16+

Өйләнергә йөргән кызың булуын да, тиздән никах көнегез икәнен дә белдем...

Мин сиңа бу хатны күңелемнән мең дә бер кат яздым. Һәр җөмләсен әллә ничә кат сызып, яңадан төзедем. Кабат күрешкәннән соң сиңа барысын да сөйләрмен, аңлатырмын дип уйладым. Ә күрешкәч... Минем кебек тел бистәсе дә синең янда телсез кала иде. Сулышыңны тою, син сулаган һаваны сулау гына да мине чиксез бәхетле итә иде бит!

Өйләнергә йөргән кызың булуын да, тиздән никах көнегез икәнен дә белдем...

Мин сиңа бу хатны күңелемнән мең дә бер кат яздым. Һәр җөмләсен әллә ничә кат сызып, яңадан төзедем. Кабат күрешкәннән соң сиңа барысын да сөйләрмен, аңлатырмын дип уйладым. Ә күрешкәч... Минем кебек тел бистәсе дә синең янда телсез кала иде. Сулышыңны тою, син сулаган һаваны сулау гына да мине чиксез бәхетле итә иде бит!

Тик бу хатым соңгысы булыр. Мин моңа ышанам. Шулай булырга тиеш! Башкача мөмкин түгел!

...Безнең беренче очрашуны хәтерлисеңме? Салкын ноябрь киче иде ул. Син искиткеч оялчан, сүз әйтергә кыймый утырдың. Ә мин кич буе такылдадым да такылдадым. Бу кыз артык күп сөйләшә, дип уйларсың, башка миңа шалтыратмассың да, язмассың да дип уйладым. Ә син ике көннән соң тагын хәбәр салдың. Күрешик, яныңа каиләсе килә, дидең. Мин ризалаштым. Ул очрашуда без таңга кадәр сөйләшеп утырдык. Беренче очрашудагы оялуың бераз кимегән иде төсле.
Шул очрашудан соң син югалдың. Ни булганын аңламадым. Әмма горурлыгым сиңа үзем беренче булып язарга яисә шалтыратырга мөмкинлек бирмәде.

Яңа ел алдыннан син берни булмаган кебек кабат яздың: “Ничек хәлләрең?” Яхшы, синең кагыйдәләр белән уйнап карыйк, дидем һәм башка сиңа эмоциональ яктан бәйләнмәскә дип үз-үземә сүз бирдем. Күрешик дисәң – күрештек, юк икән – юк. Син бер югалдың, бер тагын барлыкка килдең. Сабыр булырга үземә сүз бирсәм дә, син югалып торган арада үзеңне бик юксына идем. Тыныч, рәхәт иде миңа синең белән. Сиңа бөтен сер сыя иде. Шуңа берәүгә дә сөйләмәгән серләремне сиңа сөйләдем. Ә син тыныч кына тыңлый белә идең.

Шулай бер ел үтеп тә киткән. Яңа ел алдыннан син кабат югалдың. Бәйрәм яллары тәмамланганнан соң мин сиңа бу юлы үзем язарга булдым. Көн кичкә авышкан иде инде. “Күрсәң иде син мине хәзер. Сөенечемнән башым күккә тигән төсле. Мин бит телефонны югалттым. Синең номер белән бергә. Язганыңа сөенеп туя алмыйм”, – дип шалтыраттың миңа. Ә мин юләр кызый синең һәр сүзеңә ышандым! Ышандыра белә идең шул син! Үзең бик юаш, тыныч холыклы булсаң да, күңелемнең әллә кай күзәнәкләренә кадәр кереп утырдың да, чыкмыйча азаплыйсың менә!

Бер көнне мин синең югалуларыңның сәбәпләрен ачыкларга булдым. Болай дәвам итә алмый иде бит инде. Мин ирекле дә, юк та кебек. Башка егетләр белән аралаша да алмыйм, синең белән дә түгел. Эзләгән табар, диләр. Таптым. Синең өйләнергә йөргән кызың булуын да, тиздән никах көнегез икәнен дә белдем. Кызык, әмма мин сине яратсам да, еламадым. Бары үземне беркатлы булуым өчен сүктем генә.

Уртак танышыбыз аша синең хакта барысын да белүемне җиткерергә уйладым. Син миңа гамәлләреңне аңлатырсың дип көттем. Дәшмәдең.

Никахыңнан соң гына берни булмагандай миңа кабат: “Ничек хәлләрең?” – дип яздың. Бу юлы инде мин дәшмәдем. Синең номерыңны кара исемлеккә тыгып, ун көн тыныч кына яшәдем. Унберенче көнгә син подъезд төбенә килеп утырган идең. “Синсез яши алмыйм!” Шул чагында минем синең кочагыңа ташланасым, хисләремә ирек биреп, сине иркәлисем килде. Түздем. Син хәзер өйләнгән ир. Мин синең яныңа килергә хакым юк иде. Мин сиңа меңләгән сорау яудырдым. Кабат дәшмәдең.

Башка килмә, дидем. Ә син эзеңне суытмадың. Мин генә сиңа суынган төсле идем. Килгән саен сине кудым. Син исә куган саен подъезд төбенә килеп утыра идең: “Бер генә күрергә килдем. Кума зинһар!”

Туең булды. Ул көнне ишеп яңгыр койды. Ул көнне минем дус кызым да кияүгә чыкты. Инде рәсми өйләнгәч, башка сине күрмәмен дип уйладым. Ә син... туеңның өченче көнендә үк килгән идең. Мин кабат сине кудым. Башка килмә, бу очрашулар гөнаһ, алай ярамый дип кат-кат әйттем. Син исә: “Ярату нинди гөнаһ булсын!? Мин бит сине яратам! Без гөнаһ булырлык берни эшләмибез бит! Миңа синең яныңда утырып тору да җитә. Кума, зинһар. Синең янда күңелем белән ял итәм, җаным тынычлана”, – дип үтендең. Шулай алдарга ярыймы инде?! Син ул гөнаһтан да курыкмадыңмы шул вакытта?

Танышканыбызга ике ел тулган көннәрдә мин бар батырлыгымны җыеп, синең белән араны бөтенләйгә өзәргә булдым. Авыр булды. Хисләремне тыю, сине башка күрмәячәкмен дигән уй йөрәгемнең әллә кай җирләрен чеметеп алса да түздем. Мин көчле булырга, бу баткаклыктан чыгарга тиеш идем.

Соңгы очрашуда сиңа алдап булса да минем егетем бар, башка килеп йөрмә, дидем. Син ышандың да, юк та төсле. Аннан соң да очрашулар сорап яздың. Тик мин бу юлы сүземдә нык тордым. Якын китермәдем.

Шул вакыттан соң күп тә узмый бик акыллы егет белән таныштым. Озак очрашып йөрмәдек, аның да, минем дә яшь бара иде. Ул өйләнешергә тәкъдим ясагач, ризалаштым. Башта кызыбыз, аннан улыбыз туды. Синең дә ике кызың бар икәнен беләм.

...Ничә ел очрашмый, аралашмый торганнан соң Яңа елда юллар кабат кисеште. Мин сине күпме онытырга теләсәм дә, йөрәгемнең бер почмагында, күңелемнең иң яшерен сандыгында яши идең шул син. Күзләрең бу юлы алдамады. Син дә мине онытмагансың икән! Минем бер карашым, бер сүзем җитә иде. Син шунда ук килеп җитәргә әзер. Тик кирегә инде юл юк! Моны сиңа күптән аңларга вакыт. Безнең беренче очрашудан соң да 15 ел вакыт узган. Икебезнең дә гаиләбез, балалар үсеп килә! 

Син минем тормышка ашмаган хыялым булып кына кал инде, яме! Башка килеп, шалтыратып, күңелемне иләсләндереп йөрмә! Мин сиңа бары бәхет һәм минем янда тапкан күңел тынычлыгын өеңдә дә табуыңны телим! Хуш, минем хыялый мәхәббәтем!

Гөлназ Һадиева.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

42

1

4

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур итеп язылган, рэхмэт. Һэрберегез уз тормышыгыз белән яшэгез. Кирегэ юл бит.Гайлэгездэ татулык, мэхэббэт сурелмэсен.

    Мөһим

    loading