16+

“Нигә үзең теләп киттең?”

Әгәр җир йөзендә кабат күрешсәләр, ул хәләленә бер генә сорау бирер иде.

“Нигә үзең теләп киттең?”

Әгәр җир йөзендә кабат күрешсәләр, ул хәләленә бер генә сорау бирер иде.

Нигә дип мине үзең теләп ташлап киттең, Рәүф, дияр дә, кысып кочаклар һәм шул мизгелдә гафу да итәр кебек...

“Кәкре борын белән гомер иттем”
Әлки районының Яңа Чаллы авылында толлык сагышын йөрәгенә бикләп яшәүче Әлфия апа Сибгатуллинаның йөрәгенә сыйган моң-зар чиксез. 
– Минем күргәннәрем... Зарланмыйм сеңлем, гыйбрәт өчен генә сөйлим. Безнең буын авыр биштәрле. Балачакта сугыш каһәрләде, ачлыктан тилмердек. Ялангач та түгел идек, әмма бер күлмәккә ун төрле ямау салып кидек. Ут эчендә әтиләр-абыйлар, ил таянган әзмәвердәй ирләр көлгә әйләнде. Безнең әти сугышка бармады, алай-болай хәлләр авырлаша калса сугышка алынырга дигән исемлектә торды. Ә Мингабдулла исемле абыемны: “17 яшең юлда тулыр”, – дип 16 яшеннән сугышка җибәрделәр. Беларуссия җирендә ятып калды ул, кая җирләнгәнен дә беләбез. 11 бала үстек, мин унынчысы. Дүртебез бүген дә исән. Мин, сеңлем, авылдан аяк атлап чыккан кеше түгелмен. Шушында тудым, яшәдем, инде әҗәлемне дә нигеземдә генә көтәм, – ди Әлфия апа.

Әҗәл димәктән, икенче сыйныфта укыганда ук урам уртасында икесе күзгә-күз килеп очрашалар. Салкын кышта карны сөйләндереп, мәктәпкә барышы кызның. Идән юучы Зәрифә апасының беләгенә утын күтәреп, мәктәпкә килешен генә шәйләргә җитешә. 

– Безнең авылда ике мәктәп иде. Берсе – гади мәктәп. Авылның икенче башында ШКМ дип йөртелгән Күмәк хуҗалык яшьләре мәктәбе ачтылар. Анда дүртенче, бишенче сыйныфтан соң укый алмыйча, эшкә керүчеләрне укыттылар. Габдулла исемле авылдашның шул мәктәпкә укырга барышы иде. Безнең мәктәп кызлары ишек төбенә чыгып тезелгәннәр дә, аңа әшәке сүзләр әйткәннәр. Габдулла ачудан, Зәрифә апа беләгендәге бер пүләнне кызларга тондырган. Нидер очып килгәнен күрдем мин... Артымнан укытучым килә икән, ни булды, дисә... Кан эчендә ятам, ди. Битем шул арада табак хәтле булып шешенгән. Габдулланың теге күсәге минем борынга килеп төшкән бит. Казан табиблары, бу кызның күзләре шартлаган дип, ике күз тирәсендә тишек калдырып, битемне тоташ бинт белән бәйләгәннәр. “Күзләре агып бетәчәк. Күз алмасы чыкканын гына көтәбез дә, күз чокырын томалап, күз кабакларын тегәбез” – дигәннәр. Әти белән әнинең хәсрәтләнүләре. Сәкегә алып кайтып салганнар, мин – тере мәет.  Күзләремнән канлы сүл килеп торган. Әтинең төннәрен торып намаз укулары, озаклап миңа саулык сораулары исемдә, – ди әңгәмәдәшем.

Кыек эше өчен Габдуллага да кыен эчә. Сталин чоры, гаебе өчен кызның тезләренә башын куеп, елый-елый гафулар сораган егетне төрмәгә утыртырга җыенсалар да, Әминәнең  әтисе каршы төшә. Бер юлы ике баланы хәрәп иттермим, дигәне өчен идарәнең идән астына бикләп куеп озак тилмертсәләр дә, гаепләү кәгазенә кул куймый.  

–    Көн яктылыгыннан язмадым бит, шөкер! “Әти, яктылык күренә”, – мәйтәм көннәрдән бер көнне. Елап ук җибәрделәр. Әтинең бик ачып карыйсы килә, әни кагылдырмый. “Табиблар, күз урынын тегәбез, диделәр. Ачарсың да зыян салырсың, тимә!” – ди. Үзем салып аттым. Күзләрем сызык булып кына ачылган, шеше киткән, күрәм! Әй куанулар! Ул көнге сыман шатлыкны мин беркайчан да кичермәдем бүтән. “Апаның күзләре исән!” – дип энекәшләр урамга ук чыгып чаптылар. Минем күзләрне күрергә күрше-күлән өерелешеп керде. Әкеренләп кенә җайландым. Борын сөягем җимерелгән, шулай калды да, кәкре борын белән гомер иттем. Әле дә ул җире йом-йомшак. Көннәр бозыласымы, яңгырмы-кармы –  ике көн алдан сызларга керешә. Ә Габдулла читкә чыгып китте. Минем хәлне ишеткән. Кияүгә чыгып бала тапкан идем инде, авылга кайткач, күрештек. “Сукыр калсаң, сиңа үзем өйләнеп, бәхетле итәргә сүз бирдем. Авылның иң ышанычлы егетенә насыйп яр булгансың!” – дип иңнәремнән кочты, – ди Әлфия апа.    

“Сабыр итә алмыймы?..”
Җиденче сыйныфны бетергәч тә күмәк хуҗалык эшенә җигелә ул. 14 яшеннән дуслашып йөргән егетен 17 яшендә хәрби хезмәткә озата да, 3 ел тугрылык белән кайтуын көтеп, шул язда ук өйләнешәләр дә.
–    Абыйның дусты иде. Өйләнешкәнче кулыма да кагылмады, кая ул урам буйлап җитәкләшеп йөрүләр!.. Рәүф әтисез үссә дә, көчле нәсел баласы. Әтисе укуын бетергәч, безнең районга прокурор булып эшкә җибәрелгән. Чыгышы белән Башкортстанныкы. Тикшерү белән районнан Иске Чаллыга килеп чыккач, аны балалар бакчасына алып кереп ашатканнар. Кайнанам шунда пешекче. Язмыш эше – кушылганнар. Үзбәкстанга китеп төпләнгәннәр генә, сугыш башланган. Рәүфкә йөкле чагы, кайнатам әнкәйне туган ягына поездга утыртып җибәргән дә үзе сугышка киткән. Ә сугыштан ул туры Башкортстанга кайткан, икенче хатынга өйләнгән. Без өйләнешкән елны авылга да сугылды. Улы белән кызын күрергә түгел, авылда эшләгән хезмәт елларына белешмә алырга. Рәүф коеп куйган әтисе! Шул кадәр куанып каршы алдык без аны. Хәзинәдә бары белән кунак иттек, кичен: “Менә минем әтием!” – дип иптәшләренә күрсәтергә клубка алып чыгып китте. Киткәндә әткәй төгәл адресын әйтмәде. “Элемтә бүлегенә үзем барып алам”, – дип хат язарга кушты. Хатлар языштык. Үзенең гомер юлын бер калын гына дәфтәргә язып та җибәргән иде. “Әллә ничә хатынга өйләндем. Берсе дә Мәрьямбикәм кебек якын булмады”, – дигән. Әнкәйне яраткан ул. Төрле кеше бар бит, гаепләп булмый, – ди Әлфия апа. – Мин килгәндә әнкәйгә 50 яшь иде, бер урынга ике басып ала торган ут чагы, өзелеп төшкән матур үзе!  Кеше белгәнне сездән генә яшереп уңмам – кайнанам яратмады мине.  Ринат улыбызга 6 ай иде, куып чыгарды. Рәхмәт, әнисе кушса да Рәүф безне ташламады. “Үз балам, үз хатыным, мин аларны ятим итмим!” –  диде...

Ринат, Гөлфия, Габдулла, Рафаэль, Ришат, Рәфис. Әз дисәң ишлеләр, “Күп икән...” – дисәң санаулы гына бөртекләр. 
–    Ринатымны 2000 елда 33 яшендә гүргә иңдердек. Авылда төпләнеп, тракторда эшләде ул. Авылга укытучы итеп эшкә килгән кызга өйләнде. Киленебез Чувашия ягыныкы, татар кызы, безгә сигезенче кашык булып килеп керде, балакаем. Ут бөртеге иде, чая! Аларга төп йортны калдырып, үзебез шушы йортны җиткереп чыктык. Әйбәт яшәсәләр дә, читкә чыгып киттеләр. Әйшәгә! Яшел Үзән районына керүче зур гына совхоз-поселок ул. Ринатның ангинасы үлекләп шешкән, тишелеп, эчкә агып йөргән. Тамак чире дисәк тә, ул да бик куркыныч икән. Табиблар башта бавыры авырта диделәр, аннары йөрәк дип, операциягә әзерләделәр. Аның өчен зур акчалар сорадылар бездән. Авыл халкына рәхмәт, дәррәү кубып улыма дип акча җыйдылар. Өйдә булган терлекләрне саттык. Булдыра алганча табыштырдык та. Пычак астына ятарга өлгермәде балакаем, больницада үлеп китте... Балаларының олысына – 11, кечесенә 7 яшь кенә иде. Гөлфия кызым Казанда яши, укытучы. Ире ташлап, икенче хатынга чыгып китте. Ир хыянәт кичергәндә бөгелеп төшмәде, баласы өчен бик хәсрәтләнде. Улы өйләнгән иде, әтисе янында эшләп йөрде. Җир астыннан торбалар сузганнар. Казылган чокырга төшеп эшләгәндә оныгым өстенә балчык ишелгән. Үзләренчә ашыга ашыга казып та алганнар соң. Озак тернәкләнде. И, баштагы вакытларда... “Миңа сау ир кирәк”, – дип хатыны ташлап китте. Хәзер, Аллаһыга мең шөкер, үз аякларында йөгереп йөри әнә! Имгәнү – гарипләнү түгел, төзәлмәс чирләргә генә дәва юк. Өченче балам – Габдулланы трактор арбасында таптым, – ди Әминә апа. 

Авыл кешесенең эштән бушый белмәве монысы. Яңгырлы көндә тулгагы башлангач, трактор арбасына утырып юлга чыгалар. Басу юлыннан 10 чакрым барасы, сикертә, чайкый...

–    Көчкә сулап ятам, мине фельдшер Флера апа кочаклаган. Бер сикертмәдә арбаның бер башына, икенчесендә икенче башына барып төшәбез. Тулгак ешлый. Флера апа Рәүфкә: “Ку!” – дип кул гына изи. Балам арбада үле туды. Флера апа баланың кендеген кисеп, төреп, кулыма бирде дә: “Теләсәгез нишләгез. Сезнең белән барсам, бала тудыру йортында миңа штраф язалар”, – дип, арбадан сикереп төшеп калды. Барып кердек, кара буран купты: табиб килмичә берәү дә ярдәм кулы сузмады, үле белән тере җан кочаклашып, шактый вакыт яттык. Мин бала тудыру йортында калдым, баланы алып кайтып җирләделәр. Авыр булды, бәгырь җимеше бит. Үзең үлгәннән калып тудырган балаң йөрәгеңнең бер чите ул. Рафаэлем – балта остасы, Ришатым – прокурор, икесе дә гаиләле, икешәр бала үстерәләр, Базарлы Матакта яшиләр. Төпчегем Рафисны да язмышы бик сынады. 21 яшеннән 16 яшьлек кызга өйләнде. Яратышканнар инде балакайларым, киленебезнең авырлы икәнлеген белгәч тә эшне тиз тоттык. Безгә килгәч 17се тулды. “Бала чүпрәгенә батып ятмасын!” – дип, киленебезне 7,5 ел буе укыттык. Казанга киткәннәр иде дә, аралары бозылды, аерлыштылар. Улым икенчегә өйләнде, хәзергә бик әйбәт тормышы – ди Әлфия апа. 

“Эшләп кеше үлми...”
–    Рәүф абыегыз трактордан башка эш белмәсә дә, мин сыер да саудым, кибеттә дә, ашханә мөдире булып та эшләдем, мәктәптә идән дә юдым. Эшләп кеше үлми, менә чирләп китсә сула икән. Пычак тимәгән җирем юк, тунап та карадылар. 1990 елда иң катлаулы операцияне кичердем. 3 литр да 900 грамм кеше канын “төяп” кайттым. Чак исән калдым. Чирне җиңгәч, кыенлыгы онытыла икән. Ялгыз калулары бик яман. Рәүфкә үпкәм зур – үзе теләп китте... Авыртуларына түзә алмады. Чыдамсыз, сабырсыз ир-атлар була, Рәүф тә шулар “өммәтеннән” иде. Балалар күтәреп кенә йөрттеләр, беребез дә ялгыш та бер бөртек авыр сүз әйтмәдек үзенә. Һава җитмәде, тыны кысылып җәфаланды. Сулый алмыйча тилмерде. Идәнгә төшеп ятар иде бичара. Үпкәсеннән 2 литр су да алдылар. Үз хәленнән арыгандыр дим... Җәй көне иде. Мин йокыдан торып, намазга керештем. Ул кыштыр-кыштыр килде, мәйтәм тәмәкесен эзли инде. Балалар аны кайтып алырга тиешләр иде, хастаханәгә барасы көне. Дога кылгач, эзли чыктым. Аяклары шешкәнгә таяк белән генә йөри иде. Карасам, абзар ишегендә утырып тора. Таякларын чоланда ук калдырган. Өстенә дә кимәгән, майкадан гына. Янына барып утырдым. “Әйдә, бабай, кер. Чәй куйдым. Киен. Балалар да кайтып җитәрләр, чәйләп юлга чыгасыгыз бар!” – дидем дә тезенә куйган кулына кулымны куйдым. Сап-салкын. “Туңып киткәнсең, бабай!” – дим әле. Янәшә утырып торабыз, аны-моны сизмим дә. Дәшми бу. “Үпкәләдеңме әллә? Ник бер сүз дә әйтмисең?” – дип иңбашына кагылсам, башы салынып төште. Өскәрәк карасам ап-ак бавы... Ничек бәйләгән ул аны? Күршеләргә кереп егылганмын. Берни хәтерләмим. “Кайтып йөрмәгез, әтиегез юк инде” – дип балаларга шалтыратканмын. Рәүф 74 яшендә балалар янына барып ятты... Менә шул көннән толлык сагышы белән яшим.

Язмага реакция белдерегез

1

0

14

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эй курше абый,Альфия апа..

    Мөһим

    loading