлү урыны мәҗбүри медицина иминияте полисы алу өчен таләп ителгән төп шарт булып саналмый. Шуңа да Валерий Шатнов теркәлү урыны булмаса да, паспорт, шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС) белән «Ак Барс-Мед» компаниясенең теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Бу эшне аның өчен башка кеше дә эшли ала. Дөрес, бу очракта, безнең рәсми сайтта күрсәтелгәнчә, ышанычнамә кәгазе язарга туры киләчәк, - дип аңлатты «Шәһри Казан»га «Ак Барс-мед» иминиятләштерү компаниясенең аңлату һәм аналитика бүлеге җитәкчесе Наталья Страшко.
Кызганыч, боларны ачыклап, Валерий Шатновка кире кат-кат шалтыратсак та, ул әлегә телефонын алмады. Шулай да без бу мәсьәләне контрольдә тотачакбыз, сезгә дә хәбәр итәрбез, хөрмәтле укучылар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading