16+

Әнисез калган биш яшьлек кыз кем белән яшәргә тиеш?

Арча районы Шушмабаш авылында гомер кичерүче Фәрдия һәм Фирдәүс Сәлаховларга 26 яшьлек кызлары Фәнисә үлеменнән соң, тагын бер кайгы өстәлә. Биш ел буе дәү әнисе, дәү әтисе, әнисе канаты астында ярату, сөюгә күмелеп яшәгән биш яшьлек Диләне әтисе үзе янына, яңа гаиләсенә алып китә.

Әнисез калган биш яшьлек кыз кем белән яшәргә тиеш?

Арча районы Шушмабаш авылында гомер кичерүче Фәрдия һәм Фирдәүс Сәлаховларга 26 яшьлек кызлары Фәнисә үлеменнән соң, тагын бер кайгы өстәлә. Биш ел буе дәү әнисе, дәү әтисе, әнисе канаты астында ярату, сөюгә күмелеп яшәгән биш яшьлек Диләне әтисе үзе янына, яңа гаиләсенә алып китә.

“Тиз аерылыштылар”
Фәнисә белән Денис Казанда укыганда танышкан, очраша башлый, Шушмабашка кунакка да кайткалаганнар. Кызның әти-әнисен итагальле, тәртипле булуы белән җәлеп иткән егет.

– Укып бетергәч, өйләнештеләр. Бездә тора башладылар, – дип сүз башлады Фәнисәнең апасы Фәния. – Бераздан Актанышка китәргә булдылар, Денис биредә “Агыйдел”ансамблендә гармунчы булып эшләде. Бүлмә дә биргәннәр үзләренә. Фәнисә балага узган иде бу вакытта. Диләне тапкач, Фәнисә: “Үземә генә авыр, чыга да китә, өйдә торганы юк”, – дип әнигә зарлана башлаган. Артистларны да аңлап була, Дениска эше буенча гастрольләргә чыгарга кирәк бит. Шуннан соң яшьләр янәдән Арчага кайтырга була. Биредә кияү юл хемәтенә эшкә урнашты. Белмим, нигәдер, яңадан Актанышка китеп барды алар. Биредә Фәнисә тагын зарлана башлады, бала кечкенә, монда берүзем, беркемне белмим, алып китегез мине, диде. Әтиебез барып аны һәм баланы алып кайтып китте. Шуннан бирле бала белән сеңлем әти-әнидә яшәде. Ничек тиз өйләнештеләр, шулай тиз аерылыштылар да. Фәнисә авылда эшли башлады. Денис бала янына бары туган көне, 5 июньдә генә килде, өйгә керми иде. Ишек төбендә бала белән 10-15 минут сөйләшә дә китеп бара. Шалтыратса да, бала аның белән сөйләшми, шалт итеп трубканы куя иде. Ярдәм дигәннән, 2600 сум тирәсе алимент түләде, дип беләм. Баланың үскәнен, ниләр белән авырганын, ничек теле ачылганын да белмәде һәм күрмәде дә.

...Кайгы көтмәгәндә килә. Эштән кайтып килешли юл аркылы чыкканда, Фәнисә таелып егылган, узып барган машина аның аягы аша чыккан. Арча район хастаханәсендә аңа тиз арада операция ясала. Карантин вакыты булганга, янына якыннарын кертмиләр. Фәнисә туганнары, баласы белән телефон аша аралашып тора.

– Әнигә шалтыратып, таяклар сорап ятты әле, бер-ике көннән аякка бастырачаклар, диде. Үләр көнне әни нидер сизгәндәй, берничә тапкыр сеңлемнең телефонына шалтыраткан, алучы булмаган. Шуннан соң травматология бүлегенә шалтыратырга булган, без аңа йоклата торган дару бирдек, ул йоклый дигән шәфкать туташы. Соңыннан гына белдек, 40-41 температура белән яткан, төшерә алмаганнар, – дип елый-елый искә ала Фәния. – Аның белән бер палатада ятучылар әйтте, соңгы сулышына кадәр кызым, Диләм диеп саташып яткан ул. Моргта әйтүләренчә, инфекция башланган, каны агуланып, сепсис башланган.

“Өйдә җәнҗал купты”
Фәнисәнең якыннары җирләү хәстәре белән йөргән арада, элеккеге ире, бала атасы Денис турында искә алганнар. Соңгы тапкыр хушлашып калсын дип, аны эзли башлыйлар. Фәнисә телефонында сакланган номер җавап бирми. Ничә кеше аша белешеп, ниһаять, элемтәгә чыга Сәлаховлар гаиләсе элекке кияүләре белән.

– Җирләгән көнне Денис хәзерге хатыны белән килеп төште безгә. Өйдә җәнҗал куптарды кияү, бала минеке, алып китәм аны, диде. Аның бу сүзләреннән бөтен кеше аптырашта калды, бер кайгы өстенә, икенче хәсрәт килеп өстәлде. Шундагы мәчет картлары, авыл җирлеге башлыгы аны тынычландырырга кереште, алар әле генә бер балаларын югалтты, әхлаклы, кешелекле бул, дип үгетләделәр. Баланы бирмәгәнгә, ачуланып кайтып китте ул көнне Денис, – ди Фәния.

Чираттагы җәнҗал Фәнисәнең җидесе үткәргән көнне чыга, бу юлы инде ир полиция, балигь булмаган балалар эше буенча комитет хезмәткәрләрен дә алып килә. Ярый ла, биредә кызларының үлемен кичергән әти-әнинең хәленә кереп, баланы алып китми алар: әби-бабасыннан аңлатма гына алалар.
– Алып кердек, озак юлдан аргансыз, дип чәйгә чакырдык, уебыз яхшыда иде, барыбыз бергә туганнар белән җыелышып сөйләштек алар белән, баланы ияләндер үзеңә дидек. Авыр сөйләшү булды, ахыр чиктә аңлаштык та бугай, – дип сүзен дәвам итте Фәния.

Әмма ир, күрәсең, тынычланырга уйламый: 10 ноябрьдә Дениска ияреп Арча опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре дә килә.
– Балалар бакчасына килгән болар. Әни тизрәк миңа шалтыратты, мин дә килеп җиттем. Дилә үзен алып китүләрен аңлагач, әнигә килеп ябышты, елый башлады. Үзәк өзгеч вакыт иде бу. Баланы шулай алып китеп буламыни, дигән соравыма, опека һәм попечительлек хезмәткәре: “Без бөтен баланы да шулай елатып алып китәбез”, – дип җавап бирде. Әни елый, балалар бакчасы мөдире елый.
 
“Күңел өзгәләнде”
Боегып калган, үкереп елаган Диләне машинага утыртып алып китәләр. Хәтта киемнәрен, уенчыкларын алырга да рөхсәт бирми әтисе аңа.
Фәния, Фирдәүс абый белән Фәрдия апа һәрдаим Дениска шалтыратып тора, хәл-әхвәлләрен сорашалар. Тик Диләне генә алыштырып куяганнармыни, телефоннан сөйләшүдән баш тарта бала.

12 декабрь көнне Фәрдия апа, ире белән Фәния Диләнең бар уенчыкларын, киемнәрен җыеп, кочак-кочак күчтәнәчләр алып, ерак юлга, Актанышның Кәзкәй авылына юл тота.
– Безнең өчен бигрәк караңгы як булды. Кечкенә генә йорт. Өйдә бәдрәф тә, шкафлар, кер юу машинасы  да юк. Дилә бездән ничек киткән, шул киемнәре белән. Денис каршы алды. Хатыны үзенең ике баласы белән икенче бер бүлмәдә иде – кереп исәнләшеп чыктым, – дип сөйли Фәния. – Безне шаккаттырганы шул булды, Денисның хәзерге хатыны ике баласын киендерде дә чыгып китте. Диләгә игьтибар юк, без сөйләштерә башладык, бала гомумән йомыкыйланып, йомылып калган сыман. Сорауларга да җавап бирми, гел Дениска караган, әтисе чыгып киткәч кенә, бераз ачылып китеп, сөйләште. Күңел өзгәләнде, бала елады да, елады, көчкә тынычландырдык.
Саубуллашканда Фәния һәм Фәрдия апа, Дениска мөрәҗәгать итеп, Яңа ел бәйрәмнәрендә баланы үзебезгә алып китәргә уйлыйбыз, ди Сәлаховлар. Денис та каршы килми кебек. Әмма шуннан бирле Денисның да, Диләнең дә (әтисе аңа телефон алып биргән була) телефоны җавап бирми башлый. Борчылган дәү әни, дәү әти опека һәм попечительлек органнарына шалтыратып, хәлне сөйләп бирә, борчуларын белдерәләр.

Фәния таныш адвокаты ярдәме белән тиешле органнарга шикаять яза, шулай ук Актаныш районы башлыгына да әлеге вазгыятьне аңлатып хат юллый алар. Менә шуннан соң опека хезмәткәрләре үзләре үк шалтырата. Әйдәгез, тыныч кына хәл итик, ди алар. Денис моңа җавап итеп: “Мин аларның аралашуларына каршы түгел, әмма аны тегендә. монда йөртәсем килми”, – дигән.

“Тулы хокукым бар”
Без Денис белән дә элемтәгә кердек, фикерен тыңладык.
– Актанышта яшәгәндә, мин эчәк авыруы белән бик авыр хәлдә, озак вакыт реанимациядә яттым, – дип сүзен башлады ир. – Бу барыбер үләчәк, балабыз анда берүзе, ач ята, диптер инде, Фәнисәне әниләре килеп алды. Фәнисәнең үлем хәбәрен ишеткәч, барып хушлашырга булдым. Монда миңа баладан отказ яз, аны үзебез тәрбиялибез, диделәр. Үземнең баладан баш тартмыйм, хатыным белән сөйләштем, үзебез үстерәчәкбез, дип җавап бирдем аларга. Шушмабашка ике тапкыр бардым, яхшылап сөйләшербез, аңлашырбыз дип уйлаган идем. Алар баланы миңа бирмәде. Өченчесендә инде, тиешле органнарны да алып килдем. Мин баламның законлы вәкиле, аны үстерергә тулы хокукым бар. Аларның аралашуларына каршы түгел, килсеннәр, күрсеннәр. Әмма кыш көне ерак юлда адым саен йөртәсем юк, минем хәзер икенче гаиләм, уртак балабыз бар, Гөлнарның беренче никахыннан туган ике баласы да безнең белән. Аларның һәрберсен тигез итеп күреп, какмый, сукмыйча үстерергә ниятлибез. Дилә балалар бакчасына йөри, ияләште инде. Әле “Йолдызлык” конкурсында катнашып йөри, музыкага сәләте бар. Күршедә генә әти-әнием яши, шунда кереп, чыгып йөри. Боегып утырганын күргәнем юк, бакчага үзем алып барып куям, алып кайтам.

Опека органнары ни ди?
Бала аркасында Денис Латыйпов һәм Сәлаховлар арасында чыккан низаг турында Актаныш һәм Арча опека һәм попечительлек бүлекләре дә хәбәрдар.
– Денис Латыйпов безгә мөрәҗәгать итте. Баламның әнисе вафат булды, аның әти-әнисе баланы миңа бирергә теләмиләр, ярдәм итегез, диде. Иң беренче чиратта, аның эш урыны, яшәү шартлары турында белештем. Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы, ул эшләгән “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесеннән (биредә Денис ясалма орлыкландыручы булып эшли) Латыйпов турында уңай характеристика алынды. Эчми, тырыш гаилә, мал-туар асрыйлар, диделәр безгә урындагы җитәкчеләр. Денис гаиләсе яшәгән йортта да без берничә тапкыр булдык, шартлар белән таныштык. Агач өй, уңайсызлыктан шул – бәдрәфнең өйдә булмавы. Ирнең тормыш иптәше Гөлнар белән дә аралаштык. Бик тыныч, басынкы хатын. Усаллык сизелмәде. Денис яңа йорт төзү уе белән йөри. Ир кешенең аерылганнан соң да, үз баласын тәрбияләргә теләк белдерүе бик сирәк күренеш ул. Гадәттә, киресенчә, ир баладан ваз кичә, ә биредә башка очрак. Денис баласының тулы хокуклы вәкиле, без баланың әтисе янында үсү яклы. Чөнки дәү әнисе белән дәү әтисе олы яшьтәге кешеләр, ни дисәң дә, баланы үстерү зур җаваплылык, моңа аек акыл белән карарга кирәк. Беренче чиратта, без нарасыйның мәнфәгатьләрен якларга бурычлы, – диде Актаныш опека һәм попечительлек буенча бүлеге җитәкчесе Рамилә Закирҗанова.
– Баланы әтисенә тапшырганчы, без тиешле мәгьлүмат тупладык, чөнки нарасый безнең территориядә тәрбияләнә иде, без аның өчен җаваплы булдык. Безгә бала Актанышка киткәннән соң да, мәгьлүмат килде, видеоларын да җибәрделәр. Әйе, баланың дәү әнисе, дәү әтисе һәм Денис Латыйпов арасында бәхәс бар. Моны ничек тә хәл итәсе иде. Ике якның да фикерен тыңладык. Әмма уртаклыкка килү әлегә сизелми. Бала турында онытмасак иде, ул барысын да сизеп тора. Ул хәзер әтисе гаиләсендә тәрбияләнә. Уртаклыкка килергә кирәк, – ди Арча опека һәм попечительлек буенча бүлеге Рафия Яруллина да.
________________________________


Бала белән аралашу хокукына, ата-аналардан тыш, шулай ук әбиләр, бабайлар, абыйлары, апалары һәм башка туганнары да ия. Бу хакта Россия Гаилә кодексының 67нче маддәсенең беренче пунктында ук күрсәтелгән.
Россия Гаилә кодексының 55нче маддәсендә әйтелгәнчә, бала ата-анасы, әбисе, бабасы, апасы, абыйлары һәм башка туганнары белән аралашу хокукы бар. 63нче маддәдә ата-аналар үз балаларын тәрбияләргә тиеш һәм аларның әхлакый, физик һәм психик сәламәтлеге өчен җаваплылык тота, дип язылган.
Ата-аналар, башкалар белән чагыштырганда, баланы тәрбияләүгә “өстенлекле хокукка ия” диелә.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездә дә берәү. элеккеге хатыны үлгәч 5 елга бер килеп тә күрмәгән улын алып китте.Әби бабасының шуннан бирле баланы күрә алганнары юк

    • аватар Без имени

      0

      0

      Елына бер кургэн баласын алып киткэн, бала жанлы имеш! Шул 2-3мен алимент акчасы жалко ана, шулай итеп эби-бабасыннан учен ала. Ул хатынга тагын бу ирнен баласы кирэкме инде?! Бэхетсез сабый!

      Мөһим

      loading