16+

Әнисе шәхси тормышын көйләгәндә, бала хәзер берүзе...

Авылга әнигә кунакка кайткач, бер күренешкә тап булдым. Көзге, пыскак яңгыр ява. Көннең салкынлыгына түзәр чама юк.

Әнисе шәхси тормышын көйләгәндә, бала хәзер берүзе...

Авылга әнигә кунакка кайткач, бер күренешкә тап булдым. Көзге, пыскак яңгыр ява. Көннең салкынлыгына түзәр чама юк.

6-7 яшьләр чамасындагы кызчык безгә каршы өй ишегалдындагы эскәмиядә кечкенә рюкзагын кочаклап утыра. Өстендә нәзек куртка һәм шапка. Түзмәдем, янына чыктым.

– Әйдә, кызым, безгә кер, – мескенкәй туңудан калтыранып беткән иде. Кызчык мөлдерәмә тулы күз яшьләре белән миңа төбәлде.
– Юк, апа, әни чит кешеләргә керергә кушмый.
– Ә ул үзе кайда соң?
– Эштә.
 – Син ник монда утырасың?
– Өйдә караңгы, никтер ут сүнде, мин куркып, урамга чыктым.

Мине шик-шөбһә биләп алды. Кызчыкны мондый салкында калдырасым да килми, үзебезгә алып кереп китсәм, әнисе эштән кайткач та, эзләп йөрмәсме. – Ярар, хәзер әниеңә шалтыратып әйтербез, борчылма, – дип кызны үзебезгә алып кереп, кызымның коры киемнәрен аңа кидердек. Әни аңа исеме белән эндәште. Сөйләшүләреннән аңлашылганча, Адилә әнинең танышының оныгы булып чыкты.

– Адилә, хәзер дәү әниең килеп җитә, яме, борчылма,  – диде әни, аның аркасыннан сөеп. Балакай ачыккан, күрәсең. Алдындагы кайнар ашның шулпасына ипиен манып-манып ашый башлады. Ун-унбиш минут вакыт үткәндерме, шул арада югары очта яшәүче Сәкинә апа килеп җитте. Хәлнең нидәнлеге турында хәбәрдар булгандыр, күрәсең. Әни белән чыш-пыш килделәр дә, баланы үзе белән ияртеп алып китте. Ә минем күз алдымда самими күзләре белән һәркемгә ышанып караган әлеге кызчыкның сурәте калды. Үзем дә ике кыз әнисе булганга, аның өчен йөрәк сыкрап куйды.
– Кайда соң аның әнисе? Шундый кечкенә баланы ник берүзен калдырып йөри? – дип өзгәләндем мин, әнигә карап.

 – Каргыш төшкәнме бу гаиләгә, күз яшеме, белмим дә инде, – дип сөйли башлады әни. – Ләйлә белән Ирек яратышып өйләнеште. Кыз шәһәр кызы иде, туйдан соң авылга күченеп кайтты. Әмма егетнең әти-әнисе русча гына сөйләшкән шәһәр кызын кабул итә алмады. Еш кына тавыш чыкты, килен белән каенана тыныша алмады, күрәсең. Ирек тә Ләйләнең башка йортка чыгу турындагы тәкъдимен игътибарсыз калдырды: «Мин төпчек малай, урыным әти-әни янында, яратсаң, түз», – дип, яшь хатынның авызын япты. Шулай этле-мәчеле килеш яши бирде алар. Яшьләрнең тәүге сабыйлары дөньяга килде, Ирек җәйләрен көне-төне басуда комбайнда, язын-көзен гаражда ремонт эшләре белән мәшгуль булды. Ләйләгә иренең игътибары, шәһәрдәге рәхәтлекләр җитмәдеме, гел калага китү ягын карады.

Айлар буе әнисендә кунакта яшәде. Зәңгәр күзле, төз гәүдәле, куе кара чәчле иргә кемнең күзе төшмәс. Колхозда хисапчы булып эшләүче Галия күптәннән Иреккә кызыгып йөри икән. Төрлечә сүз катып карый кыз иргә. Тегесе бирешми. Әмма сөю-назга, матур сүзләргә сусаган ир затына күп кирәкмени. Җитмәсә, хатыны да: «Авылга башка кайтмыйм, теләсәң нишлә, яратсаң, үзең безнең яныбызга кил», – дип шалтыратты аңа. Әмма картлык көннәрендә әти-әнине ничек ялгыз калдырып чыгып китәсең, ди. Уйларыннан арынырга теләпме, Ирек бергә эшләгән дусты алып килгән әче балга ябышты. Менә шунда салмыш хәленнән файдаланыпмы, Галия үз капкынына эләктерә моны.

Ләйләгә дә тиз ирештерәләр иренең кырынга йөрүләрен. Ни булса шул булды, Галия ике атна эчендә, киемнәрен төяп, Ирек йортына күченеп килде. Авыл кызының мондый оятсызлыгына шаккаткан егетнең әти-әнисе ни эшләргә белми аптырады. Әнисе белән кайтып, йорт буйлап Ләйлә Галиянең чәченнән сөйрәп йөргән, тукмаклап кыйнаган көндәшен, киткәндә, мәңге бәхетле булма, дип каргаган, имеш, дип тә сөйләделәр. Шул хәлләрдән соң Ирек беренче хатыны белән араларны өзде, баласы турында онытмады, билгеле. Җәйләрен малай гел аларда, авылда булды. Ирек белән Галия җиде ел бергә яшәде, тик бәхетләре китек иде.

Балалары булмады аларның. Ахыр чиктә ЭКО ярдәмендә табарга булдылар. Өч тапкыр барган алар моның өчен, соңгысында гына бәхет елмайган. Шулай итеп, көтеп алган кызлары – Адилә туды. Ирек хуҗалык та эшләде. Хатыны өч ай декретта утырганнан соң, баланы каенанасына калдырып, эшенә чыкты. Күршеләре: «Уңган, өендә бер тузан бөртеге тапмассың», – дип сөйлиләр иде. Тик авыл халкы аның балалы ир артыннан йөреп, боздырып, үзенә өйләндерүен кичерә алмады. Артында гел шул хакта сөйләделәр. Ирек, хуҗалыктагы дусларына ияреп, еш кына яшел еланга үрелә башлады. Берничә тапкыр исерек килеш тотты аны хуҗалык рәисе, әмма Галия үтенеп сорагач, янә гафу итте. Ә менә кыр уртасында комбайн хәтле комбайнны аударгач, моңа түзеп тора алмады. Ничә миллион сум торган техника өчен түләргә туры килде аларга.

Монысын да Галия үз өстенә алды, кредитлар алып, көч- хәл белән түләп бетерделәр. Шул арада улының җүнсезлегеннән әрнепме, Ирекнең әнисе үлеп китте. Кечкенә бала, эшсез калган айнымас ир, олы яшьтәге каенатасы белән торып калды Галия. Кире әти-әнисенә дә кайта алмый, анда да исерек ата каршы алыр иде. Ничәмә тапкыр лечениегә дә алып барды ирен яшь хатын, файдасы озакка җитмәде. Ирен «исерек, җирбит», дип сүккән чакларында кечкенә кызы Адилә, әтисен кочаклап: «Орышма аны», – дип, гел елады. Әтисе өчен үлеп китә иде бала. Йөрәк өянәгеннән 40 яшьлек юбилее алдыннан Ирек тә көтмәгәндә вафат булды. Авыл кешесе өчен шаккатмалы булды бу. Адилә, Галия бу хәбәргә ышана алмыйча икәүләшеп үкседеләр. Каенатасын ташламады яшь хатын. Әмма картлык беләнме, ирнең характеры үзгәрде, бала белән хатынны өйдән куып чыгара башлады. Галия дә тик ятмаган, Ирек исән чакта, өйне баласы исеменә яздырып куйган. Менә шуларны белгән каената белән килен арасында кара тавыш чыкты. Суд юлларында йөри башладылар. Каенатасын акылсызга чыгарды, төрле сүзләр такты, аларның дөреслеген бер Ходай белә.

Судья хатын яклы булып чыга, гомере буе шул нигездә яшәгән, үзе корып куйган йортыннан күрше авылдагы кызына чыгып китә карт. Нык рәнҗи ул ки- лененә. Ә Галия ире үлеп ике ел үткәч, хуҗалыкта машина йөртүче булып эшләүче өч балалы хатынын аерган ир белән чуала башлый. Өенә алып кайта. Кызларының мондый гамәлләренә түзә алмыйча, әти-әнисе дә килеп сөйләшә, әмма хатынның сүзе бер: «Тыгылмагыз, мин үзем беләм». Бала өйдән читләшә, рюкзагына әтисенең фотосын сала да урам буйлап велосипедында чыгып китә. Әти-әниле яшьтәшләренә карап, йөрәге өзгәләнә аның, дәү әнисенә килеп елап китә. Моны белеп алган әнисеннән эләгә кызчыкка. Шуңа дәү әнисенә барырга да курка башлый бала. Әнисенең яңа ирен эзләргә чыгып китеп, берүзен калдыруларына түзә кызчык.

Сиздермичә генә дәү әнисенә барып сыйланып кайта. Ә әбисе оныгының көне буе урамда ач йөрүен сизә дә, белә дә. Тик берни эшли алмый. Кызы Галиянең хәзерге ире дә җүнсез булып чыккан бит, спиртлы эчемлек күрсә, атналар буе айнымыйча эчеп ята. Шул ир аркасында кыз белән ана бөтенләй аралашмаска булдылар. Әнә шулай бала хәзер берүзе. Аңлыйм, аңа шәхси тормыш төзергә кирәктер. Әмма бала бар бит. Галия шәхси тормышын уйлаудан кайчан туктар микән, дип сызлана хәзер Сәкинә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

23

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кэбэхэт хатын,мэнэ шундый хатыннар ирлэрне бозалар инде,сихерлэп эчереп ,ни эшлэгэнен белми ,анламый анграланып бетэ ират.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хатыннар нигэ шулай ирлэрне сайлай,булмаса алкаш.

      Мөһим

      loading